Accessibility links

Коррупциягә каршы көрәш фондына тентү белән килгәннәр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Полиция Коррупциягә каршы көрәш фондының өч хезмәткәре йортында тентү уздырырга килгән.

Тентүләр Александр Помузаев, Евгений Замятин һәм Вячеслав Гимади йортларында уза.

"Апология протеста" мәгълүматына караганда, тикешерүләр канунсыз табылган акчаны легальләштерү турында җинаять эшенә бәйле.

Узган атна Русия Тикшерү комитеты Фондка карата "җинаять юлы белән табылган акча белән финанс операцияләр башкару" турында җинаять эше ачкан иде.

Тикшерү мәгълүматына караганда, оппозиция вәкиле Алексей Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмле акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән.

Навальный көрәштәше Леонид Волков хакимиятләр Навальныйның төбәкләрдәге штабларын финанслау мөмкинлеген бетерергә тели дип саный.

Соңгы айда Мәскәүдә шәһәр думасы сайлавына бәйсез намзәтләрне үткәрмәүгә протест чаралары уза. Бәйсез намзәтләр арасында Коррупциягә каршы көрәш фонды вәкилләре дә бар.

XS
SM
MD
LG