Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның матди булмаган мәдәни мирасы турында канун кабул ителде


Башкорт биюе
Башкорт биюе

Русия ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас турында конвенциясен ратификацияләмәде. Мондый канун федераль дәрәҗәдә юк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанның матди булмаган мәдәни мирасы турында" канун имзалаган. Канун республикада матди булмаган мәдәни мирасны барлау, торгызу, саклау, куллану, өйрәнү һәм популярлаштыру өлкәсендә барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне көйли. Документ 6 июльдә республика мәдәният министрлыгы сайтында чыкты.

Матди булмаган мәдәни мирасның берничә төрле билгеләнгән:

  • Халык авыз иҗаты, тел, гореф-гадәтләр, фольклор әсәрләре, халык бәйрәмнәре.
  • Башкару сәнгатенең уникаль формалары, шул исәптән сөйләм, вокал, музыка коралларында уйнау һәм бию.
  • Традицион кәсепчелек белән бәйле белемнәр һәм күнекмәләр: халык декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре, музыкаль кораллар, көнкүреш әйберләре ясау, милли ризыклар пешерү технологиясе.
  • Милли мәдәни киңлек: идеаллар һәм кыйммәтләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, милли мәдәни символлары, тарихи географик атамалар һ.б.
  • Традицион уеннар, ярышлар.

Әлеге канун үтәлеше өчен республика хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге бүлекләре җаваплы.

Матди булмаган мәдәни мирас турында канун Татарстанда 2017 ел ахырында кабул ителгән иде. Моңа Парижда 2003 елда ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасны саклау конвенциясен кабул итү этәргеч булды. Ләкин Русия бу конвенцияне ратификацияләмәде, федераль дәрәҗәдә матди булмаган мәдәни мирас турында канун юк.

XS
SM
MD
LG