Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда медиага дин әһелләре белән берлектә эшләргә тәкъдим итәләр


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Мөфти Айнур Биргалин фикеренчә, хәзер медиага "эзотерика, мәҗүсилек, астрология күп үтеп керә башлаган". Дин әһелләре ярдәмендә бу тискәре йогынты белән көрәшергә мөмкин булачак, дип саный ул. 

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин медиаларга дин әһелләрен беркетергә кирәк дип саный. Бу хакта ул Уфа1 басмасына әйткән.

Башкортстан мөфтие фикеренчә, хәзер медиага "эзотерика, мәҗүсилек, астрология күп үтеп керә башлаган". Дин әһелләре ярдәмендә бу тискәре йогынты белән көрәшергә мөмкин булачак, дип саный ул.

— Ялган кимер иде, мәкер әзәер. Уңай әйберләр, өмет белән мәхәббәт тудыручы әйберләр күбрәк кирәк. Күбрәк фән, мәгариф, әхлак. Ватаныбызда яшәүче бөтен кешенең бердәм идеологиясе. Без барыбыз да бер гаилә һәм бер көймәдә, бергәләп ишәргә кирәк дигән...", — дип сөйләгән Биргалин.

Уфа епархиясендә Уфа1-гә руханиларны журналистлар янына беркетү ниятләре турында фикер алышулар булмады дигәннәр. Епархия эшләре идарәчесе Дмиртий Кондрашов дин әһелләрен җәлеп итәргә уйлыйлар икән, бу руханилар да, имамнар да булырга тиеш, дип белдергән.

  • 24 октябрьдә Башкортстан Диния нәзарәте IX Корылтае узды. Анда бердәнбер намзәт итеп хәзерге мөфти Айнур Биргалин билгеләнгән иде. Нәтиҗәдә ул мөфтият рәисе итеп сайланды.
  • Киләсе биш елда Башкортстан мөселманнарының мөфти вазифасын башкарачак Айнур Биргалин җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уята.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG