Русия Конституция мәхкәмәсе контрактчылар 50 яше тулганнан соң хәрби хезмәттән китә алмаячак дип карар чыгарган. Бу яшь чикләве мобилизациягә кадәр билгеләнгән иде. Хәзер исә саклану министрлыгы белән хәрби килешү төзүчеләр дәрәҗәләренә карап хәрби хезмәттә 65 яки 70 яшькә кадәр калырга тиеш булачак.
Мәхкәмәгә контракт белән хезмәт итүче хәрби мөрәҗәгать иткән булган һәм ул контрактчыларны мобилизация вакытында хәрби хезмәттән 65 яшьтән генә (офицерларны – 70 яшьтән) азат итәргә дигән маддәне конституцион түгел дип тануны таләп иткән.
Яшь чикләве Конституциягә каршы килә, чөнки саклану министрлыгы белән килешүләрен "өлешчә" мобилизация игълан ителгәнгә кадәр һәм "өлешчә" мобилизация вакытында яшь чикләве артуы турындагы канун гамәлгә кергәнче имзалаучылар да бар, дип белдергән хәрби.
Бу канун гамәлгә кергәнче башкасы гамәлдә булган, аңа ярашлы контрактчы хәрби хезмәттән 50 яше тулгач та китә алган.
Конституция мәхкәмәсе исә канунда бер-берсенә каршы килүләр юк, чөнки яңа канун яңа яшь чикләүләре билгеләнде, дип белдергән.
- Контрактчыларны хәрби хезмәттән җибәрү яшен арттыру турындагы канунны 2023 елның июнендә кабул иттеләр. "Хәрби адвокатлар" ("Военны адвокаты") хокук яклау проекты канунда язылганнарны турыдан-туры карасаң, яңа яшь чикләүләре бары тик 2023 елның 24 июненнән соң контракт төзегәннәргә генә кагыла, дип җиткергән иде.
- Әмма мәхкәмә контрактчыларны бары тик яңа канунда күрсәтелгән яше тулгач кына хәрби хезмәттән азат итүләрен күрсәтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум