Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу илдә киләчәгеңне планлаштыра алмыйсың". Төркиядә яшәү рөхсәте озайтылмаган татар хикәясе


Соңгы айларда Төркиядә вакытлы яшәү рөхсәтен (ВНЖ) озайтмау сәбәпле, күп кенә русияле башка илгә китәргә мәҗбүр булды. Азатлык сөйләшкән бер татар ханымы да гаиләсе белән Сербиягә китте. Ул Төркиянең кагыйдәләрне гел үзгәртеп торуы һәм илгә килеп-китүе турында сөйләде.

Русиянең Украинага һөҗүменнән соң һәм 2022 елның көзендә мобилизация башлаганнан соң, илдән йөзләрчә мең кеше китте. Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Сербия кебек популяр юнәлешләр арасында Төркия дә бар.

Тик 2022 елның декабреннән бирле Төркиядә вакытлы яшәү өчен рөхсәтне бирү очраклары нык кимеде. Төркия хакимиятеннән рәсми белдерүләр булмаса да, гомум стастикага күрә, Истанбулдан тыш башка шәһәрләрдә яшәү рөхсәте хәзер аз очракларда бирелә.

Reuters язуынча, быелның маенда Төркиядә яшәү рөхсәте булган русияләр саны 96 мең кешегә калган. 2022 елның азагында мондый кешеләр саны 154 мең булган, ди медиа, рәсми статистикага сылтанып. Димәк, яшәү рөхсәтен алган русияләрнең өчтән бер өлеше илдән киткән булып чыга.

Моннан тыш Русия капиталы ярдәмендә ачылган ширкәтләр саны да кими. 2022 елда мондый 140 ширкәт булса, 2023 елда аларның саны 68гә калды.

Төркиягә соңгы ике елда килгән татар-башкортлар да илдән башка юнәлешләргә китәргә мәҗбүр. Төркия Русиядән килгән төрки халыклар өчен чыгарма ясамый, аларга да еш кына вакытлы яшәү рөхсәтен бирми.

Азатлык сөйләшкән бер татар ханымы да шуның мисалы. Аңа 30 яшь, ул урыс телле басмада журналист булып эшли. 2022 елның көзендә ире һәм 3 яшьлек баласы белән Төркиянең көньягында урнашкан Мәрсин шәһәренә килгән. Ләкин документлары озайтылмагач, 1,5 ай элек Европа иленә күченергә мәҗбүр булган. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

— Башта Русиядән Төркиягә күчүегез турында сөйләп китегезче. Кайчан һәм ни өчен күчендегез?

— Без Төркиягә 2022 елның сентябрь азагында күчендек. Сәбәбе аңлашыла – Русиядә игълан ителгән мобилизация. Безгә Русия үткәргән референдум тәмамлануына кадәр китү мөһим иде (Русия Украинадан басып алынган җирләрне үзенә кушу турында референдумны 23-27 сентябрь көннәрендә үткәрде, халыкара җәмәгатьчелек бу референдумны танымады — ред.). Референдумнан соң "Украина Русия җиренә һөҗүм итте" дигән сылтау белән тулы мобилизация үтәчәк, илдән инде беркемне чыгармаячаклар дигән борчылу бар иде.

Төркиягә без очраклы рәвештә киттек. Алдан әзерләнгән планнар юк иде, ул чакта бары тик Төркиягә билетлар таба алдык. Без башта Истанбулга килдек, шуннан соң Мәрсин шәһәрендә танышларыбыз булгач, шунда күчәргә булдык. Әлегә дөньядагы хәлләрне Мәрсиндә торып күзәтербез дип уйлаштык. Мәрсин янындагы кечкенә шәһәрчектә без 1,5 ел тордык.

— Ник нәкъ Мәрсинне сайладыгыз? Анда яшәү рөхсәтен алу җиңелрәк булыр дип уйладыгызмы?

— Дусларым, танышларым арасында да Төркиягә күченүчеләр шактый булды. Кемдер Истанбулда калуны җайлырак дип күрде, кемдер Анталия, Алания, Каш кебек туристик урыннарны сайлады.

Мәрсингә килгәндә, әйе, анда яшәү рөхсәтләрен алу күпкә җиңелрәк булыр диделәр безгә. Әйтик, Анталия Русия кешеләре арасында бик популяр, шуңа анда яшәү рөхсәтләрен алу бик кыен. Анталия районында чит ил кешеләре 25%тан артмаска тиеш дигән кагыйдә бар, ә ул чакта анда инде бик күп кешеләр килгән иде. Шуңа анда бармаска булдык, тиздән анда яшәү рөхсәтен бирмәячәкләр дип уйладык. Шулай килеп чыкты да.

— Төркиядә яшәү рөхсәтен беренче тапкыр алу белән авырлыклар инде 2022 елның азагында барлыкка килгән иде. Сез яшәү рөхсәтен ничек алып өлгердегез?

— 2022 елның декабрь азагында, бу хәлләр 20 декабрьдән соң булды, Төркия миграция хезмәте, алдан хәбәр итмичә, бөтен Төркия буйлап диярлек вакытлы яшәү рөхсәтен бирми башлады. Күп кенә кеше, моңарчы ук гариза биреп тә, инде бу мөһим документны ала алмады һәм Төркиядән башка илләргә китәргә мәҗбүр булды.

Мин гаиләм белән яшәү рөхсәтенә гаризаны Мәрсингә килүгә үк бирдем, шуңа декабрь аена бездә инде яшәү рөхсәте бар иде. Ул яктан Мәрсинне сайлавыбыз дөрес тә булган, чөнки Анталия кебек зуррак шәһәрләрдә гариза биргәннән соң берничә ай вакыт көтәргә кирәк, һәм анда безнең белән бер вакытта гариза биргән кешеләр инде яшәү рөхcәтен ала алмаган. Мәрсиндә исә гариза биргәннән соң 2 атна узуга әңгәмәгә чакыра иделәр, һәм яшәү рөхсәтен бирә иделәр.

Инде ул чакта ук ирем белән бу илдә озакка калып булмаячак дип уйладык. Безгә яшәү рөхсәтен 1 елга бирделәр, тагын бер елдан ни булачагын берсе дә белми. 2023 елның октябрендә документларны озайтуга тапшырдык. Ул чакта бөтен Русия ватандашларына яшәү рөхсәтен озайттылар, ләкин ярты елга гына. Һәм яңа шарт куйдылар: банк хисабына зур гына күләмдә акчаны салырга кирәк, һәм бу акчаны кулланырга ярамый, үзенчә "депозит" кебек бу.

Безнең 3 кешелек гаиләгә бу 9 мең евро иде. Зур акча, болай гына салып булмый, әмма без бу акчаларны табып, аларны хисапка салдык. Күп кенә танышларыбыз да шулай эшләде. Миграция идарәсендә безгә "бу финанс кагыйдәне үтәсәгез, киләчәктә яшәү рөхсәте проблемсыз озайтылачак" диелде.

— Быел яшәү рөхсәтен озайтканда нәрсә әйтелде?

— Ярты ел узуга без барлык документларны тагын җыеп, озайтуга гариза тапшырдык. Бездән бераз иртәрәк гариза тапшырган дусларыбыз акча салу гына җитми икән, акчаны мул куллану турында да банк кәгазе кирәк диделәр. Аны да ясаттык.

Әмма барлык таләпләр үтәлгән булса да, бөтен документларыбыз тәртиптә булса да, безгә банк хисабыннан акча тоту җитәрлек түгел диделәр. Ярты ел элек әйткән таләпләре — банк хисабында 9 мең евро тотылуы — гомумән, беркемне кызыксындырмады да, аңа игътибар да бирмәгәннәр.

Ахыр чиктә, миграция үзәгендә безгә яшәү рөхсәтен беркемгә дә озайтмыйлар дип әйттеләр. Чыннан да, шул вакытта без белгән бөтен кешегә озайтылмады булып чыкты. Әле бераз иртәрәк тапшырган кешеләрнең күбесенә тагын ярты елга озайтылса да, шуннан соң инде бу мөмкинлек ябылды.

Әйтергә кирәк, хәзер безнең чаттагы халыктан сорашкан идем, озайту бирелгән кешеләр дә барлыкка килде. Ләкин күпчелек кеше инде китеп барды.

— Ягъни кагыйдәләр даими үзгәреп торамы?

— Без моны "төрек рандомы" (рандом – инглизчәдән "очраклылык" — ред.) дип атыйбыз. Бөтен документларың тәртиптә булса да, бөтен таләпләрне үтәсәң дә – сиңа юк дия алалар. Бу кагыйдәләрне, алдан хәбәр итмичә, гел үзгәртеп торалар.

Шулай итеп, син Төркиядә үз киләчәгеңне планлаштыра алмыйсың. Башка күп кенә илдә син кагыйдәләрне үтәсәң, сиңа яшәү рөхсәтен бирәләр. Яшәү рөхсәте бирмәүнең бердәнбер сәбәбе – синең кагыйдәләрне үтәмәвең генә була ала. Һәм бу кагыйдәләр дистәләрчә ел үзгәрми. Төркиядә синең канун үтәү мөһим түгел, бу кануннар җиңел үзгәртелә һәм кешеләргә моның хакта хәбәр ителми.

Төркиядән хәзер китүчеләр арасында документ ала алмаучылар гына түгел, киләчәк турында борчылучылар да бар дип уйлыйм. Кеше илгә үзе эшләгән акчалар китерә, һәм бу акчалар аз түгел дип әйтер идем, аларны җирле банкка сала, фатир арендасы өчен түли, чит илдән җирле икътисадка акчалар китерә, – ләкин Төркиягә бу кирәкми булып чыга.

— Төркиядә яшәү рөхсәтен торак сатып алу нигезендә дә алып була. Бу очракта да яшәү рөхсәтен бирми калалармы?

— Башта торак сатып алуга бәйле бернинди чикләүләр булмаган. 20-30 мең долларга фатир алсаң да, сиңа шуның нигезендә яшәү рөхсәте бирә иделәр. Шуннан соң торакның минималь бәясе кимендә 75 мең доллар булырга тиеш дигән кагыйдә чыкты. Хәзер ул тагын да артты, хәзер яшәү рөхсәтенә дәгъва итү өчен кимендә 200 мең долларга торак сатып алу кирәк.

Иң кызыгы, торакны бу үзгәрешкә кадәр сатып алган, ләкин моның хакында документ, ул Төркиядә тапу дип атала, соңрак бирелсә, бу кеше барыбер яшәү рөхсәтенә дәгъва итә алмый. Һәм бу бик мәзәк хәл булып күренә.

Сүз бит зур акчалар турында бара, шул ук акчага син торакны Испания кебек илләрдә дә ала аласың. Ләкин Төркиядә мондый торакны алып та, синең яшәү рөхсәте ала алуың сорау астында кала.

— Төркиядә яшәү рөхсәте озайтылмагач, сез кая күчендегез? Нинди илләр арасында сайладыгыз?

— Миграция идарәсендә документлар озайтылмагач, безгә Төркиядән чыгып китү өчен 10 көн вакыт бирелде. 10 көндә, әлбәттә, бернинди илгә виза ясатып булмый. Шуңа без визасыз керә алган илләр арасында сайладык. БДБ илләре турында уйлаштык, ләкин ахыр чиктә Сербиягә китәргә булдык.

Сербия турында стереотиплар күп иде. Монда Русия хакимияте яклы кешеләр күп дигән сүзләр дә ишеттем. Сербиядә әле күп яшәмәсәм дә, шулай түгел икәнен күрәм. Ун кешенең тугызы Русия сәясәтен һәм Украинадагы сугышны хупламый булып чыкты.

Сербиядә Русиядән килгән һәм урыс телле кешеләрне бик яраталар. "Монда килеп, безнең икътисадка файда китерүегез өчен рәхмәт" диючеләр дә булды. Безнең хәлне аңлыйлар һәм хуплыйлар дияр идем. Русия хакимияте яклы кешене генә күрдек.

Бу илне без башта вакытлы вариант дип уйладык, ләкин, беләсезме, миңа монда бик ошый. Ирем белән бәлки монда калырга дип уйлашабыз. Минем балага 3 яшь, әлегә безнең күчү мөмкинлегебез бар. Ләкин берничә елдан ул мәктәпкә барачак, һәм моңарчы берәр тотрыклы һәм имин урын табасыбыз килә. Сербия миңа көннән көн күбрәк ошый башлый.

— Төркиядә тормышны ничек бәялисез? Тормышны җайлап булдымы, анда яшәү сезгә никадәр ошады?

— Төркия минем гаиләм өчен беренче эмиграция иле иде, беренче елда мораль яктан бик авыр булды. Үзеңне даими стресста хис итәсең, бөтен нәрсәгә күнегелмәгән. Якынча бер ел узгач кына әзрәк иркенрәк сулый башладым, Төркияне яраттым. Шуннан соң монда рәхәт дип сиздем.

Төркиядә Русиядән килгән кешеләр бик күп, аралашу ягыннан проблемнар юк, үзеңнең башка кешеләргә ачык булуың гына кирәк. Балабызга башка балалар белән дә аралашу мөмкинлеге булды.

Көнкүреш ягыннан Төркия Русия һәм Европа илләреннән нык аерыла, башка мәдәният, башка гадәтләр, башка ризыклар. Менә шул яктан кыенрак булды.

Шул ук вакытта, төрек кешеләре – искитеч ачык һәм дустанә кешеләр. Безгә һәрвакыт ярдәмчел булдылар, андагы кешеләр искиткеч яхшы. Мин әйткән проблемнар бары тик миграция хезмәте һәм, гомумән, дәүләтнең мөнәсәбәтенә генә карый.

— Төркия документларны озайтса һәм киләчәктә дә моның белән проблемнар булмаячагын белсәгез, сез Төркиядә яшәргә калыр идегезме?

— Төгәл әйтү кыен. Шәхсән миңа Төркиядә көнкүреш тормышны җайлау кыенрак иде. Диңгез янында яшәү сәламәтлегем өчен дә бик үк яхшы булмады.

Ирем белән баштан ук башка илгә күчүне уйлаштык без. Ләкин моның өчен бераз вакыт кирәк, акча җыю да комачау итмәс, дөньядагы хәлләрне дә карап алу кирәк иде. Шуңа күрә без Төркиядә тагын күпмедер вакытка калырга теләгән идек.

— Русиягә кайту турында уйланасызмы, ирегез белән бу хакта фикер алышасызмы?

— Минем гаиләм хәзер бер шәхси фаҗига кичерә. Бу релокациянең тискәре якларының берсе, син авыр чакта гаиләң янында була алмыйсың. Һәм бу вакытта якыннарыңның мөнәсәбәте бик мөһим. Миңа якын туганнарым "без авырлыкларны җиңә алабыз, әлегә кайтма" диделәр. Менә бу гына миңа көч һәм кайтмаска хәл бирде.

Мин Мәскәүне сагынмыйм. Ләкин туганнарны бик сагынам, аларны үземнең яныма китертә алмыйм. Илгә бары тик алар аркасында гына кайтасы килә.

Иремнең кәефе ул яктан бик сугышчан. Түзәргә кирәк булса, ул түзә, күнегергә кирәк булса, ул күнегә. Шуңа кайту турында фикер алышулар бары тик минем тарафтан гына булды. Ләкин бу фикер алышулар гына. Әлегә без бүген һәм монда яшибез, иртәгә ни буласын беркем дә белми.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG