Accessibility links

Мостафа Җәмилев: "Удмурт галименең үзенә ут төртүе – Русиянең шовинистик сәясәте нәтиҗәсе"


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев удмурт теле өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесенең үз-үзен яндыруы Русия дәүләтенең асаба халыкларга карата сәясәте нәтиҗәсе дип саный.

"Беренчедән, ватанпәрвәрнең фаҗигале үлеме уңаеннан удмурт халкының кайгысын уртаклашам. Икенчедән, бик авыр, әлбәттә. Әмма бу оптимизим бирә – әгәр халыкның Разин кебек кешеләре бар икән, димәк, удмурт теле үлмәячәк. Ә кичәге хәл – Русиянең шовинистик руслаштыру сәясәте нәтиҗәсе. Бу совет хакимияте вакытындагыдан да көчлерәк. Бик кызганыч", ди Мостафа Җәмилев.

Аның сүзләренчә, әлеге вакыйга җәмәгатьчелеккә тәэсир итсә дә, хакимиятләр гамәлләренә бернинди дә йогынты ясамаячак.

"Җәмәгатьчелеккә тәэсире булыр. Бу гадәттән тыш хәл. Җан авазы. Ә хакимияткә йогынтысы булмаячак. Ул киләчәктә дә руслаштыру сәясәтен алып барачак. Әмма җәмәгатьчелек актив булса, берәр нәрсәгә ирешеп булыр дип уйлыйм. Удмурт теле рус теле белән беррәттән дәүләт теле булуына карамастан, аны факультатив рәвештә генә өйрәнәләр. Бу бөтен Русиядә шулай. Моны оккупацияләнгән Кырымда да кертәләр. Әгәр тиз арада оккупантлардан азат ителмибез икән кырымтатар халкы бетүгә дучар ителәчәк", ди Җәмилев.

  • Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин сишәмбе Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Аның тәненең 90 проценттан артыгы пешү җәрәхәте алган. Соңрак ул хастаханәдә вафат булды.
  • 10 сентябрь республика параменты утырышы булырга тиеш иде, әлеге вакыйгадан соң ул кичектерелде.
  • Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.
  • Әмма Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле, "Русия фин-угыр халыклары берлеге" башлыгы Петр Тултаев Разинның гамәлләре аңлашылмый дип саный. Тултаев фикеренчә, удмурт теле мәктәпләрдә укытыла, телевидениедә тапшырулар бар.
XS
SM
MD
LG