Пикетта катнашучылар чарада "Чүп яндыру: МСЗ хуҗаларына — акча. Казаннарга — яман шеш авыруы һәм гарип балалар!", "Чүп яндыру заводы ул -— саргылт яңгыр", Казанга диоксин һәм фуран", "Радонны ябуны таләп итәбез!" дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.
Пикетны оештыручы, Татарстанның атомга каршы җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарапов чарага килгән журналистларга Казан һәм киләчәктә Татарстан халкы өчен чүпнең төп экологик проблем булуын әйтте.
— Казанда төзелергә планланган чүп яндыру заводына карата үзебезнең белгечләр, галимнәр ярдәмендә бәяләмә бирдек. Бу дүртенче эксперт комиссиясе булды. Комиссия документы нигезендә чүп яндыру заводының экологик иминлеккә җавап бирмәве һәм Татарстанны экологик афәткә алып баруы ачыкланды. Әлеге бәяләмә документы бер атна элек Русия президенты Путинга җибәрелде, — дип белдерде Гарапов.
Пикетта катнашкан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка Казанда чүп яндыру заводы төзелсә, киләчәктә Татарстанда гарип балалар санының артачагын әйтте.
— Чүп яндыру заводы чыгарган диоксин агулы маддәсе аркасында Татарстанда иң беренче чиратта яшь аналар һәм туачак балалар зыян күрәчәк. Дәүләт чүп яндыру заводы төзү урынына чүпне аерып җыюны оештырырга тиеш. Чит илләрдә шулай эшлиләр бит. Чүп проблемын бары тик шушы юл белән генә чишеп була. Әмма халык арасында чүпне аерып җыюны киң җәелдерү дәүләткә бернинди файда бирми, ә 30 миллиард сумга чүп яндыру заводы төзү зур түрәләргә шәхсән табыш китерәчәк. Мәскәүдәге чүп яндыру заводын халык күтәрелеп чыккач туктаттылар. Ә Татарстандагы халык ул — сарык кебек. Бу завод төзелешенә каршы чыкмый. Аны суйсалар да, ул рәхмәт дип ятачак, — диде Зәкиев.
Пикетта Казанда эшчәнлек алып барган "Радон" атом калдыкларын күмү урынын ябу, яңа атом электр станцияләре төзүне булдырмау, авыл хуҗалыгы продукциясен нурланыш юлы аша чистартуны туктату, Түбән Кама сусаклагычындагы су биеклеген күтәрүне туктату да таләп ителде.
20ләп кеше катнашкан пикет 5 июнь — халыкара табигатьне саклау көненә багышланды.