Танылган хокук яклаучы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Лев Пономарев һәм тагын дүрт кеше ят агент функцияләрен үтәүче чит ил медиалары исемлегенә кертелде. Бу турыда хәбәр Русия юстиция министрлыгы сайтында дөнья күрде.
Хокук яклаучы Лев Пономаревтан кала, исемлектә рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая да бар. Аларны реестрга кертү сәбәпләрен юстиция министрлыгы аңлатмый.
2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
Быел декабрьдә исә физик затларны ят агент дип тану мөмкинлеген бирүче канун Русия думасы аша узып, Федерация шурасы тарафыннан хупланды. Бу канунга ярашлы, сәясәт һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнүче, һәм чит илдән финанслау алучы затлар ят агент дип таныла һәм финанслары турында мәгълүматны дәүләт органнарына җиткереп торырга тиеш була.
Ят агент дип тану өчен сәяси эшчәнлекнең кайбер төрләре нигез булып тора ала. Атап әйткәндә, митинглар һәм ачык дебатлар уздыру, дәүләт сәясәте турында фикерләр тарату, сайлау яки референдумда билгеле бер нәтиҗәгә юнәлтелгән гамәлләр, чит ил чыганаклары мәнфәгатендә булган очракта, сайлауларны күзәтүдә яки сәяси фиркаләр эшчәнлегендә катнашу нигез була ала.