2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең төбәк куркынычсызлык идарәсе хәбәр итә.
Куәт оешмалары 13 гыйбадәт йортында хокук бозулар ачыклаган. Шуннан соң аларны ябарга карар кылган. Алар арасында Красногорски, Котельники, Люберцы, Лобня, Дзержински, Королев, Раменское, Серпухов һәм Фрязино шәһәрләре бар.
Кайбер дини оешма җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүләр 2025 елда дәвам итәчәк диелә.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елда куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте. 2023 ел дәвамында Котельники, Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН җомга намазын өзде.
Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йортында да шундый тентү узды. Аның имамы Марат Алимов сугыш башланганнан соң, көчле шовинизм һәм милләтчелек купты дип сөйләгән иде.
Русиянең үзәк өлешендә генә түгел, былтыр куәт оешмалары вәкилләре Хабаровскиның гыйбадәт йортына килеп җомга намазын өзгән иде.
2024 елда Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Мәскәү өлкәсендә ябылган гыйбадәт йортларының күбесе Гайнетдин мөфтиятенә карый.
Сәясәт белгесе Ринат Мөхәммәтов мөфти Равил Гайнетдин мөфтиятенә басым көчәйде дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум