31 гыйнвар Казанда Камал театры каршындагы бер татар апасының куәт оешмалары вәкилләренә: "Балаларны кыйнамагыз, балаларны кыйнамагыз! Мине кыйный башлагыз... Мин икмәк пешерү заводында эшләдем, Казанны ашаттым, Татарстанны ашаттым. Кыйнамагыз балаларны!" дигән сүзләре беркемне дә битараф калдырмады.
Протест чарасында катнашкан Казаннан Наилә Муллаевага 25 яшь. 31 гыйнвар чарасында аны полиция тоткарлаган. Анда күргәннәрне ул Азатлыкка елый-елый сөйләде.
— Мине якшәмбе көнне Карл Маркс урамында тоткарладылар. Әгәр полициядәге тәртип саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов миңа бармак белән төртеп күрсәтмәгән булса, мине тоткарламаслар иде. Тоткарлау алдыннан өч минут аның белән сөйләшү булды һәм мин аңа бу хәлләрнең килеп тууына, ясалма тудырылган ажиотажга ул гаепле дип әйттем. Мондый юл белән алар протестка тагын да күбрәк игътибар тудыра. Алар халыкка тыныч йөрешкә бер тапкыр рөхсәт бирсәләр, бу чарага медиа тарафыннан игътибар ул кадәр булмас иде. Ул берни дәшмәде, инкарь итте. Аннары минем янга ОМОНны чакырды. Алар көч кулланып мине тоткарлады.
— Шуннан соң полиция бүлегенә алып киттеләрме?
— Мине 15нче полиция бүлегенә алып килделәр. Барлыгы 34 кеше идек. Хокук яклаучыларда миннән яклауга ышанычнамә бар иде. Шул сәбәпле генә мине полиция бүлегенә китерделәр. Минем белән тагын ике кыз бар иде. Төнге икедә безне аннан алып киттеләр. Һәм шул төнге икедән көндезге унга кадәр без автобуста тордык.
— Кайда алып киттеләр?
— Сак астында тоту урынына (спецприемник) алып китмәкчеләр иде, әмма анда урын булмады. Шуннан Карл Маркс урамында автобуста тордык.
— Сезгә су бирделәрме, ашаттылармы?
—Полиция бүлегендә ашаттылар. Дөресен генә әйткәндә, миңа ашату-ашатмау ул кадәр мөһим дә түгел иде. Гомумән, бу бит инде бернинди кысага да сыймый. Мин полиция бүлегендә әнигә, эш урыныма шалтырату мөмкинлеген сорадым, чөнки аларга шалтыратырга җитешмәдем. Әнидә хокук яклаучының номеры бар иде, ул аның аркылы гына минем тоткарлануымны белгән. Прокуратурага шалтыраттым, әмма анда алучы булмады.
Автобуста су да, берни дә бирмәделәр. Ярый әле үзебезнең бераз су бар иде. Автобуста да, камерада да бик-бик салкын булды. Хәтта полиция хезмәткәрләре дә туңды, гәрчә алар бик калын киемнәрдән иде.
— Әти-әниләрегез сезнең протест чараларында катнашуга ничек карый?
— Алар сәясәткә битараф. Миңа бит инде 25 яшь. Шуңа үзем хәл итәм. Алар миңа начар киңәш бирми инде. Әмма бу хәлләрдән соң алар да битараф кала алмас кебек.
— Автобустан соң сезне кайда урнаштырдылар?
— Безне сәгать көндезге 10да изоляторга урнаштырдылар. Анда фотога төшерергә, бармак эзләре алырга тотындылар. Мин каршы чыктым. Полиция хезмәткәре минем эчке киемемне тикшерде. Бу бит коточкыч (елый).
Сәгать икеләрдә нервам чыдамый башлады, инде бу камерада тора алмый башладым. "Мине кире полиция бүлегенә яки мәхкәмәгә алып барыгыз", "һичьюгы шалтыратырга телефон бирегез!" дип кычкыра башладым. Беркемнең дә исе китмәде.
Төне буе йокламадым. Башка төрле уйлар килә башлады. Ничектер моннан чыгарга кирәк дигән уй керде. Мин ниндидер кануннар язылган кәгазьне алдым да хастаханәгә илтсеннәр өчен шуның белән кулдагы кан тамырын кисә башладым. Әлбәттә мине хастаханәгә беркем алып бармады.
Ниндидер карцер дип әйтимме, бер метрга бер метр булган кечкенә бүлмәгә керттеләр. Анда утырырга урын юк, ишекләре үтәкүренмәле һәм каршыма мине күзәтер өчен полиция бүлеге хезмәткәрен утырттылар (елый).
Шуннан соң безне мәхкәмәгә алып киттеләр. Ун минутта ниндидер мәгънәсез мәхкәмә уздырдылар. Адвокатны кертүләрен үтендем. Хөкемдар моны инкарь итте. Гәрчә бит ышанычнамә бар иде. Шуннан мине җибәрделәр. 10 мең сум штраф салдылар.
— Бу чарага Алесей Навальныйны яклап чыктыгызмы?
—Юк, мин Навальный өчен түгел, ә күбрәк сәяси тоткыннарны яклап чыктым. Мәхкәмә булганда хөкемдар миңа: "Навальныйны яклап шигарләр кычкырдыгызмы?" дигән сораулар бирде. Ни өчен аны бу шигарләр кызыксындыргандыр, аңлашылмый.
"Навальныйга ирек!" дип гомумән беркем кычкырмады. Ул көнне аны оныттылар кебек. Кешеләр полиция рәхимсезлегенә, ил җитәкчелегенә каршы, барлык сәяси тоткыннарны, шул исәптән Навальныйны да яклап чыкты.
— Бу хәлләрдән соң протестларга чыгачаксызмы?
— Мөгаен, әйедер.
Казандагы бер югары уку йортында укучы Алсуны да (хакимият эзәрлекләвеннән курку сәбәпле чын исемен язмауны сорады — ред.) рөхсәтсез урам чарасында катнашуда гаепләп 10 мең сум штрафка хөкем иткәннәр.
— Мине Уң Болак урамында Татарстан фәннәр академиясе бинасы янында 30лап кешелек төркемдә тоткарладылар. Тоткарлау бик тупас рәвештә булды. Җилем таяклар белән коралланган ОМОН егетләрне йөзләре белән карга яткырдылар, кызларга чүгәләргә куштылар, көч кулландылар. Аннан автозакка төяп полиция бүлегенә алып киттеләр. Автозакта ничә кеше булганын белмим, әмма полиция бүлегендә 36 кеше, күпчелеге кызлар идек. Әмма безне төп чарадан аерылып китеп инде кайтып барганда тоткарладылар һәм бу тоткарланганнар арасында протест чарасында бөтенләй катнашмаган, очраклы рәвештә узып баручы кешеләр дә шактый иде.
— Аларны да штраф җәзасына хөкем иттеләрме?
— Әйе, минем белән бергә мәхкәмәдә булган 13 кешенең барысы да штраф җәзасына хөкем ителде. Башка төркемнәрдә ничек булгандыр, белмим.
— Полиция бүлегендә мөгамәлә нинди булды?
— Тоткарлаудан соң бүтән көч кулланулар булмады. Полиция бүлегенә килгәч, шәхси әйберләрне һәм телефоннарны җыеп алдылар. Беркемгә дә шалтырату мөмкинлеге бирмәделәр, адвокатларны кертмәделәр. Ашарга-эчәргә китерүчеләрдән дә берни алмадылар, ахырда гына китерелгән суны кабул итеп безгә тапшырдылар.
— Кайбер хатын-кызларны полиция бүлегендә чишендерүләр турында да хәбәрләр булды.
— Мине чишендермәделәр. Анда хатын-кызларны тикшерүче берничә хатын бар иде. Аңлавымча, шуларның берсе бик таләпчән булган һәм хатын-кызларны чишендергән. Кайбер кызлар шундый хәлгә калуларын сөйләде.
— Моңарчы мондый урам чараларында булганыгыз бар идеме?
— Әйе, рөхсәт ителгән протест чараларында берничә мәртәбә булганым бар иде. Әмма урам җыеннарында беренче мәртәбә тоткарлануым.
Казаннан Рамил (исеме үзгәртелде, редакциягә билгеле — ред.) протестлар Русия хакимияте үзгәрешенә китерер дип өметләнеп чыккан:
— Миңа 24 яшь, эшлим. Югары уку йортын бетердем. Каршылык чараларына 23 гыйнвар да, 31 гыйнвар да чыктым. Тоткарланмадым. Шуңа исемемне әйтергә теләмим.
— Әти-әниегез чыктымы?
— Юк. Дусларым, фикердәшләрем белән чыктым. Шунда ук элек бергә укыган төркемдәшләремне күрдем, моңа бик сөендем.
— Нинди таләпләр белән чыктыгыз?
— Беренче чиратта тоткыннарны яклап чыктым. "Бердәм Русия" фиркасе тәрәзәсен имеш ваткан Азат Мифтаховка алты ел бирүләрен беләсездер инде. Гомумән бөтен сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдереп чыктым.
Коррупциягә каршы чыктым, шулай ук елдан-ел каешларны ныграк кыса барган Путин сәясәтенә каршы, хакимияттәге башбаштаклыкка, Русиянең дөрес булмаган кануннарына каршы чыктым. Дума ул кануннарны конвейер кебек кабул итеп кенә тора. Сәбәпләр күп инде. Нәтиҗәдә хакимият үзгәрешенә килербез дип чыктым.
Казан музейларының берсендә эшләгән Гөлнараны да (исеме үзгәртелде) Фәннәр академиясе янында тоткарлаганнар. Ул шулай ук 10 мең сум штрафка тартылган.
—Бу тоткарлаулардан соң кешеләр протестларга чыгарга куркачак кебек. Тоткарланучыларның күпчелеге башка протест чарасына чыкмаячагын әйтте. Ягъни "минем ачуым кайный, ниндидер башбаштаклык бара, әмма мин чыгарга куркам" дигән карашта торалар.
Мин каршылык чараларында гыйнварның 23е һәм 31ендә дә булдым. 23е белән чагыштырганда 31ендә кеше азрак чыккан иде. ОМОН хезмәткәрләре киресенчә ике-өч, хәтта дүрт тапкырга күбрәк булды.
23 гыйнвар ОМОН ничектер кешеләрне берәм-берәм тоткарлады, биш ОМОНның бер кешене тоткарлаган очраклары булды, әмма бу юлы кебек 30лап ОМОНның бер кечкенә коралсыз төркемгә ташлануын күрмәдем. Кырыс эшләделәр, ниндидер махсус күрсәтмә алулары аңлашыла.