Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә атналык инфляция 1998 елдан иң зур күрсәткечләргә җиткән


Росстат мәгълүматына күрә, уртача алганда җиңел машиналага бәяләр 17,1 процентка, телевизорларга – 15, тузан суырткычларга – 14,6 процентка, смартфоннарга исә 9,6 процентка арткан. Азык-төлек 10 проценттан артыкка кыйммәтләнгән.

Русиядә 26 февральдән 4 мартка кадәр чорда атналык инфляция 2,22 процентка җиткән, дип яза "Интерфакс" Росстат мәгълүматларына сылтама белән.

Росстат атналык статистиканы 2008 елдан чыгарып бара. Айлык мәгълүматларга сылтама белән, басма бәяләрнең бер атна эчендә болай артуы 1998 елның декабрендә күзәтелгән дип искәртә, ул чакта тулаем алганда бер айда инфляция 11,6 процент булган.

Русиядә 4 мартка еллык инфляция 10 проценттан арткан, 2016 елның гыйнварыннан беренче мәртәбә мондый хәл күзәтелә. Бер атна элек, 25 февральдә күрсәткеч 9,05 процент булган.

Росстат мәгълүматына күрә, уртача алганда җиңел машиналарга бәяләр 17,1 процентка, телевизорларга – 15, тузан суырткычларга – 14,6 процентка, смартфоннарга исә 9,6 процентка арткан. Азык-төлек 10 проценттан артыкка кыйммәтләнгән.

Яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр уртача 2,9 процентка үскән. Әйтик помидорлар – 7,7 процентка, банан – 7,2, шикәр – 3,39, кәбестә - 3 процентка кыйбатланган.

Кулланучылар бәяләренең артуын Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң кертелгән санкцияләр һәм рубльнең көчсезләнүе белән бәйлиләр.

Fitch халыкара рейтинг агентлыгы чит ил валютасында Русия эмитенты дефолтының рейтингын В-дан С-га (дефолт котылгысыз) төшерде. Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары да Русиядә дефолт фаразлый. Алар фикеренчә, ул апрель уртасында, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG