Accessibility links

Русия Думасы Донецки һәм Луһанскины тану турында Путинга мөрәҗәгать итте


Мөрәҗәгатьне КПРФ фракциясе әзерләгән иде, соңрак «Бердәм Русия» депутатлары да тәкъдим белән чыкты.

Русия Дәүләт думасында үзләрен бәйсез дип игълан иткән Донецки һәм Луһански республикаларын (ДНР һәм ЛНР) тану турында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Әлеге документ Путинга турыдан-туры китә.

Документны депутатларның 351е хуплап тавыш биргән, 16сы каршы чыккан һәм берсе тотылып калган.

19 гыйнварда КПРФ фракциясе депутатлары, шул исәптән аның лидеры Геннадий Зюганов Русия думасына пулат карары өлгесен кертте, документта алар "ЛНР" һәм "ДНР"ның бәйсезлеген тану үтенече белән рәсми рәвештә Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

КПРФка кушылып 14 февральдә мөрәҗәгатьне "Бердәм Русия" фиркасеннән Виктор Водолацкий белән Артем Туров та тәкъдим итте. Алар документта әлеге мәсьәләдә Русия тышкы эшләр министрлыгы белән киңәшләшү кирәклеген әйтә.

КПРФ әзерләнгән мөрәҗәгать текстында әйтелгәнчә, Украина хакимиятләре илнең Луһански һәм Донецки өлкәләрендә яшәүчеләренең "тарихи формалашкан нормаларына, көнкүрешенә, шулай ук ихтыяр белдерүенә һәм дин тотуына түземсез була башлаган". Документ авторлары Киев сәясәтен "үз халкына геноцид" белән чагыштырырлык дип санарга тәкъдим итә.

Русия парламентының түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский Мински килешүләренә күз йома, ә НАТО "Украинаны оккупацияләргә" тели дип әйткән иде.

"Беренчесе дә, икенчесе дә фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Без моңа юл куярга тиеш түгел", диде Володин һәм Мәскәүнең үзбилгеләнгән Луһански (ЛНР) һәм Донецки (ДНР) төбәкләрендә яшәүче ватандашларын яклау чарасын эзләргә тиешлеген ассызыклады.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Үз чиратында, Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба сепаратист республикаларны тануны Мәскәүнең Мински килешүләреннән чыгу буларак бәяләвен әйтте.

Сишәмбе көнне НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Мәскәүне Донбассны "халык республикалары" дип танудан кисәтте.

"Бу Украинаның территориаль бөтенлеген һәм суверенлыгын ачыктан-ачык бозуның яңа очрагы булачак, чөнки халыкара дәрәҗәдә танылган чикләрдә Донецки һәм Луһанскиның Украинаның бер өлеше булуына шик юк", диде Столтенберг.

Төньяк атлантик Альянс башлыгы әйтүенчә, Донецки һәм Луһанскины тану халыкара хокук бозу һәм Мински килешүләреннән китү булачак, бу низагның сәяси чишелешен эзләүне тагын да катлауландырачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG