Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев казакъ әлифбасын 2025 елга латинга күчерү фәрманын имзалады


Казакъ әлифбасы үрнәге
Казакъ әлифбасы үрнәге

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ әлифбасын баскычлап латин имласына күчерү турында фәрман имзалады.

Әлеге фәрман белән Назарбаев шулай ук латин имласына нигезләнгән казакъ алфавитын да раслый. Документ президент идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган. Яңа әлифба өлгесе быел октябрьдә тәкъдим ителде. Ул 32 хәрефтән тора (25 латин хәрефе һәм шуңа өстәп казакъ теленә генә хас 9 аваз апостроф ярдәмендә билгеләнә - ред.).

Аңа кадәр 25 хәрефтән (апострофсыз - ред.) торган әлифба өлгесе тәкъдим ителгән иде. Кирил имласындагы хәзерге әлифбада 42 хәреф.

Апрель урталарында Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчерү графигын төзергә кушты. Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Назарбаев бу "сәяси сәбәпләргә бәйле", дип аңлата.

Казакълар 1929 елдан 1940 елга кадәр латин имласын кулланды. Ул гарәп графикасына алмашка килде. 1940 елда казакъ әлифбасы кирил имласына күчте.

* * * *

Узган гасыр ахырында татар телен дә латин имласына күчерү омтылышлары булды. 1999 елда татар телен латин имласына күчерү карары һәм яңа әлифба кабул ителде. 2001нең 1 сентябрендә карар инде өлешләп үтәлә дә башлады.

Ләкин әлеге эшкә Мәскәү каршы төште. 2002 ел гыйнварында Дума Русиядәге милли азчылыкларның телләре рәсми статуска ия икән, фәкать урыс имласында гына була ала дигән канун кабул итте. 2004 елда моны Русиянең Конституция мәхкәмәсе раслады. Шулай итеп Татарстанның татар телен латин графикасына кайтару нияте кире кагылды. Рәсми Казан халыкара мәхкәмәгә бирү мөмкинлегенә ишарә ясаса да, моңа җөрьәт итмәде. Нәтиҗәдә татар теле кирил хәрефләрендә калды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG