Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшәгән мохитебездә татарлык булырга тиеш"


Айзат һәм Алия Минһаҗи
Айзат һәм Алия Минһаҗи

Азатлык татар проектларын эшләүчеләр, татарның үсешенә өлеш кертүче яшьләр белән таныштыруны дәвам итә. Бүгенге кунаклар — абыйлы-сеңелле Айзат һәм Алия Минһаҗилар.

Айзат Минһаҗи – ​каллиграфия серләренә өйрәнүче яшь егет. Ул Төркиядә белем ала. Быел Казанда "Печән базары"нда гарәп каллиграфиясе остаханәсен оештырды. Актаныштагы паркны бизәү эшенә дә аның кулы тигән. Парктагы иске татар имласы белән ясалган Актаныш символы – аккошлар – Айзат эше.

"Печән базары"нда аның калын-калын кәгазьләргә төшереп аңлаткан гарәп хәрефләреннән бигрәк, өске киеме җәлеп итте – зәңгәрсу төстәге заманча свитшот яңалифтә язылган текстлар белән бизәлгән. Август азагында Иннополиста уздырылган уку форумында да Айзат сеңлесе Алия белән үзенчәлекле стильләре белән аерылып тордылар.

Алия Минһаҗи әлегә мәктәптә укый, рәсем сәнгате, дизайн белән мәшгуль. Милли төсмердәге свитшотларга дизайн уйлап таба, җитештерә. Әлегә акча китерми, әмма безнең тауарга яшьләрнең кызыксынуы зур дип сөйләделәр алар Азатлыкка.

Иске татар имласы белән ясалган Актаныш символлары
Иске татар имласы белән ясалган Актаныш символлары

Айзат белән Алия ишле гаиләдә туган. Алар дүрт бала үсә. Айзатка – 19 яшь, Алиягә – 15 яшь. Шәһәр балалары булсалар да, татар телен яхшы беләләр.

— Танышыйк якынрак, кайсыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?

Алия:

— Мин Казанның 4нче санлы гимназия-интернатның 10нчы сыйныфында укыйм. 13 яшьтән тегү белән шөгыльләнәм, хәзер үземнең проектымны тормышка ашырырга телим. Ул яшьләрнең татар теле белән кызыксынуын арттыруга һәм яңалиф әлифбасын популярлаштыруга юнәлгән. Шулай ук урыс теле һәм лингвистикадан дөнья һәм русиякүләм олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашам.

Айзат:

— Хәзерге вакытта Истанбул шәһәрендә Мимар Синан Гүзәл сәнгатьләр университетында Сәнгать тарихы бүлегенең 2нче курсында белем алам. 11 яшемнән бирле гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнәм, төрле проектлар алып барам. Төркиягә китүем һәм укуым шушы шөгылем белән бәйле. Шулай ук атта йөрү, пленкалы фотоаппаратка төшерү белән мавыгам. Мигъмарият (архитектура), тарих белән кызыксынам һәм Истанбулны гизәргә, аны өйрәнергә яратам. Татар ир-атларының ничек заманча милли стильдә киенә алулары да — мине кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе. Бу елдан тагын укчылык белән шөгыльләнә башларга уйлыйм. Истанбулда без, татар яшьләре, күп кенә төрле милли чаралар уздырабыз, аларны уздыруда да актив катнашам, Истанбулдагы татар яшьләре оешмасының рәислек вазифасын үтим.

— Августта Иннополиста узган яшьләр оешмалары җитәкчеләрен укыту форумында сез икегез бик матур милли family look белән аерылып тордыгыз — бу кайсыгызның идеясе?

Айзат:

— Баштарак безнең ниндидер family look ясау максаты юк иде, ул үзе-үзеннән килеп чыкты дип тә әйтеп була. Әмма сеңлем белән безнең бер кагыйдә бар. Без бергә берәр җиргә барабыз икән, икебез дә бер стильдә һәм бер-беренә ярашкан төсләрдәге кыяфәттә киенергә тырышабыз. Моның максаты — кешеләр безне бергә, тулаем кабул итсен өчен.

— Бу бит сезнең кием аша беренче тапкыр гына милли темага кагылуыгыз түгел, шулаймы? Мәсәлән, "Печән базары"нда сез кигән свитшотларның тарихын ишетү кызык.

Алия:

—​ Август башында мин үземә яңа худи тегәргә кирәк дип уйладым. Берәр яңа һәм оригиналь кием ясыйсы килде. Бераз уйлап алгач, худи өстенә яңалиф белән татарча язулар чигәргә булдым. Шушы худины теккән арада абыйга да тулысынча бөтен яктан яңалиф язулары белән чигелгән свитшот тегү фикере килде. Үземә бу идея бик ошады һәм без, озак уйлап тормыйча, тукымалар кибетенә киттек. Минем әле бер проектымны да моның кадәр тиз генә башлаганым юк иде. Абыйның свитшотын ясауга безнең якынча 3 атна вакытыбыз китте, һәр көн без 10-12 сәгатьләп бу проект юнәлешендә эшләдек. Свитшотка 200дән күбрәк сүз чигелде. Алар барысы да татарга, Татарстанга, телгә, тарихка кагылган.

Айзат:

— Свитшотта "Татар яшьләренең манифесты" чигелгән дип әйтә алабыз. Бу свитшотның язулары татар альтернатив җырларыннан алынган. Җырлардан төп фикерләрне һәм җөмләләрне җыеп алыр өчен, мин ике көн иртәдән кичкә кадәр татар альтернатив җырларын тыңладым, свитшот үз эченә заманча татар яшьләренең бүген уйлап йөргән, аларны берләштергән фикерләрне алды дип әйтергә мөмкин.

— Сатып алырга теләүчеләр бармы?

Алия:

— Беренче тапкыр бу проектны Биләр форумында тәкъдим иттем һәм ул кешеләргә нык ошады, кызыксынучылар күп булды. Хәзер дә төрле социаль челтәрләрдә сорап язуларын дәвам итәләр. Әмма сатылганы юк. Без свитшотларны заказ нигезендә җитештерәбез. Әлегә яңа берничә заказ башкарабыз. Минеке кебек худиның бәясе өч мең ярым сумга чыга. Айзат киеменә өч атналык кул эше китте. Ул якынча 25 мең сум тора.

— Чынлап та, бәясе дә матур икән. ​Иннополистагы чарага кайтыйк. Дөнья татар яшьләре форумында оешма лидерлары үз төбәкләрендәге проектларны тәкъдим иттеләр, грантлар отучылар булды. Сез нинди проект тәкъдим иттегез?

Айзат:

— Форумда мин Истанбул татар яшьләре рәисе буларак катнаштым. Истанбулдагы Татарстан вәкиллеге каршындагы яшьләр оешмасы эшендә катнашам. Мине шунда рәис итеп сайладылар. Безнең яшь татар сәнгатьчеләре бер чор иҗат иткәннән соң кризис хәленә керәләр һәм яңа илһам чыганаклары эзли башлыйлар. Шуңа күрә музыка һәм дизайн өлкәсендә иҗат итүче һәм төрле ил-төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре өчен Истанбулда лаборатория булдыру проектын тәкъдим иттем. Бу лаборатория кысаларында сәнгатьчеләр бергә яши, шәһәрне гизә, илһамлана, күмәк проект һәм әсәрләр ясыйлар.

— Күп кенә яшьләр чит илгә күченеп китәргә тели. Мәсәлән, Айзат, син үзең дә Төркиядә укыйсың — шунда калу яки башка илгә китү теләге бармы? Ни дисәң дә, бу бит яңа мөмкинлекләр бирә.

Айзат:

— Мөмкинлекләр, әлбәттә, күбрәк һәм зуррак, сүз дә юк. Әмма минем Төркиягә китүемнең сәбәбе башка. Истанбулга белем алыр, татар-төрки сәнгатен һәм тарихын өйрәнер, киләчәктә милләтемә һәм Татарстаныма файдалырак булыр, бу өлкәләрдә тагын да ныграк эш алып барыр, безнең сәнгатебез һәм мирасыбызны үз илебездә һәм чит илләрдә танытыр өчен киттем. Шунысы да бар — хәзерге заманда уку-эшләү өчен бер җиргә генә ябышып яту мәҗбүри түгел, теләсә кайсы ноктадан эшләргә була.

— Казанда яшьләрнең киенүендә ниндидер үзенчәлек сизеләме — нәрсә ошый яки ни ошамый? Казандагы "стритстайл" Истанбулдан нык аерыламы?

Айзат:

— Төркиягә карасак, андагы егетләрнең бер өлеше үзләренең тышкы кыяфәтләренә игътибар итә, үзләрен карый, тик аларга гына хас булган стиль булдырырга тырышалар. Калганнары исә безнең егетләргә бик ошаган, аларны стиль мәсьәләләре кызыксындырмый.

Кызларны алсак, минемчә, безнең кызлар үзләренә игътибарлы һәм ыспай, зәвыклы киенергә тырыша. Казанда кызларда милли стиль сизелә. Кызлар "татар зәвыгына" туры килгән кием һәм аксессуарлар, зәркән эшләнмәләрен сайлый, сумка, яулык, аяк киемнәре булса да татарлыкны күрсәтеп торырга тиеш дип саный. Миңа бик ошый! Күңелгә май булып ята. Татар кызларына карыйсың һәм күзләр камаша!

— Казанда Җәмигъ мәчетен кайда салу турында фикерләшәләр. Истанбул — мәчетләр шәһәре бит, син бу турыда нинди фикердә, ул кайда булырга тиеш дип саныйсың?

Айзат:

Айзат Минһаҗи
Айзат Минһаҗи

— Истанбулда бөтен танылган мәчетләр дә ниндидер күренеп торган, калку урыннарда тора. Җиде калкулыкта җиде күренекле мәчет. Казанда да шулай эшләү дөрес булыр — калку һәм ачык урында. Мәсәлән, Казансуның теге яки бу як ярында дип күз алдына китерәм мин аны — мәчетне паркка кертеп яшерергә кирәкми, ул шәһәрнең гомуми манзарасында үзенең лаеклы урынын алырга тиеш.

— Казан Татарстан башкаласы булса да, аны татар шәһәре дип әйтүе авыр. Биредә сирәк булса да ике телдә урам исемнәре язылган элмә такталар күренә, урыс теле арасында татарча да аралашу ишетелә, шулай да ул башка шәһәрләрдән аерылмый. Бу татар шәһәре дип әйтер өчен Казанга ниләр җитми?

Айзат:

— Бу авыр сорау. Шәһәрдәге татар кешесенең милли үзаңын үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк, башка милләтләрне безнең мәдәниятнең көчле яклары белән таныштырырга кирәк. Мин милләтне мәдәният аша таныту яклы. Мәсәлән, урамда милли стильдәге кием кигән кешеләр күбрәк очраса, Казанның татар шәһәре икәне ныграк сизелер иде.

— Сез икегез дә татарча матур сөйләшәсез. Шәһәр мохитендә татар телен ничек саклап калып була? Казанда татар телле булып калуның нинди юллары бар?

Айзат:

— Соңгы вакытта бу сорауны безгә еш бирәләр. Үз мисалымда татар телле булып калуымның шартларын аңлата алам: без татар гаиләсендә үстек, гаиләдә татарча сөйләшәбез, татар гимназиясендә укыдым, хәзерге вакытта сеңелләрем дә татар гимназиясендә белем ала. Ә телдән ары китеп, татарлыкны саклап калуга килгәндә, кешенең яшәгән мохитендә татарлык булырга тиеш — тел генә түгел, милли мәдәният тә чагылыш табарга тиеш. Мәсәлән, өйдә эленеп торган шамаил да милли хисне саклап калуга үз өлешен кертә.

XS
SM
MD
LG