Дөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин Азатлыкка аңлатканча, алар 26 апрель көнне "Сәлам, Габдулла" флешмобы узачагы турында хәбәр итеп Казан шәһәре башкарма комитетына хат язган. Бу хат канун таләп иткәнчә 15 көн алдан җибәрелгән булса да, мэрия соңгы көнгә кадәр җавабын бирмичә сузып килгән. Нәтиҗәдә рөхсәт алудан өмет өзеп флешмобны оештыручылар аны уздырмаска булган.
"Флешмобта катнашучылар интернет аша теркәлү уздылар. Рөхсәт булмагач, без 25 апрельдә теркәлгән кешеләргә флешмоб булмый дип хатлар тарата башладык", дип сөйләде Тәбрис Яруллин.
26 апрель Казанда "Сәлам, Габдулла" дип аталган флешмоб узарга тиеш иде. Аны оештыручылар – Дөнья татар яшьләре форумы, башкаладагы ике Тукай һәйкәлен кулга-кул тотынган яшьләр чылбыры белән тоташтырмакчы иде. Ләкин флешмоб булмый калды. Социаль челтәрләрдә "Ни сәбәпле? Моңа кем гаепле?" дигән сораулар куела башлады. Форум вәкилләре моның сәбәбен "Мэрия белән килештерү озакка сузылды" дип аңлатты.
Казан мэриясе кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бу турыда аңлатма бирде. Аңлатмада мэрия вәкиле "Форумга "Сәлам, Габдулла!" флешмобы уздырырга рөхсәт бирелде, форум үзе аны уздырмаска булган, дигән. Аңлатмада әйтелгәнчә, акцияне килештерү хатын мэрия 25 апрель көнне, ягъни акциягә бер көн кала язган. "Алар хатны кулларына алды һәм концертлары узган ("Мин татарча сөйләшәм" акциясе концерты – ред.)", диелгән аңлатмада.
Тәбрис Яруллин әйтүенчә, чараны бер көн кала килештерү ул бик соң, чөнки флешмоб кебек чара күп кеше катнашуны, төгәл оештыруны таләп итә. "25 апрельдә ул хат язылган гына әле. Димәк, чараны килештерү соңгы мизгелдә эшләнде дияргә була. Ә ул хат килмәгән булса? Без яшьләрне, аеруча мәктәп балаларын, килешенмәгән чарага чыгарып, аларны канунсыз гамәлләр эшләү куркынычы астына куя алмыйбыз", диде форум рәисе.