"Әгәр сез Кырымдагы, гомумән, кырымтатар халкы белән килеп туган вазгыять белән килешәсез, репрессияләр, дистәләгән тентүләр, тоткарлаулар, хөкемнәр, җәзалаулар, хокукларны чикләүләр, сезнең хәтергә карата вандализмны кануни һәм гадел дип, ирексезлек һәм ялганга буйсыну – нормаль дип саныйсыз икән, курыкмыйча сайлау бүлекләренә бара аласыз. Ләкин анда сезнең тавыш бирүегез дә, бюллетеньне бозуыгыз да мөһим түгел, сез инде Решат Аметовны үтерүчеләргә, Эрвин Ибрагимовны урлаучыларга, эзәрлекләүчеләргә һәм җәзалаучыларга теләктәшлек күрсәттегез дигән сүз. Сез аларга пычрак һәм кануннарга каршы гамәлләрен дәвам итәргә лицензия бирәсез", ди ул.
Русия президентын сайлау 2018 елның 18 мартына - Русиянең Кырымны аннексияләвенең дүрт еллыгы көненә билгеләнгән. Анда сигез намзәт катнаша. 16 февральдә Украина президенты Петр Порошенко Дөнья җәмәгатьчелеген Кырымдагы сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды.