Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып тора 


Электрон компонентлар белән тәэмин итүдә проблемнар булу  сәбәпле шундый карарга килгәннәр. 

АвтоВАЗ машиналар җитештерүне дүрт көнгә туктатып тора. Бу хакта ширкәт вәкиленә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
Ширкәттә искәртүләренчә, "электрон компонентлар белән тәэмин итүдә кытлык дәвам итүе аркасында һәм ширкәт хезмәткәрләренең керем дәрәҗәсе артык кимүен булдырмау максатында" шундый карарлар кабул ителгән.

Аерым алганда, Тольятти һәм Ижау заводларында 5 март – хезмәт хакын саклап, эштән туктап тору көне буларак игълан ителгән. Ә 9 марттан 11 мартка кадәр буласы эштән туктап тору көннәрендә исә, айлык уртача хезмәт хакының өчтән икесе күләмендә түләнеләчәк.

Ширкәт хезмәткәрләре бу көннәрне тулысынча түләнгән ял көннәре буларак куллана ала диелә.

Үзгәрешләр ширкәт инфраструктурасының өзлексез эшләвен тәэмин итүгә җаваплы хезмәтләргә кагылмый, шулай ук инжиниринг хезмәте бүлекчәләре дә эштән туктамаячак.

"АвтоВАЗ"ның, запас өлешләр җитештерү һәм дистрибуция белән шөгыльләнүче (шул исәптән "Лада Имидж"), шулай ук клиентларга хезмәт күрсәтү (шул исәптән "Лада Сервис") бүлекчәләре һәм аның бүлендек ширкәтләре бу вакыт эчендә тулы көн тәртибендә эшләячәк, дип белдергәннәр "АвтоВАЗ"да.

Киләсе атналарда җитештерү ничек эшләячәген ширкәт өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

2021 елда Тольяттидагы "АвтоВАЗ" заводы тулы булмаган, дүрт көнлек эш атнасында эшләде. Бу хактагы карар Русия машина базарының үсешенә кагылышлы тискәре фаразлар аркасында кабул ителгән.

Оешмада 30 меңнән артык кеше эшли.

Моңа кадәр "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен 3 марттан туктатуын белдергән иде.

Шулай ук башка дөньякүләм машина җитештерүчеләр, шул исәптән Volvo, General Motors, Volkswagen һәм мотоцикллар чыгаручы Harley-Davidson ширкәте, Русиянең Украинага сугыш башлавы сәбәпле Русиягә тәэмин итүләрне туктатачагын белдерде.


24 февраль көнне иртәнге якта Русия гаскәләре Украинага һөҗүм итте. Украина президенты Владиир Зеленский Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең бетерелүен җиткерде.

Сугышны туктатырга өндәп, журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре ачык хатлар язды. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) язган петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG