Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның җәмәгать транспорты оешмалары QR-кодлар кертүдән килгән зыянны каплатуны сорый


Казандагы автобуста QR-код тикшерү
Казандагы автобуста QR-код тикшерү

Аларның гыйнвар аенда гына да килми калган керемнәре 150 миллион сум булган дип бәяләнә.

Татарстанның автотранспорт ширкәте ассоциациясе Татарстанның премьер-министры Алексей Песошинга җәмәгать транспортында QR-кодлар кертелү сәбәпле килгән зыянны 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап, ай саен компенсацияләүне гамәлгә кертү үтенече белән мөрәҗәгать юллаган.

Юлчы ташучылар Татарстан хөкүмәте республиканың җәмәгать транспортында QR-кодларны гамәлдән чыгарганчыга кадәр, төшеп калган керемнәрен компенсацияләүне сорый.

"Зыянны компенсацияләү карары бары тик 2021 елның 22 ноябреннән 31 декабренә кадәр булган чор өчен генә кабул ителгән. Юлчы ташучылар бу компенсацияне әле алмады. Бюджеттан акчалар бүленгән, хәзер барлык кирәкле процедуралар төгәлләнә. Юлчы ташучылар 2021 елның 22 ноябреннән 31 декабренә кадәрге чор өчен компенсацияне якынча мартта алырга тиеш", дип белдергән "БИЗНЕС Online"га Татарстанның автотранспорт ширкәте ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

Казанда пассажир ташучыларның гыйнвар аенда гына да килми калган керемнәрен ассоциациядә 150 миллион сум булган дип бәяләгәннәр.

Шул ук вакытта 19 февральдән Татарстан районнарында пассажир ташучыларының, QR-кодларны тикшерү өчен кулланылган смартфоннарындагы сим-картларын томалаячаклар. Бу хактагы хатны юлчы ташучыларга "Социальная карта" ширкәте җибәргән.

Моның сәбәбе – сим-карталар өчен Татарстан бюджетыннан түләүнең вакыты чыгу, алар өч айга түләнгән булган.

Сим-карталарны томалаганнан соң, юлчы ташучыларга мөстәкыйль рәвештә теләсә кайсы операторның сим-картасын сатып алырга һәм интернеттан кулланган өчен оешманың үз акчаларыннан түләргә тәкъдим иткәннәр.

"Социальная карта" ширкәте Татарстан районнарындагы юлчы ташучыларга хезмәт күрсәтә. Казандагы пассажир ташучыларга исә шушындый ук хатны "Транспортная карта" ширкәте җибәргән, аларның сим-карталарын 21 февральдән томалаячаклар.

Шул ук вакытта Татарстан автобусларында QR-кодларны тикшерү әле гамәлдән чыгарылмады.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортыннан бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG