Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда медицина хезмәткәрләреннән "ЛНР" фетнәчеләре өчен акча җыялар


Уфадагы хастаханә янында граффити
Уфадагы хастаханә янында граффити

Хезмәткәрләрдән 200 сумнан башлап 1 мең сумга кадәр акча күчерү таләп иткәннәр.

Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр итәләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән, дип яза "Вёрстка" басмасы медицина хезмәткәрләре һөнәр берлегенә сылтама белән. Хрустальный шәһәре 2014 елдан фетнәчеләр карамагында.

Басма язуынча, акчаны хастаханәләрдә эшләүче барлык хезмәткәрләрдән дә таләп иткәннәр. Җыештыручылар 200 сум, урта медицина хезмәткәрләре 500, табиблар 1 мең сум түләргә мәҗбүр диелә. Акчаның бер тапкыр күчерелүе, яисә ай саен җыелуы турында язылмый.

19 майда Русия президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Путинның Русия төбәкләренә "ЛНР" һәм "ДНР"дагы районнарны үз "шефлыгына" алырга кушуын белдергән иде.

"Ведомости" язуынча, Башкортстан Хрустальный шәһәре өчен җаваплы. Аерым алганда, Корылтай депутатлары һәм түрәләр бер көнлек хезмәт хакын фетнәчеләр карамагындагы шәһәргә җибәрәчәге билгеле булды. Башкортстан мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен ял оештырырга карар кылган.

Фетнәчеләргә төбәкләрдән ярдәм күрсәтүне Мәскәү хәл итә, дип язды "Ведомости". Матбугат чаралары һәм төбәк башлыклары җиткергән мәгълүматларга караганда, Чуашстан Донецки өлкәсенең ике электр техник заводы өчен җавап бирә, Хабаровский крае карамагына Дебальцево, Ханты-Мансига – Макеевка, Мәскәүгә – Донецки белән Луһански, Новосибирскига – Беловодский районы күчкән.

Шул ук вакытта фетнәчеләр кулындагы шәһәргә ярдәм итүче төбәкләрнең еллык бюджеты кытлык белән кабул ителгән. Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "һәр очракта аерым карар кабул ителә", дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG