Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Рәфис Кашапов күзәтүгә алынырга мөмкин


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Рәфис Кашаповны күзәтүгә алу мөрәҗәгате киләсе атнада каралырга мөмкин. Карар кабул ителсә, ул кешеләр күпләп җыелган урынга бармаска, язмача рөхсәттән башка Чаллыдан китмәскә, кичләрен өйдә утырырга тиеш булачак.

Татар милләтпәрвәре, өч ел төрмәдә утырып 27 декабрь иреккә чыккан Рәфис Кашапов күзәтүгә алынырга мөмкин. Бу хакта Кашаповны Чаллыда ул теркәлгән “Электротехнический” районы эчке эшләр идарәсенә чакырып әйткәннәр, аннары мәхкәмә буласы көнне белгертеп СМС белән хәбәр иткәннәр. Кашаповны күзәтүгә алу мөрәҗәгате белән Русия эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе чыккан. Утырыш Чаллының шәһәр мәхкәмәсендә 7 февраль сәгать 9.15кә билгеләнгән.

Кашаповка килгән белдерүдә әйтелгәнчә, ул хөкем ителгән җинаять уртача авырлыктагы җинаятьләр исемлегенә керә икән, шул сәбәпле, җаваплылык төрмәдән чыгып өч ел узганнан соң, ягъни 2020 елның 27 декабрендә генә гамәлдән чыгачак.

Әгәр Кашаповны күзәтүгә алу мөрәҗәгате канәгатьләндерелсә, татар милләтпәрвәре мәҗбүри рәвештә полиция билгеләгән көннәрдә аена дүрт тапкыр үзенең полиция бүлегенә килеп теркәлергә, моннан тыш кичке уннан иртәнге алтыга кадәр өйдән чыкмаска, эчке эшләр идарәсенең язмача рөхсәтеннән башка Чаллыдан китмәскә, спиртлы эчемлекләр сатылган һәм эчелгән урыннарга бармаска, кешеләр күпләп җыелган урыннарда (сайлау һәм референдумнардан кала) катнашмаска тиеш булачак.

Билгеле булганча, элегрәк Рәфис Кашаповны азат ителгәч тә күзәтүдә калдыру карары чыгарылган иде. Әлеге мөрәҗәгать белән Кашапов утырган ИК-19 төрмә идарәсе чыкты һәм Ухта мәхкәмәсе аны раслады, ләкин соңрак Коми Югары мәхкәмәсе утырышында төрмә идарәсе үз мөрәҗәгате​н кире алды.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты. 2017 елның 27 декабрендә азат ителде.

XS
SM
MD
LG