Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путинның Украина белән сугыш башларга әзерлеген белдерде


Джо Байден
Джо Байден

АКШ президенты сүзләренчә, Украина башкаласы Киевка да һөҗүмнәр булырга мөмкин. 

АКШ президенты Джо Байден әйтүенчә, Русия президенты Владимир Путин Украина белән чын сугыш башларга карар кылган. Байден болай уйлау өчен "ныклы нигез" бар диде. 19 февральгә каршы төндә АКШ президентының журналистлар белән очрашуын "Настоящее время" телеканалы тапшырды.

Ул ныграк ачыклык кертүне сораучыларга җавап биреп тормады, АКШның "көчле күзләү берләшмәсәе" бар дип кенә әйтте.

Байден сүзләренчә, Украина башкаласы Киевка да һөҗүмнәр булырга мөмкин.

Байден Русия Украина чикләре тирәсендә, шул исәптән Беларус ягыннан да, "150 мең хәрби" туплаган диде. Басып керүнең төгәл вакытын бу юлы ул атамады.

Шулай да ул низагны дипломатик юл белән хәл итеп була дип саный. Аерым алганда, ул АКШ дәүләт департаменты башлыгы Энтони Блинкенның Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуын көтә. Байден сүзләренчә, очрашу 24 февральгә билгеләнгән.

Байден сүзләре Донбасста вазгыять киеренкеләшү сурәтендә яңгырады. Русия тарафлы фетнәчеләр Украинаны һөҗүм әзерләүдә гаепли. Төбәктәге фетнәчеләр 18 февральдә халыкның бер өлешен Русиягә эвакуацияләү турында белдерде.

Киев фетнәчеләргә каршы хәрби чара әзерләүне кире кага. Мәскәү Украина белән сугыш башларга әзерлеген кире кага. Кайбер басмалар язуынча, Америка күзләве Русиянең Украинага басып керү ихтималын былтыргы көздән бирле кисәтә.

Блинкен һәм президентның дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан Украинага бәреп керү Пекинда Олимпиада тәмамланганчы, ягъни 20 февральгә кадәр булырга мөмкин дип белдергән иде.

Тулы канлы басып керү булган очракта Америка хакимиятләре һәм аның беректәшләре Русиягә каты чикләүләр кертү белән яный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG