Львов өлкәсенең миграция хезмәте идарәсе карарында язылганча, Вәлиев очрагы Украинаның качаклар һәм өстәмә яклауга мохтаҗ затлар турында канунына туры килми. Вәлиев Idel.Реалиига белдерүенчә, ул моны мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.
Вәлиев Украинага 2017 елның язында килде. Шунда ук ул Интерпол аша эзләнүче җинаятьче буларак тоткарланды. Ләкин Одесса өлкәсенең апелляция мәхкәмәсе Вәлиевне июньдә иреккә чыгарды.
Русиядә аны террор оешмасы төзүдә һәм анда катнашуда гаепләп җинаять эше ачылган. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә. Украинада һәм башка күп кенә илләрдә әлеге оешма террорчы танылмый.
Вәлиев КФУның сәясәт белгече бүлеген тәмамлаган, Казанда "Каймак" хәләл кафесы хуҗаларының берсе иде. Хатыны белән дүрт бала тәрбияли.
Былтыр Илдар Вәлиев Азатлыкка Русиядән китү авыр булды дип сөйләде.
"Русиядән китү бик авыр булды, чөнки үзебез салып чыккан йортны, бөтен җайланган тормышны, дусларны, туганнарны ташлап китәргә туры килде. Әмма гаиләм хакына шулай эшләргә мәҗбүр булдым, чөнки мине төрмәгә утыртсалар, алар караучысыз калачак. Русиядә хатын-кызларга да җинаять эшләре ачыла, шуңа бөтенебез бергә күчендек. Инде Русиядән киткәч тынычлыкта калдырырлар дип өметләнгән идек, әмма, кызганыч, килеп чыкмады", диде ул.
Аның белән бергән эшмәкәрлек иткән Азат Адыев һәм Альберт Вәлиуллин Хизб ут-Тәхрир бүлеге оештыруда гаепләнеп 19 һәм 18 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.