Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында респулика фәннәр академиясе җитәкчесе Мәгъзүм Сәлахов Башкортстанда тарихны үзгәртеп күрсәтү мәсьәләсенә кагылды.
"Башкортстанда тарихны мифлаштыру, мәдәни мирасны яңадан карау белән шөгыльләнәләр. Тарих үзгәртеп язылмасын өчен, безгә максатчан эш алып барырга, урта гасырларны өйрәнүче, ныклы әзерлекле яшь фән докторлары, хөкүмәт ярдәме кирәк", дип китерә Сәләхов сүзләрен "Реальное время".
Татарстанда бу тема әледән-әле күтәрелеп килә. Былтыр Актанышта Уфадан бер төркем башкорт галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналисты кунак булып китте. Үзләренең килүен алар Мутиннар нәселен искә алу чарасында катнашу нияте белән аңлатты. Татар галимнәре исә моны саф татар районын башкортлаштырып күрсәтергә маташу, мондый сәфәрләрне астыртын экспансия дип атады.
"Башкорт галимнәре татар авылларын башкортлаштыру юнәлешендә зур эш алып бара, бу юлы да шул максат белән килделәр. Моңа кадәр дә килгән булган, ягъни алар алдан барысын да әзерләп, эзмә-эзлекле эш алып бара. Башкортстан белән чиктәш районнар Татарстан тарихчылары тарафыннан өйрәнелмәде диярлек, берничәсе генә Альберт Борһанов тарафыннан тикшерелде. Бу – Татарстанның зур ялгышы", дигән иде ул вакытта галим Индус Таһиров.
2015 елда Уфада Башкортстанның төньягын "башкортлаштырган" яңа китап чыккан иде. Анда җырчы Хәния Фәрхи нәселе дә кертелде.
Тарихчылар шулай ук Башкортстанда танылган журналист Салават Хәмидуллин БСТ каналында тарихи темаларга багышлап башкортлаштыруны аклаган тапшырулар алып бара дип белдерә.