Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина армиясенең Курски өлкәсендә һөҗүмгә күчүе турында хәбәрләр тарала


Бу хакта бәйсез расланган мәгълүматлар юк.

Якшәмбе иртәсендә берничә Русия Телеграм каналлары Украина армиясенең Курски өлкәсендә һөҗүм башлавы турында хәбәр итте. Бу хакта шулай ук Украина Дәүләт иминлек һәм саклану шурасының Дезинформациягә каршы көрәш үзәге җитәкчесе Андрей Коваленко белдерде. Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак та бу хәбәрне турыдан-туры булмаса да раслады.

Украина гаскәрләренең һөҗүме Суджа районы үзәге ягыннан алып барыла, ул 2023 елның августыннан бирле Украина Кораллы көчләре (ВСУ) контролендә кала.

Һөҗүм Суджадан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Зур Солдатское районына карый. Бәрелешләр Зур Солдатское янындагы Бердин авылында барганлыгы турында хәбәр ителә.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, якынча 09:00 сәгатьтә Украина гаскәрләре Русиянең һөҗүмен туктату өчен контратака ясаган. Алар фикеренчә, һөҗүмдә ике танк һәм десантлы 12 бронетранспорт катнашкан. Министрлык, Украина техникасының күп өлешен юк итүләре турында хәбәр итә.

Украина баш штабы әлегә һөҗүм турында рәсми аңлатмалар бирмәде.

Курски өлкәсендә хәлнең бәйсез расланган мәгълүматлары юк, чөнки кызу бәрелешләр барганда тулы мәгълүмат алу кыен.

  • 2023 елның августында Украина гаскәрләре Курски өлкәсенең бер өлешен яулап алды. Соңрак бу җирләрнең якынча яртысы Русия контроленә кире кайтарылган, әмма Украина Суджа районы үзәген һәм якынча 500 квадрат километр җирне саклап кала.
  • Соңгы көннәрдә Телеграм каналларда 20 гыйнварда булачак АКШ президенты инаугурациясе вакытына туры китереп яңа һөҗүмгә әзерлек баруы турында хәбәрләр таралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG