Төмәннең Үзәк район мәхкәмәсе "Вагнер"ның элекке яллы сугышчысы, 37 яшьлек Илдар Әхәтовны дүрт миллион сумга якын акча белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип тапкан һәм 3,5 елга колониягә хөкем иткән. Бу хакта хөкем карарына сылтама белән NEFT басмасы хәбәр итә.
2012 елда Әхәтов аерылышырга теләгәне өчен йөргән кызы Юлия Литвинны рәхимсез рәвештә үтерә һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул студент кызны үтүк чыбыгы белән буа, ә соңыннан балконында аның мәете өстенә бетон җәймәкче була.
2023 елда Әхәтовка "Вагнер" белән контракт төзеп, Украинага каршы сугышка китүе өчен ярлыкау бирәләр.
Сугыштан кайткач ул өч хәрбине алдый: аларга имештер "хакимияттә элемтәләре булуын" әйтә һәм ташламалы торак алырга ярдәм итә алам дип ышандыра. Әхәтов белән бергә Украинага каршы сугышкан ир, сугышта катнашкан тагын бер хәрби һәм хәрбинең күп балалы гаиләсе Әхәтовка һәркайсы миллион сумнан артык акча биргән.
Шулай ук мәхкәмә карары нигезендә ул 50 мең сум штрафка тартылган.
- Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
- Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
- Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек арта.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум