Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: эш эзләүчеләр урыс теленнән кала татар теле белүләрен ешрак күрсәтәләр


Head hanter эш эзләү сайты Русиядә урыс теленнән кала кайсы халыкларның телләре резюмеларда күрсәтелүен ачыклаган.

Эш эзләгәндә “нинди телләр беләсез” дигән сорауга, урыс теленнән кала, Русиядә яшәүче халыкларның телләрен дә күрсәтергә була. hh.ru сайты кайсы телләрнең ешрак искә алынуын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләрен Реальное время китерә.

Беренче урынга татар теле чыккан. Икенче һәм өченче урында – башкорт һәм чуаш телләре.

Татар телен белүләре хакында кулланучыларның 0,6 проценты хәбәр иткән. Башкорт телен күрсәтүчеләр – 0,09%, чуаш телен – 0,02 процент.

Ләкин күчелек очракларда эшкә урнашучыдан әлеге телләрне белү таләп ителми. 2019 елда татар телен белү сорала торган 500 вакансия булган. Нигездә бу телефоннан мәгълүмат белән ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр, укытучылар, официант кебек вакансияләр.

Башкорт телен белүне сораучы 40 игълан чыккан, чуаш телен белү таләбе якынча 15 игъланда күрсәтелгән.

Башкорт һәм татар телләренең республикаларда дәүләт статусы бар. Ләкин дәүләт хезмәтендәгеләргә дә татар яки башкорт телен белү таләбе куелмый.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG