15 июньдә Петербурда ачылган халыкара икътисади форумда Көнбатышның бер генә зур инвесторы да катнашмый. Бу хакта форум програмын өйрәнеп, "Агентство" басмасы яза. Чарада Русия миллиардерларыннан алты кеше генә катнаша диелә.
Узган атнада АКШ дәүләт департаменты Америка хакимиятләре вәкилләре форумда катнашмаячак дип белдерде һәм башка илләрнең ширкәтләрен һәм хөкүмәтләрен дә бойкотка кушылырга чакырды.
"Русия көчләре Украинага һөҗүм иткәндә "бизнесның гадәттәгечә" булмаячагына ачык сигнал бирергә чакырабыз", дип белдерде департаментның матбугат вәкиле Нед Прайс.
"Агентство" мәгълүматынча, Русиянең миллиард доллардан артык байлыгы булган 100дән артык эшкуары бар, әмма форумда аларның алтысы гына катнашачак. Кайберләренә каршы санкцияләр кертелгән.
Форумада фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы Денис Пушилин да катнаша. Кичә ул Петербур губернаторы Александр Беглов белән бергә туптан атып, форумны ачты, ә бүген Русия мәгълүмат чаралары аның Украинадагы "махсус операция" ел ахырына кадәр бетәргә мөмкин, дигән сүзләрен язып чыкты.
Пәнҗешәмбе иртән форумда Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, президент ярдәмчесе Максим Орешкин һәм финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады. Нәбиуллина Русия икътисады өчен шартлар "озакка, ә бәлки мәңгегә үзгәрде", һәм хәзер җитештерүне эчке базарга юнәлдерергә кирәк, дип белдерде.
Нәбиуллина сүзләренчә, Русиядә доллар, евро һәм башка чит ил акчаларын куллануга тыелмаячак, ватандашлар валютадагы кертемнәрен саклап калачак, ә валюта белән бәйле операцияләргә чикләүләрнең күбесе бетереләчәк.
Орешкин исә совет чорындагы икътисад төренә кире кайтмаячакбыз, бөтен әйберне дә илдә җитештерү булмаячак, диде. Шулай ук ул рубльнең ныгуы – вакытлыча, бер доллар 70-80 сум торса, икътисад өчен яхшы булыр иде дигән фикер белдерде.
17 июньдә пленар утырышта Русия президенты Владимир Путин чыгыш ясар дип көтелә.
Петербурдагы форум быел 25нче мәртәбә үткәрелә. Элек анда чит ил эшкуарлары, сәясәтчеләре, чит илдәге зур ширкәтләрнең башлыклары катнаша, Путин катнашкан пленар утырышларны Көнбатыш журналистикасы йолдызлары алып бара иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!