Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировка кешеләр азык-төлек һәм даруларга бәя артуга зарлана


"Төн эчендә бәяләр 50 процентка диярлек артты", ди башкортстаннар.

Башкортстанда яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировка бәяләр артуыннан зарлана. Хәбировның социаль челтәрләрдәге постларына фикер калдыручылар, башлыктан вазгыятьнең тагын да начараюына юл куймавын сорый.

Яңавылдан Фәнзилә исемле ханым кибеттә төшергән рәсемне җибәргән, фотодан 50 килограммлы капчыктагы шикәрнең бәясе дүрт мең сумга якын булуы күренә.

"Яңавыл халкын беренче чиратта кирәкле тауарларга, он, шикәргә кисәк бәя артуы мәсьәләсе кызыксындыра. Төн эчендә бәяләр 50 процентка диярлек артты. Ник алай бу? Бу тауарларны безгә чит илдән китермиләр бит. Хезмәт хаклары артмый. Мондый керем белән балаларны ничек ашатырга тиешбез? Русия президенты бәяләр арту булмаячак дигән иде. Ачыклап бетерегез зинһар", дигән ул республика башлыгына мөрәҗәгатендә.

Алинә исемле кыз да азык-төлекнең кыйммәтләнүенә зарлана.

"Сөт -70 сумга якын, ипи- 68 сум... Безне кабат нәрсә көтә? Азык-төлекне тулысынча күзәтүгә алыгыз. Кемне ашатабыз без?", дип язган ул.

Фикер калдыручылар арасында, килеп туган икътисади вазгыять сәбәпле, халыкның хәерчеләргә һәм чамасыз байларга бүленүе ныграк сизеләчәк дип санаучылар да бар.

Дарулар мәсьәләсе дә кузгатылган. Регина исемле кулланучы даруханәләрдә бәяләргә күзәтү юк, кешеләрдә миллионнар эшлиләр, беркем дәшми, дигән фикердә: "Бүген гемоглобинны күтәрү өчен инъекцияләр алдым, биш ампуласы – 1700 сум. Даруханәдә, алыгыз, март аеннан 3300 ум булачак диделәр! Бу нәрсә соң, ике тапкырга арттыралар", дигән ул.

Башкортстан башлыгына вак эшмәкәрләр дә зарланган. Шоколад кәсепчелеге белән шөгыльләнүчеләр чималга бәяләрнең "бер мизгелдә 40-45процентка артуына" зарлана.

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиянең икътисады авыр чорга керде. Үзәк банк төп процентны ике тапкырдан артыкка диярлек арттырды, көнбатыш дәүләтләр һәм корпорацияләр бер-бер артлы Русиягә каршы санкцияләр кертә. Моның белән бәйле рәвештә төрле категориядәге тауарларга бәяләр артуы күзәтелә.

Алданрак Башкорт сәүдә ассоциациясе Башкортстанда беренче чиратта кирәкле тауарларга бәяләр 15 проценттан да артмаячак дип белдергән иде. Мондый тауарлар арасында он, ярма, тавык һәм башкалар да бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG