"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Мальдив турында.
Корабта эшләүчеләрнең үз төшенчәләре бар. Мәсәлән, "кроссинг". Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, "кичү" була. Җәй көне Европада эшләгән кораблар, көзгә таба "кроссинг" ясап, җылы якларга күчә. Тормышымдагы дүртенче кичү якынлаша. (Ниһаять, тиздән Һиндстаннан чыгып китәбез!) Ә мин әлегә беренчесен искә төшерергә булдым...
Тәүге контрактымны Испаниядә башладым мин. Европаның матур шәһәрләренә туктый-туктый бер генә атна үткәндер, аннары соң кроссингка күчтек. Минем өчен ул вакытта барысы да яңалык. Әле ничә диңгез кичәчәгебезне, кайда барачагыбызны белеп тә бетерми идем.
Максатыбыз — Европадан кузгалып, Израил, Үрдүн, Сүәеш каналын үтеп, Һинд океанына килеп чыгу. Дүрт көн буе тукталышсыз диңгезләр кичәсе. Аннары Оман дәүләтенең Салала портында бер туктап алабыз да, тагын өч көннән, ниһаять, Һинд океанына килеп чыгабыз. Планнар шундый иде. Әмма табигать үз үзгәрешләрен кертте. Оман тирәсендә тайфун пәйда булу аркасында, әлеге дәүләтне урап узарга мәҗбүр булдык. Ә аннан башка тукталышлар каралмаган иде. Димәк, сигез көн бер туктамыйча диңгез кичәбез. Сигез көн һәм төн җир күрмәдек. Сигез көн һәм төн эшләдек. Беренче вакытта ничектер юмор белән кабул иткән булсак, ахырга таба түземлек бетте. Хәтерлим, әле Джанфранко исемле итальян капитанабыз да: "Бу минем тәҗрибәдә беренче шундый кроссинг", дигән иде. Хәтта ул да аптырады. Диңгез кичкәне булмаган кешеләр, бәлки, моны аңламас, әмма сигез көн буе рәттән аяк астында җир тоймау ул нервыларны нык какшата. Торасың, эшкә барасың, кайтып йоклыйсың. Иртәгә тагын кабатлана. Көн көннән аерылмый. Очы-кырые бармы соң бу диңгезнең? Җитмәсә, ашау да начарайды. Ризык запаслары бетә башлады, булса ирәк. Инде шундый ардык, хәттә ашар рәт тә калмаган иде. Кичүдән соң беренче тукталыш әллә нәрсә генә түгел — Мальдив кадәр Мальдив утраулары. Барыбыз да шуны көтә…
ШУШЫМЫ ИНДЕ МАЛЬДИВ?
Ниһаять, сигез көн һәм төннән соң Мальдив утрауларының Мале башкаласы янына якорь салдык. Якорь салгач та әле җиргә төшү җиңел түгел — ярга көймәгә утырып чыгасы. Моңа кадәр түзгәнне, көймәгә утырып чыгу бәла түгел. Шуның кадәр көтеп алынган вакыйганы хезмәттәшләрем белән бергә үткәрергә булдык. Итальяннарның шундый гадәте бар: алар беркая да ашыкмый. Бу юлы да иртәнгә планлаштырылган очрашу төшке ашка калды. Көчкә җыелып чыктык.
Менә Мале. Ай-яй, эссе! Менә безне төрле утрауларга экскурсия тәкъдим итүчеләр уратып алды. Менә безнекеләр бер фикергә килә алмыйча азаплана. Ял итү урыны яхшы да булсын, якын да булсын, кыйммәт тә булмасын, имеш. Йоклап ятмаска идегез, иптәшләр! Юньле экскурсияләрне инде иртүк торып чыгучылар алып бетергән.
Хезмәттәшләрем бәхәсләшкән арада, як-якны күзәтәм. Янда гына юынтык сулары базы. Аны никтер ачып куйганнар. Чажлап агып утыра. Якын тирәдә эскәмияләр дә юк. Арып, шул базның капкачына барып утырдык. Маледа юллар тар. Машиналар күп түгел. Мадагаскар, Шри-Ланкадан аермалы буларак, "тук-тук"лар да юк. Иң киң таралган транспорт төре — скутер яки матай. Аларның саны чиксез бугай монда. Тыз-быз чабалар, юл кагыйдәләрен дә үтәмиләр... Менә монда ниндидер бинаны сүтеп атканнар, чүп-чары шул килеш калган. Аның өстенә тагын чүп өйгәннәр. Шунда ук җирле эшмәкәрләр кокос һәм манго сатып утыра. Алыр идем, кесәдә бер тиен акча юк: ул вакытта бер ай тулмаган, әле хезмәт хакы алып карамаган идем. Югыйсә кокос сөте бу минутта комачауламас иде. Эссе, җәмәгать, тизрәк сөйләшегез дә, киттек! Хәзер Мальдивка килеп, тирләп-пешеп, чүп-чар арасында утыру гына җитмәгән!
ЧЫНМЫ БУ?!
Итальяннар ашыкмый, дидек. Моңа өстәп, алар әле бәхәсләшергә дә ярата. Экскурсия сатучылар белән бер сәгать сатулашканнан соң, иң кыйммәтлесен алырга булды болар. Ә мин нәрсә эшлим? Иярдем инде. Беренче хезмәт хакыннан кире кайтару шарты белән, дустым акча биреп торды. Шулай итеп, һәр кешедән 140 доллар (10 мең сум чамасы) чыгарып салып, “Оҗмах утравы” (Paradise Island resort) дигән урынга киттек. Бару юлы — судан. Моның өчен зур тизлектә йөрергә сәләтле 15-30 кешелек көймәләр каралган. Алар 750-1000 ат көченә ия. Бу кадәр атны "ашатыр" өчен ни кадәр ягулык таләп ителә. Шулай булгач, бәяләре дә һавадан уйлап чыгарылмагандыр…
Менә килеп җиттек. Суның зәп-зәңгәр төсенә болай да мөкиббән китеп бара идем, яр буена якынайгач, бөтенләй сүзсез калдым. Су шулай ачык зәңгәр төстә була аламыни ул? Ә ком төсе әле генә яуган кар кебек ап-ак. Чынмы бу, әллә тоела гынамы? Утрауда өч кенә төс бар: зәңгәрсу, ак һәм яшел. Соңгылары пальма һәм куаклар, булса кирәк. Шушы төсләрнең төсмерләре искиткеч рәсем тудыра. Ул матурлыкны аңлатып бетереп булмый, аны күрергә кирәк. Ә кояш, кояш монда нинди ягымлы!..
Кызганыч, безгә кичке бишкә кадәр генә вакыт бирделәр. Тизрәк су коенасы килә. Утрауның зурлыгы җитәрлек. Ял итүчеләр күп булса да, аларның барлыгы сизелми. Әле Һинд океанына килеп чыкканчы, Урта, Үле, Кызыл диңгезләрдә су керү мөмкинлеге бар иде. Нишләптер, күңелем тартмады. Тар елганың салкын суыннан башка бернәрсә дә күрмәгән кеше буларак, беренче булып океан суында коенасы килде. Һәм менә океан минем каршыда. Ул мине үзенә чакыра. Ул мине көткән... Су керү киемнәрендә генә калам, ярдан бераз читкәрәк китәм, суга йөгереп керәм һәм… егылам. Тирән булмаса да, суның көче күп. Мин моны исәпкә алмаганмын. Егылып, төпкә чумып, тезләрне җәрәхәтләдем. Океан белән танышуым шулайрак булды. Аннары шул яралар белән тозлы суда мәш килдем. Авырта авыртуын, әмма җылы судан чыгасы да килми...
"Оҗмах утравы" чыннан да оҗмах кебек булды ул. Без түләгән бәягә аш та кергән иде. Биредә ризык бик сыйфатлы. Дөньяның төрле милләт ашлары әзерләнгән, кирәген үзең сайлап аласың. Ә җиләк-җимешләр нинди тәмле! Иптәшләрем әлеге бәягә алкоголь эчемлекләре кермәүдән зарланды. Мальдив — мөселман иле. Исерткечләр табу күп очракта чыннан да кыен. Башкала Маледа, мәсәлән, алар бөтенләй сатылмый. Туристлар килә торган ял итү урыннарында исә моның белән проблема юк. Ләкин, минемчә, монда бернинди исерткеч тә кирәкми, гүзәллектән болай да баш әйләнә.
Хәзер аңлыйм: 140 доллар Мальдив өчен кыйммәт түгел, уртача бәя санала. Төн кунмыйча гына ял итү урынына барып кайту биредә йөз доллардан да ким була алмый. Ә менә кунакханәләр тәүлегенә бер мең доллар чамасы тора. Без барган "Оҗмах" — Мальдивтагы иң матур урыннарның берсе. Ул вакытта мин әле бу хакта белми идем, ә хәзер чагыштыра алам. Ул көнне ял җитеп тә бетмәде, китәсе килмичә киттек. Бу урынга әле һичшиксез кире кайтырга вәгъдә бирдем. Һәм кайттым да. Ләкин бу хакта бераз соңрак…
МӘРҖӘН СОЛТАНАТЫ
Мальдив — дөньядагы иң зур "мәрҗән дәүләте". Нигә мәрҗән дигәндә, чөнки ул 1192 кечкенә мәрҗән утрауларыннан торучы 26 атоллны үз эченә ала. (Атолл дип шул мәрҗән утрауларын атыйлар). Аның ак комы да шул мәрҗән кыйпылчыкларыннан ясалган. Мондый ак ком бүтән беркая да юк. Мәрҗәннәр тирәсендә гаҗәеп күп төрле балык, ташбака, кыслалар яши. Мальдивның су асты дөньясы искиткеч бай.
Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре — Мале. Халык саны — 400 мең. Сигез гасыр дәвамында ил солтанат була. Әле күптән түгел генә президент идарәсенә күчкән Мальдивта ислам дәүләт дине санала. Җирле халык яши торган утрауларның күбесендә ярымшәрә су коенырга ярамый. Яраса да, моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына. Мальдив хатын-кызлары кара пәрәнҗәгә төренеп йөри. (Хәер, башлары капланган, ә аякларында — чалбар. Җитмәсә, бертуктаусыз тәмәке пыскыталар). Һәр утрауда мәчетләрдән азан тавышы ишетелә.
Мальдивның тарихы бик үзенчәлекле. Бу гүзәл утраулар өчен үз вакытында әле Нидерланд, әле Португалия, әле Британия көрәшә. Соңгысы уңышка да ирешә: Мальдив дәүләте әле 1965 елда гына инглизләрдән тулы мөстәкыйльлек алган.
Дәүләт теле "дивехи" дип атала. Ул сингал теленә охшаган. Сингал исә Шри-Ланка халкы сөйләшә торган тел. Дивехида гарәп һәм инглиз алынмалары да күп. Язу системы гарәп-фарсыныкына нигезләнгән. Мальдив халкының укымышлы өлеше инглиз һәм гарәп телләрендә сөйләшә ди интернет. Безгә исә иң кирәкле урыннарда, мәсәлән, билет алганда инглизчә ике сүз дә бәйләп әйтә алмаучылар очрады. Сорауны аңлаган кыяфәт чыгарып, дөрес түгел мәгълүмат биреп җибәрүчеләрдән дә зыян күрдек. Әмма кунакханә хезмәткәрләренең күбесе чыннан да инглизчә сөйләшә, бу яктан авырлыклар юк.
Илнең төп керемен туризм китерә. Кунаклардан акча сыгу монда ташка сугылган. Менюда язылган бәягә һәрвакыт 12 процент салым өстәлә. Хезмәт күрсәтү өчен тагын 10 процент алалар. Димәк, бәяне 22 процентка арттырып укырга кирәк. Каядыр бару өчен билет ала башласаң, туристлардан икеләтә бәя сорыйлар. Ул нәкъ менә шулай язылып та куела: "Җирле халыкка билет — 10 доллар, кунакларга —20". Әйе, дәүләт үз халкын кайгырта, аны беренче урынга куя. Әмма туристларны да шушы кадәр талау кирәк түгелдер.
КИРЕ КАЙТУ
Яңа контрактны кулга алып, лайнерны кая барачагын күргәч, нык сөендем. Мальдивта бер генә тапкыр булганым бар иде, ә хәзер без анда ике атна саен әйләнеп кайтып, икешәр төн куна торган булачакбыз. Һәм дүрт ай буе шулай. Менә ничек шәп. Эш түгел, хыял! Бер яхшыга — бер яман. Башка портларның барысы да Һиндстанда булачагын ничектер исәпкә алмаганмын. Аннары ниндирәк кунаклар белән эшлиячәгебезне күз алдына да китерми идем. Ләкин һиндлардан башка вакытта зарланырмын, хәзер әле Мальдивка кире кайтыйк.
Мале башкаласына беренче килүемнән соң ярты ел вакыт үтте. Инде шәһәр үзәгендәге чүп-чар җыештырылган, җәяүлеләргә уңайлы сукмак салынган.
Теге вакыттагы сыман, берничә сәгать ял өчен 140 доллар түләп барасы килмәде. Бу юлы әзерләнеп бардым. Интернет биргән мәгълүматка караганда, Мальдивта арзанрак бәягә дә ял итеп була, имеш. Бер доллардан да түбәнрәк бәягә җәмагать көймәләре белән күрше утрауларга барып була, ди. Порт янында гына көймә станциясе дә бар. Дустым Артур белән шулай итеп карарга булдык. Менә шул станциядә хезмәткәрләрнең наданлыгына тап булдык та инде. Туристларга нәрсә кирәк? Пляж булсын да, коенырга су булсын. Шушы максатта кая барып булуы турында сораштырабыз. Җәмәгать көймәсенә утыртып, Һулһумале (Hulhumale) дигән урынга җибәрделәр. Анысы башка утрау түгел, Мале шәһәренең икенче башы гына булып чыкты. Җирле халык яши торган урын, димәк, ярымшәрә су коенырга ярамый. Җитмәсә, ул әле изге җомга көне иде. Әллә ни кадәр җәяү баргач, яр буена килеп чыктык. Пляж бар, әмма анда пәрәнҗә белән генә коенырга ярый. Ерактарак туристлар өчен бер җир һәм су кисәге билгеләп куйганнар үзе, шунда тукталдык. Ләкин мин ул урынны яратмадым. Тирә-якта төзелеш бара, тыз-быз кеше йөри. Уңайсыз. Суы чиста үзе, әмма минем хәтердә калган "Оҗмах" утравына ни җитә?
Кайтышлый ниндидер зур бәйрәмгә юлыктык. Нәрсә баруын аңламадым, әмма биредә җирле хәрби оркестр уйный һәм кеше күп иде. Пляжыннан ары, оркестры кызыграк булды.
Мальдивта өч көн торабыз, димәк, хаталар ясарга вакыт җитәрлек. Һулһумалены яратмасак та, арзан бәягә ял итү теләге әле бетмәде. Икенче көнне иртүк торып, башка көймәләр терминалына киттек. Аннан Виллингили (Villingili) җирле утравына барып була, имеш. Пляжы да бик чиста, су керергә дә ярый, ди. Бардык. Яр буе искиткеч матур, суы да зәп-зәңгәр. Ләкин әлеге урын туристлар өчен яраклаштырылмаган булып чыкты. Нишлисең? Кагыйдәләрне бозып маташмадык, кайтып киттек инде. Шуның белән арзан ял эзләп йөрү теләге белән хушлаштык. Дустым: "Йөз доллар түләсәм түлим, әмма мин бүген юньле җирдә су керәм!" – дип сүгенеп тә алды.
Йөз доллар түләргә туры килмәде үзе. Нибары ун долларга гына, (Huraa) дигән утрауга баручы көймәгә утырып киттек. Ерак түгел, Маледан егерме биш минут кына барасы. Килеп туктагач, тагын аптырадык. Бу бит җирле халык яшәүче утрау, димәк, тагын су керергә ярамыймы? Ә юк, утрауның кеше яшәми торган ягында туристлар өчен пляж булдырганнар икән. Ул шундый матур, аның суы шундый чиста. Күпме интегеп эзләп йөргәннән соң, ниһаять, рәхәтлек таптык. Ләкин әлеге пляж әле төзелеп кенә килә, кибет-ресторан ише нәрсәләр монда әлегә юк. Шулай да Һура утравы Мальдивта иң яраткан урыннарның берсенә әверелде.
"Мальдивта пальма һәм кокостан башка нәрсә күреп буламы соң ул? Бу бит туйдыра!" – дигән фикер ишеткән бар. Бу дөрес түгел. Мәсәлән, Европаның теләсә кайсы илендә булып, рухи азык җыйсак, Мальдивта шул азыкны эшкәртергә вакыт. Монда эчке дөньясы буш булган кешегә генә кызык түгел. Ә уйлана, мәгълүматны дөрес итеп эшкәртә белсәң, пальма-кокослардан да гыйбрәт алып була. Аннары гел гыйбрәт кенә дә эзләп йөрмиләр, баш миен ял иттерә белергә кирәк. Ә Мальдив бу максат өчен иң яхшы урын. Матурлыкка хозурланып, тынычлыкта калып, уй-фикерләрне тәртипкә салу мөһим. Монда мизгел туктап калган кебек. Мөгаен, дөньяның башка бер ноктасында да алай түгелдер. Ә кабырчык эченнән чыгып килүче кысланы, ап-ак төстәге краб балаларын тагын кая күрер идегез? Бу бит гаҗәеп күренешләр!..
Әйткәнемчә, мәрҗән утрауаларында балыклар дөньясы бай. Шуңа күрә биредә су астында йөзү бик популяр. Үзең генә йөзсәң дә ярый, махсус турлар да оештырыла. Мәсәлән, кешеләрне акулалар белән йөзәргә алып баралар. Син суда ятып торасың, ә яныңда акулалар мыжлап тора. Алар зур, ләкин кешегә тими. Акулаларга хөрмәтем зур булса да, мин андый адымга барырга җөрьәт итмәдем. Шулай да миңа ул балыкларны якыннан күрергә туры килде: ак акула балалары яр буена маймычлар тотарга килгән иде. Шуларны күзәтеп мәш килдек…
Мальдив кояшы назлы. Әйе, монда бик эссе, кайвакыт чыдап булмый, әмма кояш астында күпме ятсаң да, үзеңне начар хис итмисең. Тән кызарып пешә, яна, ләкин ул авыртмый. Сейшел кояшы астында янып, төннәр буе сызланып ятканнар истә. Ә монда бөтенләй башкача. Бер үк кояш шулай төрлечә яктырта аламыни ул?
Бу якларда круизлар ясавыбызга инде өч ай. Мальдивның начарлыгын да, яхшылыгын да күрдек. Кояшлы, яңгырлы көннәре булды. Маафуши (Maafushi) кебек арзан утрауда да ял иттек, "Кроссродс" (The Crossroads) дигән искиткеч матур урынны да үз иттек. Контрактка шушы Мальдив аркасында гына кул куйган идем һәм моңа һич үкенмим. Яманлыкны тасвирлаганда һәрвакыт сүзләр табыла, ә менә рәхәтлек турында нигәдер күп сөйләп булмый. Мальдивның суы һаман шундый зәңгәрсу, ә аның комы һаман шундый ак, ә пальмалары һаман биек. Тагын нәрсә кирәк?..
Наилә ХИСАМОВА