Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиянең каршылык күрсәтүче төбәкләре арасында Татарстан 7нче, Башкортстан 12нче урында


Казанда QR-кодлар кертүгә каршы чара
Казанда QR-кодлар кертүгә каршы чара

Узган ел Татарстанда –  56, Башкортстанда – 48 протест чарасы узган. Татарстанда нигездә мәҗбүри вакциналау, QR-кодларга каршы чаралар узса, Башкортстанда, аерым алганда торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемнарга каршылык белдергәннәр. 

"Незыгарь" Telegram-каналы 2021 елда Русия төбәкләренең каршылык белдерү активлыгы турында хисап чыгарды.

Анда Татарстан "киеренке вазгыять" булган төбәкләр исемлегенә кергән һәм ун төбәк арасында җиденче урында урнашкан. Telegram-канал мәгълүматына күрә, узган ел Татарстанда 56 протест чарасы узган. "Аеруча көз көне вазгыять киеренке булды, нигездә мәҗбүри вакциналау, QR-кодлар кертүгә кагылышлы чаралар узды" дип искәртелә хисапта.

Башкортстан исә исемлектә 12нче урынны алып, "уртача-киеренке вазгыять" булган төбәкләр арасына кергән. "Торак коммуналь хуҗалык һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә берничә даими проблем күзәтелә. Хакимият биналарын яулап алырга тырышу очраклары булды", диелә хисапта. Канал мәгълүматына күрә, Башкортстанда узган ел 48 каршылык чарасы узган.

2021 елда иң күп протест чаралары узган һәм "вазгыять киеренке" дип бәяләнгән төбәкләр арасында беренче өчлеккә - Петербур (141 каршылык чарасы үткән), Свердлау өлкәсе (89) һәм Новосибирки (88) кергән.
Ел башында һәм ахырында активлык югары булган дип искәртелә, бу - Навальныйны хуплау чаралары узуы һәм коронавирус чикләүләренә каршы протест белдерүләр белән бәйле.

Хисапта әйтелгәнчә, каршылык чараларының иң еш кулланылган төре – пикетлар (47 процент). Петицияләр, ачык хатлар һәм видео-мөрәҗәгатьләр 23 процентны тәшкил иткән, алар арасында коронавирус чикләүләренә каршы булганнары киң таралган. Митинглар - 14 процент.

Хисапта әйтелгәнчә, ел башында хакимиятнең оппозиционер Алексей Навальныйга карата гамәлләре белән риза булмыйча митинглар узган.
Шул ук вакытта, ноябрьдә QR-кодлар кертелүгә каршы килештерелмәгән, әмма шактый киңкүләм берничә чара узган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG