Бүген, 13 гыйнварда, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Чаллы эчке эшләр министрлыгы идарәсе бинасы янында утлы коралдан җәрәхәтләнгән хәлдә полиция майоры Марсель Камалетдиновны тапканнар. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына таянып "Бизнес Online" җиткерә.
Аны реанимациягә алып киткәннәр. Камалетдинов җинаять эзләве бүлекчәсе "оперативнигы" булган. Тикшерү комитеты тикшерү уздыра, оешма аны үзенә кул салмакчы булган, дип фаразлый, әмма ахыргы карарны соңрак кабул итәчәкләр.
Камалетдиновның үәе белән үләр алдыннан язылган хаты булмаган.
Соңрак полиция хезмәткәренең БСМП реанимациясендә үлүе билгеле булды. "Бизнес Online" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Камалетдиновка 35 яшь булган, ул полициядә 10 елдан артык хезмәт иткән. Эш урынында беркем белән низагка кермәгән диелә.
Әлегә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте моңа фикер белдермәде.
- 2022 елның ноябрендә Теләче районының эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәренең мәете табылган иде. Искәндәр Моталлаповның мәетен полиция бүлекчәсенең җылыту бүлмәсендә тапканнар, күкрәгендә ике яра эзе табылган. Ул үзен бурычлары аркасында үтергән булуы бар дип фаразладылар.
- 2023 елда 8 июньгә каршы төндә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә эшләүче федераль хөкемдар Артем Бартенев 12нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып үлгән иде.
- Шул ук елны Башкортстанда мәхкәмә бинасы каршындагы урамдагы бәдрәфтә мәхкәмә приставының мәете табылды. Аның атылып үлүе әйтелде. Әти-әнисе әйтүенчә, аның эше авыр булган, үзен шуңа күрә дә үтергән булуы бар. Янәсе ир ике мәртәбә эштән китәргә теләгән, әмма гариза язганнан соң, аны китмәскә күндергән булганнар.
- Ике ел элек Уфада 37 яшьлек полиция хезмәткәре үзенә кул салган иде , аның җәсәден эш урынында – Дим районындагы 3нче участок пунктында таптылар.
- 2016 елда Уфада 24 яшьлек полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәммәтов үзенә кул салды. Үлеме алдыннан Илгизәр җитәкчелек басымына чыдый алмаганын аңлаткан видеомөрәҗәгать әзерләгән иде.
- "Мине гел ачуланып торуларыннан, басым ясаудан, җитәкчеләр алдында начар яктан күрсәтүләреннән туйдым. Әгәр эчке эшләр системында хәлләр бүгенге кебек калса, анда эшләүнең мәгънәсе юк", - диелә Илгизәр Ишмөхәммәтов мөрәҗәгатендә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум