Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш хәрби штабы Русиянең ике юнәлештә һөҗүмгә әзерләнү ихтималы турында кисәтте


Украина хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, Русия гаскәрләре Изюм һәм Донецки юнәлешләрендә һөҗүмнәргә әзерләнә.

Украинаның барлык җирләрендә дә Русия тарафыннан ракет һөҗүмнәре ясау куркынычы дәвам итә. Бу хакта 9 май иртәсендә Украина кораллы көчләре баш штабында белдерделәр.

Хәбәргә күрә, Донецки һәм Луһански өлкәләрендә һәм бу җирләр белән оккупацияләнгән Кырым арасындагы җир коридорында тулы контроль урнаштыру максаты белән, урыс гаскәрләре көнчыгышта һөҗүмнәрен дәвам итә.

Русия гаскәрләренең иң зур активлыгы Слобожански һәм Донецки юнәлешләрендә күзәтелә, дип искәртәләр баш штабта.

Украина хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, Русия гаскәрләре Изюм һәм Донецки юнәлешләрендә һөҗүмнәргә әзерләнә.

"Изюм юнәлешендә дошман төп тырышлыгын һөҗүмне Сулиговка – Новая Дмитровка һәм Сулиговка – Курулька юнәлешләрендә дәвам итүгә әзерләнүгә куя", диелә хәбәрдә.

Баш штабта әйтүләренчә, Русиянең Белгород өлкәсендә Русия кораллы көчләренең 19 батальон тактик төркеме туплаган, Украинадагы сугышта зур югалтуларга дучар булган урыс гаскәрен тулыландыру өчен, хәрбиләр һәм хәрби техника китерүне дәвам итәләр.

"Донецки юнәлешендә дошман очкычлар һәм артиллерия ярдәмендә Рубежное, Попасная торак пунктларын контрольгә алырга тырыша, Северски, Славянски, Лисичански һәм Авдеевка торак пунктларына һөҗүм итәргә әзерләнә", диелә.

Баш штаб мәгълүматына күрә, Слобожански юнәлешендә Русия гаскәрләре актив һөҗүмнәр ясамаган, сугыш-кирәк яраклары, ягулык тупланмаларын тулыландыруга игътибар юнәлткән, Украина көчләре бүлекчәләренең дәүләт чигенә таба килүен булдырмаска тырышкан.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән бирле дәвам итә. Азат ителгән шәһәр һәм авыллардан урыс гаскәрләре чыкканнан соң сивил кешеләрнең күпләп үтерелүе теркәлә. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык сугыш җинаятьләрендә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG