Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхәт Мушинский: "Татар әдәбиятының киләчәге сәясәткә бәйле"


Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский

Әхәт Мушинский үзен урыс телле татар язучысы дип саный. Ул 20 китап авторы. Укучыларга "Шейх и Звездочет" ("Һаваларда – ак күгәрчен"), "Записки горбатого человека" романнары белән таныш. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Әхәт Мушинский Татарстан язучылар берлегендә чиле-пешле язучыларның күп булуы, Халыкара конгресста латин графикасы мәсьәләсен күтәргән өчен Русиядә үзенә төрек шпионы ярлыгы тагылуы, татар ПЕН үзәгенең язмышы һәм Рабит Батулланы Нобель премиясенә тәкъдим итәргә җыенулары турында сөйләде. Татар әдәбиятының киләчәге сәясәткә бәйле булачак дип саный ул.

Бүген ул татар ПЕН үзәге белән җитәкчелек итә, "Казан альманахы" журналы баш мөхәррире, Державин бүләге иясе. 1991-2001 елларда "Татарстан" телеканалында "У зеленого камина" ("Яшел камин янында") тапшыруында сәясәтчеләр, зыялылар белән әңгәмә алып барды. Гаяз Исхакый премиясен булдырган шәхес. 27 майда аңа 70 яшь тулды.

"Элек ачлык тоту куркыныч түгел иде. Хәзер чыксаң, шундук болгап алып китәләр"

— Күптән түгел сәяси ачлыкның 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге акциядә сез дә катнашкансыз. Хәзер бу вакыйгага нинди бәя бирәсез?

— Мин ачлыкка кушылганда акция башланган иде инде. Минем аңа кадәр ачлык тоткан булды. Дустым белән 21 көн ач тордым. Әдәбиятта аның файдасы турында укыган идем. Беренче өч көндә авыр була. Соңрак үзеңне фәрештә кебек хис итәсең. Бауман урамы буйлап барасың, баксаң, анда барысы да гел нидер ашап йөргәнен аңлыйсың. Су гына эчтек. 10-12 килога ябыктык. Вокзалда әбине каршы алганда ул мине танымады.

Һәм менә Татарстан язучылар берлегенә баргач, ачлык игълан итүләре турында белдем. Мине дә кушылырга чакырдылар. Бу сәяси ачлыкта утыручылар белән карашым туры килә иде. Мин демократия, Татарстан суверенлыгы, чын федерация өчен җан атып йөрдем. Хәзер күпме көн утырганымны хәтерләмим. Бер атналап булгандыр. Анда эссе иде, авыр булды. Газинур Морат белән тәмәке көйрәтеп алдык, кан басымы күтәрелде. Безне гел тикшереп тордылар. Янәсе, ялганлап йөрмибезме. Мин анда утыручыларга минераль су эчәргә, клизма куярга кирәк дидем. Ач торганда кешенең мае эшкәртелә башлый. Аларны организмнан чыгарырга кирәк. Клизма куяр өчен обком бинасына йөрттеләр (көлә). Янәшәдәге мунчага алып баралар иде. Полковник Зәки Зәйнуллин безгә команда биреп торды. Фәүзия Бәйрәмова бераз читләшебрәк ханбикә кебек утырды. Безнең ач торуыбыз тулы ачлык тоту дип атала. Әле абсолют ачлык тоту бар. Анда су да эчәргә ярамый. Ләкин биш көннән үләсең. Ә безнең ачлыкны 40 көн тотып була. Менә Навальныйга ачлыктан чыгу авыр диләр. Юк-бар бу.

30 ел элек булган вакыйганы горурланып искә алам

30 ел элек булган вакыйганы горурланып искә алам. Әти килеп йөрде, ул миңа радио китереп куйды. 27 май туган көнемне Ирек мәйданында ачлык тотып билгеләп үттем. Индус Таһиров үз китабында безне каһарман дип искә ала. Вакыт уза-уза үземнең каһарман булуыма хәтта ышана да башладым (көлә).

Ул вакытта сәяси ачлык тоту куркыныч түгел иде. Хәзер чыгып кара син. Шундук болгап алып китәләр. Ул вакытта безне халык хуплап торды, бернинди куркыныч янамады. Безне милиция саклады, мунчага, обкомга, хастаханәгә йөрттеләр. Иреклек җилендә Вахит Имамов та артыгын язып атты. Хәзер менә җаваплылыкка тарттылар.

— Путин хакимияткә килгәч, Татарстанның мөстәкыйльлеге декларациядә генә калды. Татарстанның нинди хаталары булды?

— Минемчә, Татарстан хаталар ясамады. Аны шахматтагы кебек уң һәм сул яктан кысып куйдылар. Без тауда яшәмибез бит. Алайса бер көн эчендә таратып бетерәләр иде.

— Хәзер Татарстанның киләчәген ничек күрәсез?

— Татарстан юкка чыкмас дип уйлыйм. Тарихта дәвамлылык бар. Йә күтәрелеш, йә төшү була. Татарстан ХХ йөз башыннан бирле моны үзендә сыный. Хәзер республика үсеше, мәдәният, тел өчен яхшы вакыт түгел. Бүгенге сәяси вазгыятьтә үзебезнең кадрларны тәрбияләргә җирлек юк. Путин булмаса, кем бул ала соң, диләр. Татарстанда да шул ук хәл. Шартлар туса, яңа сәясәтчеләр шундук үсеп чыгачак. Урысларга караганда, татарлар татарча иреклерәк сөйләшә ала. Публицистикада да татар текстлары кыюрак языла.

"Бүген халыкара хезмәттәшлек хупланмый, агент итеп язып куюлары бар"

— Сез татар ПЕН үзәген оештыручыларның берсе, оешманың мөдире булып торасыз. Бүген ПЕН үзәк нәрсә белән шөгыльләнә?

— Безнең низамнамәдә эшебезнең төп юнәлеше дип татар әдәбиятын популярлаштыру санала. 30лап китапны тәрҗемә иттек. Мәсәлән, тарихчы Равил Фәхретдинов хезмәтен инглиз телендә бастырдык. Без бу китапларны дөньяның алга киткән университетларына, китапханәләренә тараттык, халыкара конгресска алып бара идек. Ел саен төрле илләрдә язучыларның халыкара конгрессы уза. Финляндия, Мексико, Норвегия, Австрия, Германия, Македония, Словения, Кыргызстанга йөрдек.

— Хәзер чит илләрдә узучы халыкара конгрессларга йөреп буламы?

— Соңгы тапкыр Кыргызстанда булдык. Аннан соң берничәсенә бара алмадык. Быел халыкара ПЕН үзәгенең 100 еллыгы. Ул Лондонда узарга тиеш иде. Әлегә бу турыда әллә ни сөйләмиләр. Узган ел кебек онлайн узар инде. Үз вакытында Татарстанга Париждан халыкара ПЕН үзәгенең генераль секретаре Жан Бло килгән иде. Һельсинкидагы ПЕН үзәкнең җитәкчесе, рус ПЕН үзәге мөдире килеп йөрде.

Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский

2002 елда язучыларның Халыкара конгрессында татар телен латин графикасына күчерү хакында ике тәкъдим резолюциягә керде. Бу хәл Македониядә булды. Ул вакытта Татарстанда латин графикасына күчү турында кызу сөйләшүләр бара иде. Халыкара конгресс һәрбер халык үзенә ярашлы тел графикасын сайларга хокуклы, дигән мәсьәләне тавышка куйды. 140 илдән җыелган язучылар бер тавыштан хуплап чыкты. Бу резолюция тормышка ашмагач, 2004 елда Норвегиядә мәсьәлә кабат күтәрелде.

— Татарстанга кайткач латин графикасы мәсьәләсен күтәргән өчен сүз булмадымы?

Газетларда безне төрек шпионнары дип яздылар

— Миңа Русия думасыннан шалтырата башладылар. Нәрсәгә сезгә латин графикасы кирәк диделәр. Безгә шулай уңайлырак дип җавап бирдем. Ә газетларда безне төрек шпионнары дип яздылар. Ни өчен латин графикасы кирәк? Мәсәлән, Финляндиядә зур татар мәхәлләсе бар. Аларның үз балалар бакчасы, мәктәбе эшли. Әмма бу татарлар "Казан утлары" журналын укый алмый. Латин хәрефләре белән язылса, Австралия, Германия, бөтен дөнья укый алыр иде. Ләкин безнең әдәбиятны дөньяга таралып яшәгән татарлар укый алмый.

— Басым булдымы?

— Үзегез беләсез, бернинди нәтиҗәсе дә булмады. Халыкара конгресс үзе бу резолюцияне Путинга, Русия думасына юллаган иде. Безнең әлеге мәсьәләне дөньяга чыгарасыбыз килде. Бәлки без хаклы түгелдер дип уйлый башлаган идек. Ә бит 140 ил моны таныды. Без акылдан шашкан кешеләр түгел икәнебезне аңладык. Русия башкача уйлый булып чыкты. Иң көлкесе – латинга күчеп, безне Русиядән читләшәсез, диделәр. Әйтерсең лә, алар кирилл хәрефләрендә татар телен аңлый. Бу — абсурд. Тел мәсьәләсен сәяси дәрәҗәгә күтәрделәр.

— ПЕН үзәк демократия, милләтара мөнәсәбәтләр ныгытуны, сүз иреге, хокук яклауны максат итеп куя. Ләкин соңгы елларда татар ПЕН үзәге ниндидер хәрәкәт күрсәткәне истә түгел. Соңгы тапкыр 2017 елда татар телен яклап Путинга мөрәҗәгать әзерләгәнен исәпкә алмасак. Ни өчен?

— Безнең төп максат – татар әдәбиятын популярлаштыру дидек. Татар язучылары төрмәдә утырмый, ләкин проблемнар җитәрлек. Халыкара конгресста тоткын язучылар турында махсус секция дә эшли.

— Вахит Имамовның 30 ел элек басылган китабын экстремистик дип таптылар. Аны якладыгызмы?

— Без мөрәҗәгать белән чыктык. Аны "Звезда Поволжья" газетында бастырып чыгардык. Безне рус ПЕН үзәге дә яклап чыкты. Әйтергә кирәк, 90нчы елларда эйфория чоры иде. Үз идеяңне алга чыгарыр өчен арттырып җибәрергә кирәк. Шундый теория бар. Минемчә, Вахит Имамов та ул вакытта бераз арттырып җибәреп язган. Менә шулай итеп хәзер язып кара син.

— ПЕН үзәк турында сөйләгәндә аның язмышы өчен борчыласыз кебек. Аны ябып куя алалармы?

— Бүген шундый вакыт, халыкара хезмәттәшлек хупланмый, агент дип язып куюлары бар, хисап эшләре артырга мөмкин. Чит илдән акча алмасак та, элемтәләр бар бит.

"Язучылар берлегендә чиле-пешле язучылар күп"

— Татарстан язучылар берлегенең Мәскәү оешмасы белән кушылуы турында сүз булган иде. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?

— Аны гамәлгә куючы буларак керергә җыеналар дип сөйләделәр. Ләкин аннары үзгәртеп куюлары да бар. Мөстәкыйль булып калса, яхшырак. ПЕН үзәкләр берсе дә беркемгә буйсынмый. Әйтик, без урыс ПЕН үзәгенә карамыйбыз. Монда да янәсе шулай эшләргә теләделәр. Ләкин мин моңа ышанып бетмим.

Әхәт Мушинский китаплары
Әхәт Мушинский китаплары

Татарстан язучылар берлеге турында сүз чыкты икән, миңа хәзерге рәис Ркаил Зәйдулланың сәясәте ошый. Элек имитаторлар бик күп иде. Тәлгать Галиуллин кабул итү коллегиясен җитәкләгәндә барысын да рәттән мактап берлеккә кабул итеп килде. Әйтик, берәр мәдәният йорты мөдире булса, ул безгә кирәк булачак дип берлеккә алалар иде. Без каршы чыгып карадык, ләкин ул тыңламады. Хәзер язучылар берлегенең кабул итү коллегиясенең беренче утырышын үткәрдек. Анда Зиннур Мансуров җитәкчелек итә. Хәзер яңа күрсәтмә төште. Берлеккә кабул ителүче намзәтләрне җитди таләпләр аша сайлап алырга кирәк диелде. Безгә сан артыннан кумаска кирәк.

— Язучылар берлегендә 300 язучы булуны күп дип саныйсызмы?

Бүген укучыларга караганда язучылар күбрәк

— Әйе. Без хәзер кергән язучыларны чыгарып ата алмыйбыз. Ләкин оешмада чиле-пешле язучылар күп. Сугышка кадәр Татарстан язучылар берлегендә 30лап язучы булган. 50ләп язучы репрессиягә эләккән. Әйтәсе килгән фикерем шул, бүген укучыларга караганда язучылар күбрәк. Ә менә татар ПЕН үзәгендә 30лап кына әгъза бар.

— Зөлфәт Хәким күп еллар язучылар берлегенә керми йөрде. Бүген Татарстан язучылар берлеге язучылар өчен нәрсә бирә? Китап бастырыр өчен кирәкме?

— Лев Толстой да бернинди берлектә тормаган. Элегрәк мин дә язучылар берлеге кирәк түгел дип әйтә идем. Безгә әдәбият фонды – Литфонд кирәк. Язучылар берлеге – ул 30нчы еллардан бирле идеологик оешма буларак эшләп килә. Ә литфонд күпкә алданрак барлыкка килгән. Алар хәтта сәрхүш, хәерче язучыларга да ярдәм иткән. Хәзер бу фонд юкка чыкты диярлек. Шуңа да мин язучылар берлеге кирәк дип саныйм. Ләкин идеологиясе булмаган демократияле илдә беренче урында литфонд торырга тиеш. Хәзер Татарстан язучылар берлеге иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашырга, тел өчен көрәшергә тиеш.

"Татар әдәбиятының киләчәге сәясәткә бәйле"

— Сез үзегезне татар язучысы дип саныйсызмы?

— Мин үземне урысча язучы татар кешесе дип исәплим. Үз вакытында мин язучылар берлегенең урыс секциясен урыс телле әдәбият секциясе итеп үзгәрттердем. Урыслар миңа ризасызлык белдерде. Мин аларга үземнең татар кешесе булуымны әйттем.

— Димәк, һәрхәлдә, сез үзегезне урыс язучысы дип санамыйсыз.

— Юк, санамыйм. Армиядә вакытта мин Чыңгыз Айтматовка карап яза башладым. Мин аның әсәрләрендә кыргыз халкының рухын ничек урысча җиткерә алуына соклана идем. Мин аны өйрәнеп утыра идем. Тагын бер мисал. Виктор Астафьев болай дип яза: "И он помахивал ивовым таяком". "Таяк" – татар сүзе. Текстта бернинди астөшермә дә китерелми. Тал чыбыгы белән болгап йөргәндә бүрәнә турында сүз бармаганы аңлашыла бит инде. Мин текстта татар сүзләрен табып, өйрәнә идем. "Прогулка за эдельвейсами" ("Ак бүре") дигән әсәремдә милли легендалар килеп кушыла. Менә татар язучылары Казан турында язганда барлык геройларын да татарлар дип яза. Урыслар язса, персонажлары итеп урыс кешеләрен сайлый. Ә Казан бит ул чын казан, анда төрле халыклар кайнап яши. Мин шушы чынбарлыкны күрсәтергә тырышам.

Әхәт Мушинский
Әхәт Мушинский

— Чыңгыз Айтматов урысча язса да кыргыз язучысы буларак кабул ителә.

Рабит Батулланың Рудольф Нуриев турындагы романын Нобель премиясенә тәкъдим итәр өчен тәрҗемә итеп ятабыз

Рудольф Нуриев дөнья дәрәҗәсендә йолдыз булгач, аны иң бөек татар диделәр. Әгәр андый югарылыкка күтәрелмәсә, татарлыгы турында уйлмаслар да иде. Туфан Миңнуллин урысча язган татарларны яратмады. Ләкин мин аның өчен искәрмә идем, ул мине таный иде. Мин үземне урысча яза торган татар язучысы дип әйтә алам. Шуның белән татар халкына зур файда китерәм. Татар ПЕН үзәген дә мин оештырып йөрдем. Аның идеясе Миргазиян Юныстан чыкты. Разил Вәлиев бу идеяне хуплап чыкты. Без Милли китапханәдә үз базабызны оештырдык. Ел саен Нобель комитетыннан кайсы язучыны премиягә тәкъдим итә аласыз дип сорыйлар. Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итмиләр бит. Без бервакыт Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрен инглиз теленә тәрҗемә итеп җибәргән идек. Ләкин бераз хата ясадык, комиссиядә пьесага бик игътибар итмиләр, аларга проза кирәк. Хәзер Рабит Батулланың Рудольф Нуриев турындагы романын Нобель премиясенә тәкъдим итәр өчен тәрҗемә итеп ятабыз.

— Рөстәм Кутуй, Илдар Әбүзәров, Роман Солнцев, Шамил Идиатуллинны кем дип санарга?

— Мин аларны урыс телле язучылар дип саныйм. Монда әле урыс телле әдәбиятны да ике төргә бүлеп карарга кирәк. Урысча язучы татар кешесе татар телен белми язарга мөмкин. Рөстәм Кутуй, Диас Вәлиев, Роман Солнцевлар татар телен белми иде. Аларның әсәрләрендә татар исемнәре бар, ләкин татар рухы юк. "Моң" сүзе алар өчен буш нәрсә. Мин мактанып әйтмим, татар телен беләм, татар әсәрләрен дә укыйм. "У зеленого камина" тапшыруына (1991-2001 елларда "Татарстан" дәүләт телеканалында чыккан програм) Гариф Ахуновны кунакка чакырганда мин аның әсәрләрен укып чыккан идем. Шуңа күрә урыс телле язучылар арасында нечкә аерма бар. Гади кеше аны күрмәскә дә мөмкин. Туфан абый аны аерым ачык күреп тора иде.

— Татар телендә иҗат итүчеләр елдан-ел кими. Алга таба безнең татар әдәбияты рус телле булып дәвам итәр дип уйлыйсызмы?

— Татар әдәбиятының киләчәге сәясәткә бәйле булачак. Татарстанның тоткан урыны, аның сәяси хәле, федерация нинди булудан тора. Әдәбият, музыка һәм сәнгатькә караганда, беренче чиратта, сәясәткә бәйләнгән. Шуңа да татар телендә иҗат итүчеләр сәясәткә, милли мәктәпләрнең ни хәлдә булуына бәйле. Элек трамвайда татарча сөйләшсәң, кисәтү ясыйлар иде. Ул вакыт белән чагыштырсак, хәзер бөтенләй башка хәл. Соңгы елларда халыкның милли үзаңы, үзен хөрмәт итүе артты. Ләкин бүген кабат артка тәгәри барабыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG