Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясе активисты "Ел википедиячесе" исеменә лаек булган


Фәрһад Фәтхуллин (уңнан икенче) Казанга Һилари Клинтонның сәфәре вакытында тәрҗемә итә, 2009 ел.
Фәрһад Фәтхуллин (уңнан икенче) Казанга Һилари Клинтонның сәфәре вакытында тәрҗемә итә, 2009 ел.

"Ел википедиячесе" бүләген Фәрһад Фәтхуллин Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс тапшырган.

Көньяк Африка республикасының Кейптаун шәһәрендә узган "Викимания" еллык чарасы вакытында Татар Википедиясе активисты Фәрһад Фәтхуллин "Ел википедиячесе" исеменә лаек дип игълан ителде. Ул - әлеге исем бирелгән беренче русияле.

Бүләкне Фәтхуллинга Википедиягә нигез салган Джимми Уэйлс тапшырды. Ул Фәтхуллинның Русиядә төрле милли телләр арасында күпер салуда керткән өлешен югары бәяләгән.

Википедия – ирекле, эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык язмалары сайтка керә алган бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия – интернеттагы иң зур һәм иң популяр энциклопедия.

Бүгенге көндә Татар Википедиясендә 80 мең мәкалә бар.

XS
SM
MD
LG