Омскида медицина көллияте студенты Алинә Нәүрүзованың уку йортына каршы шикаяте нигезендә мәхкәмәнең чираттагы утырышы узды. Бу турыда социаль челтәрләрдә адвокат Руслан Нәгыев язды. Көллият җитәкчелеге укуга яулык бәйләп йөрүне тыйганга күрә, Алина Нәүрүзова көллияттәге тәртипләрне үзгәртүне таләп итеп, мәхкәмәгә шикаять биргән иде.
Аннан алда узган утырышта мәхкәмә Нәүрүзовадан билгеле бер төр документлар алып килүен таләп итте. Аерым алганда, аның мөселман икәнен дәлилләүче кәгазь, мөселман кызларының яулык бәйләргә тиешлеге хакында Коръәннән дәлилләр китерергә кушылды.
Нәгыев бу документларның бүгенге утырышка алып киленгән булуын язган. Мөселман хатын-кызларының яулык бәйләп йөрергә тиешлеге хакында шәригать бәяләмәсен Татарстан мөселманнары диния назәрәте һәм Русиянең Азия өлеше диния назәрәте әзерләп биргән. Алинә Нәүрүзованың мөселман булуы һәм Омски мәчетенә намазларга йөрүе хакында белешмәне Омски өлкәсе мөфтие урынбасары, Хәер-Ихсан мәчетенең имам-хатыйбы Жаксылык Оспанов та биргән. Бу белешмәләр эш материалларына өстәп куелган.
Нәүрүзовага яулык киеп укырга йөрүне тыюны көллият җитәкчелеге яулык “эстетик үртәлү тудыра” дип аңлаткан. Руслан Нәгыев уку йорты идарәсе гамәлләрендә Русия Конституциясен бозу күрә. Төп канунның 23 нче маддәсендә кешенең шәхси тормышы кагылгысыз, намусы һәм игелекле исеме якланырга тиеш дип язылган. Яулык киюне тыю Алинәнең шәхси тормышына тыкшыну булып тора дигән Нәгыев. Шул ук вакытта бу Конституциянең 28 нче маддәсен дә боза, ул бүлектә һәркемнең теләсә-кайсы динне тоту хокукы гарантияләнә диелгән.
“Нәүрүзованың яулыгы – ул аның шәхси эше һәм дине тарафыннан кушылган әйбер. Нәүрүзованың башындагы яулык әйләнә-тирәдә беркемгә дә зыян салмый, белем алуга һәм уку тәртибенә йогынты ясамый. Яулыкны салуга мәҗбүр итү – бу мөселман кызының намусын түбәнсетү, шулай ук дин билгесе ягыннан дискриминацияләү дә булып тора. Ислам – дөньяда таралган дин, ул Русиядә төп дүрт конфессиянең берсе” дип ассызыклый Нәгыев.
Адвокат сүзләренчә, җанисәп нәтиҗәләренә ярашлы, мөселманнар Русиядә сан буенча икенче урында, һәм илнең җиде төбәгендә күпчелекне тәшкил итәләр.
“Мөселман халыклары илнең төп халкы булып тора һәм һәрвакыт аның мәнфәгатьләрен һәм чикләрен яклауда актив канашты. Урыс православ чиркәве мөселман кызларының яулык бәйләп йөрү хокукын шулай ук хуплый. Яулык – безгә ата-бабаларыбыз калдырган иң чиста әйбер. Аны сакларга кирәк, эзәрлекләргә түгел” дип яза Нәгыев.
22 июньдә буласы мәхкәмә утырышы башка көнгә күчерелде. Адвокат фикеренчә, мәхкәмә мондый эш буенча карарны шул көнне үк чыгарудан курка. Чынлыкта шушы утырышта ук мәхкәмә карары чыгарып булыр иде, ди ул.
Омски медицина көллиятенә каршы Алинә Нәүрүзова исеменнән шикаятьне адвокат Руслан Нәгыев апрель башында бирде. Адвокат Русия сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ГОСТ кагыйдәләренә таянып, студент кызның дәресләргә яулыктан килүен тыю аның хокукларын бозу була һәм канунга каршы килә дип белдерде.
19 июньдәге мәхкәмә утырышында хөкемдар Нәүрүзовадан үзенең мөселман булуы һәм яулык бәйләргә тиешлеген исбат итүче кәгазьләр сораган. Адвокат Руслан Нәгыев бу таләпне “чиста бюрократия” дип атады, әмма бу документларны әзерләп мәхкәмәгә тапшыра алабыз диде.