Башкортстанда мәктәп укучыларының 32,5 проценты өйдән торып укый алмый, чөнки аларның техник мөмкинлекләре һәм интернетка чыгу мөмкинлеге юк дип сөйләгән Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин Корылтай утырышында.
Министр сүзләренчә, 6600 бала интернет кертелмәгән авылларда яши. Калган балаларның бер өлешенең яхшы җиһазлары да, интернеты да бар, бер өлеше техникасы һәм интернеты булса да, интернет тизлеге кечкенә булганга, бу балаларга онлайн дәресләр уздыру мөмкин түгел дигән Хаҗин.
Өйдән укый алмаган балалар мәктәпкә йөреп укуын дәвам итә. Башкортстан авыл һәм район үзәкләренең күпчелегендә мәктәпләргә интернет кертелгән, укучыларның бер өлешенә республика бюджетыннан түләп җиһазлар (7500 данә) алып бирелгән дигән министр.
Мәктәп укытучыларының 85,2 проценты, көллият укытучыларының 69,1 проценты, өстәмә белем бирү педагогларының 78 проценты, мәктәп укучыларының 67,5 проценты, көллият студентларының 96,2 проценты дистантка матди-техник яктан әзер иде дип сөйләгән Айбулат Хаҗин.
Министр сүзләренчә, укытучыларның бер өлеше, яшьләре өлкән булганга, "дистантта" укытуга тиз генә өйрәнә алмаган, андыйлар өчен көзге каникуллар вакытында курслар оештырылган.
Русия мәгариф министрлыгы мәгълүматына карый, 2017/2018 уку елында Башкортстанда 1318 гомуми белем бирү оешмасы эшләгән, аларда 468 300 бала укыган.
Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Башкортстанда 6-10 сыйныф укучылары көзге каникуллардан соң өйләрендә калды. Соңрак "дистант" 29 ноябрьгә кадәр озайтылды.