Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе татарстанлыга изоляторда озак тотылганы өчен 2800 евро түләтү карары чыгарган 


Ростислав Малахов
Ростислав Малахов

2019 елның июнендә Татарстанның югары мәхкәмәсе Ростислав Малаховны интернетта экстремист эшчәнлеккә өндәгәне өчен өч елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.  

Страсбург мәхкәмәсе Татарстан кешесе Ростислав Малаховка тикшерү изоляторында "чамадан тыш озак" тотылганы өчен 2800 евро компенсация түләттерү турында карар чыгарган.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе тугыз айдан ике ел да җиде айга кадәр сак астында калган тагын өч русиялегә компенсацияләр билгеләгән. Документ мәхкәмә сайтында чыккан.

Страсбург мәхкәмәсе Русия хакимиятләре Кеше хокуклары һәм төп ирекләр турындагы конвенциядәге 5нче маддәнең 3нче бүлеген бозган дигән карарга килгән.

2019 елның июнендә Татарстанның югары мәхкәмәсе Ростислав Малаховны интернетта экстремист эшчәнлеккә өндәгәне өчен өч елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

Аның җинаять эше өч казанлы — Руслан Архипов, Роман Хәлилов һәм Гадел Әскәровка каршы ачылган эшләр белән бергә каралды.

Тикшерү фаразына күрә, аларның милләтчел төркемнәр оештыруга һәм кешеләргә һөҗүм итүгә, шул исәптән Чад студентын үтерүгә катнашы булган.

Мәхкәмә "присяжныйлар" катнашында узган. Карар чыкканда Малаховка мәрхәмәт күрсәтелгән. Ул җәзасын үтәгән һәм колониядән 2020 елның мартында азат ителгән.

Страсбург мәхкәмәсе карарына күрә, Русия мәхкәмәсенең Малаховны сак астында тоту өчен кулланган дәлилләре "ныклы" булмаган. Шулай ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятләренең качу яки гадел хөкемгә комачаулау куркынычы турында дәлилләре булмаган килеш фаразлар куллануын белдергән.

19 октябрьдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Татарстанда 2007-2008 елларда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган ике татарстанлының шикаятенә карата карарлар чыгарган иде. Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия хакимиятләре Наилә Рахманова һәм Радик Пузырев файдасына 15 һәм 10 мең евро күләмендә рухи зыян компенсациясе түләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG