Бер атна элек "Магнит" кибете тоз, ярмаларны бер кешегә бишәр кап кына саткан булса, хәзер өчкә калдырдырга мәҗбүр булган. Киштәдә бәяләр белән бергә чикләүләр турындагы язмалар да тора.
"Халык тәмам шашты бит. Тезеп куярга өлгерә алмыйбыз, бетә дә китә. Шуңа башта бер кулга бишәр кап ярма биргән булсак, хәзер өчкә калдырдык", ди консультант Алия. Тозны да чикләгәннәр. Бүген киштәдә тоз күп калмаса да бар, бәясе дә сигез сум чамасы гына. Тик бу озакка түгел, чөнки башка кибетләрдә бу киштәләр буш.
"Магнит"та шикәр бөтенләй юк, кайчан кайтасын да белмиләр. Шикәр турында сораганны ишетеп, сатып алучыларның берсе иртән килергә киңәш итте.
"Бу вакытка каян шикәр калсын? Аны иртән үк кереп тотып калырга кирәк", диде өлкән яшьтәге бер ханым. Икенчесе "Очкын" тукталышындагы киоскта булу мөмкинлеген әйтте. Ире шуннан ике кило шикәр алып кайткан булган.
"Пятерочка" кибетләрендә дә бер кулга сату күләме чикләнгән тауарлар бар. Биредә дә шикәр юк. Киштәләре буш калган булса да, бәяләре тора. Соңгы тапкыр монда килосын 79,99 сумнан сатканнар. "Магнит"тан аермалы буларак, биредә аш содасын, тозны да алып бетергәннәр. Кыйммәтле тозлар гына калган. Шулар арасында эре алсу төсле Һималай тозы (500 граммы 42,99 сум), төрле аш тәмләткечләре кушылган тоз (400 граммы 69,99 сум), "Экстра" тозы (100 граммы 56,99 сум) гына күренә.
Эзли торгач, шикәрне "Бакчалар" тукталышындагы базардан эзләп таптык. Буа шикәренең 50 килолы капчыгы берничә урында ике төрле бәядән сатыла: 4400-4500 сум. Биш килосын 465 сумга алырга була. "Магнит" киштәсендә 8 сум торган тозны базарда 30 сумга саталар. Алтай онының 50 килолы капчыгы да бүген 2000 сумга җиткән.
Теләче районы Алан авылы кибетчесе Алсу Фәизова әйтүенчә, авыл кибетләрендә шәһәрдәге кебек әллә ни зур ажиотаж күзәтелмәгән. Шулай да онга заказлар арткан. Бүген кибетләрендә шикәр белән тоз сатуда юк.
— Авыл халкы шәһәрдә яшәүчеләр кебек күпләп ярма җыйды дип әйтә алмыйм. Нәрсә булса – шул була, бар әйберне җыеп бетереп булмый, диделәр. Кеше бездә күбрәк он алды инде. Югары сортлы бодай онының 50 килолы капчыгы әлегә 1500 сум тора. Без аны заказ белән генә кайтарабыз, кортлап та бетәргә мөмкин, күпләп алып куйган юк. Узган атнада шулай заказ белән 40лап капчык кайтты, бу атнада тагын заказлар күп. Районда шул ук онны 1950 сумга сатып алучылар булган, димәк, аның да бәясе артачак дигән сүз, ди Алсу Фәизова.
Ул соңгы вакытта кайбер тауарларга бәяләрнең 30-40 процентка үсүен, моның сәбәбен аңламавын да әйтә. Мисал өчен, шикәр чөгендере үзебездә үсә, иске уңышны саталар – ул ни өчен үсәргә тиеш?!
— Яңа кайтарган тауарларга бәяләр сизелерлек артты. Безнең белән эшләүче сәүдә вәкиле дә, гаепле кеше сыман: "Бәяләр коточкыч үсте бит", диләр. Кондитер әйберләренең бәясе соңгы тапкыр 30-40 сумга артып килде. Ике атна элек белән чагыштырганда хәйран арту. Тикшерү юк дигән сүз, бәяләрне ничек арттырасылары килә, шулай арттыралар. Шикәрне генә карагыз: узган атнада 75 сумга кайтты, бу атнада 85 сум булачак диделәр. Әлегә кибеттә шикәр бөтенләй юк. Аның бәясе ни өчен артырга тиеш? Ул яңа уңыш түгел – искесе. Он белән дә шул ук хәл. Бәяләрне күтәреп бер дә дөрес эшләмиләр. Әле авылда алып куйган көнкүреш химия тауарлары бар иде, шуңа аларына заказ бирмәгән идем. Менә хәзер ишетәм: Казанда халык шампунь, порошок, сабын җыя башлаган икән. Аларының да бәясе бик зур процентка артачак дип сөйләшәләр, алып калырга кирәк булыр, мөгаен, ди Алсу ханым.
Авыл кибетендә шикәрдән башка тагын нинди тауарларга кытлык кичерәсез, дигәнгә, ул тоз булмавын әйтә. Инде Казанда яшәүчеләр дә кибетчегә шалтыратып тоз алып калуын сорый икән.
— Үзебездә эшли торган сәүдә вәкиленә узган атнада тозга заказ бирдем, "булачак" дигән иде, әмма кайтмады. Кичә тагын заказ биреп карадым. "Пакетларга бүлеп тутырылган килолы тозлар юк, утыз килолы капчыклы тоз гына бар", диде. Аптырагач, шуны булса да алып калыйк, дидем, чөнки хәзер Казанда яшәүчеләр дә авылга шалтыратып: "Сездә тоз бармы, булса, безгә дә алып куегыз әле", дип сорый башлады. Шул капчыклы тоз кайтса, килолап бүлеп сатасы булыр дип торам. Бәясе кыйбат түгел иде, килосы 15 сумнан чыга. Бу хәлләр озакка бармас, бар да җайланыр, тынычланыр дип уйлыйм. Берничә ел элек тә карабодай, капчыклап тоз җыеп мәш килгәннәр иде, ашарга да бетмәде, күпләп җыйганнарның ярмалары кортлады, – ди Фәизова.
* * *
Казанның "Мега" сәүдә үзәгендәге кибетләрнең 70 проценты ябылган дип хәбәр ителә.
- 15 мартта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәт брифингында китергән саннарга караганда, 7-10 март көннәрендә кибетләрдә шикәргә ихтыяҗ 16 тапкырга, көнбагыш маена - 9, кара бодайга - 5, тозга 7 тапкырга үскән. Министр ышандыруынча, Татарстанда ике айга җитәрлек азык-төлекләр запасы бар.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре Русиягә санкцияләр кертте. Доллар бәясе үсте. Күп ширкәтләр илдә эшчәнлеген туктатты яки Русия ширкәтләре белән хезмәттәшлек итми башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!