Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда загслар туу һәм үлем очракларын гына терки башлаячак


Русиядә коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәүне вакытлыча туктатып торырга тәкъдим ителде.

Татарстанда Министрлар кабинеты карары белән коронавирус пандемиясе вакытында загсларда никахларны теркәү туктатыла. Бары туу һәм үлемнәрне теркәү генә башкарылачак. Никахлар аерым бер шартлар килеп туган очракта гына, гаилә турында кануннарга нигезләнеп теркәләчәк.

Covid-19 таралуга бәйле, Русия юстиция министрлыгы никахлар һәм аерылуларны теркәүне вакытлыча туктатып тору турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Никахлашу даталары элегрәк билгеләнгән очракта, аларны соңрак вакытка (вариант буларак 1 июньгә) күчерергә кирәк диелә.

Аерым очракларда теркәү датасын үзгәртү мөмкин булмаганда, кунак чакырмый гына никахлашучы затлар катнашында гына теркәү процессын уздыру рөхсәт ителә.

31 март саннарынча, Татарстанда COVID-19 вирусы 19 кешедә расланган. Русиядә 31 мартка 2337 очрак, 17 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG