Мәскәүдәге мәхкәмә "Медуза" басмасының шикаятен кире каккан. Редакция басманы "ят агент" медиа исемлегенә кертүгә апелляция биргән иде.
"Медуза" белдерүенчә, Русия юстиция министрлыгы эш материалларына басманың чит илдән финанслануын раслаучы документларны теркәмәгән, ә бары тик Росфинмониторингның эчке куллану өчен язылган белешмәсен генә керткән. Ә андый белешәмәләрне эшкә теркәргә ярамый диелә. "Медуза" мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.
23 апрель Русия Юстиция министрлыгы Медузаны "ят агент" массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә кертте. Мәхкәмәдә ачыкланганча, ул бу исемлеккә Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең элекке әгъзасы Александр Ионов мөрәҗәгате нигезендә кертелгән. Басма Русия хакимиятләре таләбе белән килешмәде һәм мәхкәмәгә бирде. Шул ук вакытта "Медуза" Роскомнадзорның сайтта һәм социаль челтәрләрдә материалларны тамгалау турындагы фәрманын үти.
"Медуза"ны 2014 елда элек "Лента.ру" редакциясендә эшләүчеләр төзеде. Редакция Ригада урнашкан. Русия кануннарына ярашлы, матбугат чарасының штаб-фатиры чит илдә урнашса һәм ул чит илдән акча алса, медиа "ят агент" дип таныла ала.
"Медуза"дан соң ук "ят агент" медиа исемлегенә кертелгән VTimes эшлекле басмасы 12 июньнән ябылачагын белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, ул "оппозиция сәяси медиа" төркемендә эшләргә һәм хезмәткәрләрен куркыныч астына куярга теләми.
- Русиядә әзерге вакытта "ят агент медиа" исемлегендә 20 атама бар, аерым алганда, шундый тамга Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм медиакорпорациянең берничә проекты, шулай ук биш Русия ватандашы – физик затка тагылган. Әлегә мәхкәмәләрдә бу уңайдан бер җиңү дә булмады. Исемлеккә кертелгән медиага аерым таләпләр куела, бу таләпләрне үтәү аларның эшен нык авырайта.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!