Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә карантин кертелә, кирәксезгә урамга чыгу тыела


Урамга бары тик аерым очракларда гына чыгарга мөмкин булачак. Тиздән урамга чыгу өчен рөхсәт кәгазьләре системы эшли башлаячак. Карантин Мәскәү өлкәсендә дә кертелә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертте. Хәзер Мәскәүдә урамга бары тик түбәндәге сәбәпләр белән генә чыгарга рөхсәт ителә:

  • ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, кеше гомере яки сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта;
  • эшкә бару-кайту;
  • якындагы кибеткә яки даруханәгә чыгу;
  • торган урыннан 100 метрга кадәр җирдә өй хайваннарын йөртү;
  • чүпне ташлау.

Әлеге чикләүләр 30 март көнне гамәлгә керә, аларның кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгесез. Мэр сүзләренчә, әлеге карар авырулар саны кинәт артып, табиблар аларны дәвалап өлгермәслек дәрәҗәгә җитмәс өчен кабул ителә.

Мондый чикләүләр Мәскәү өлкәсендә дә кертелә.

Сергей Собянин белдергәнчә, якындагы көннәрдә мәскәүлеләргә рөхсәт кәгазьләре дә таратылачак. Өйдән бары тик бу документ белән генә чыгып булачак. Карантин режимын "акыллы контроль системы" күзәтеп барачак. Ул киләсе атнада эшли башлаячак.

Шул ук вакытта Мәскәүдән чыгу һәм шәһәргә керү тыелмый. Моннан тыш 30 марттан шәһәрдә яшәүчеләр кимендә 1,5 метрлык "физик дистанция" дә сакларга тиеш булачак.

Коронавирус сәбәпле эшен югалткан мәскәүлеләргә махсус түләүләр дә каралган. Мэрия эшсез калган кешеләргә ай саен 19,5 мең түләргә вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG