Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырмакчы


Донецки өлкәсе, 4 июнь
Донецки өлкәсе, 4 июнь

Алар бу батальонга Русия каһарманы, Уфада туган Александр Доставалов исеме бирелергә тиеш дигән фикердә.

Башкортстанда "Десант гаскәрләре һәм махсус көчләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы видеомәрәҗәгать яздырган.

Алар ихтыярилардан торган икенче батальонны оештырырга тели.

Десантчы-ветераннар фикеренчә, бу батальонга Русия каһарманы, Уфада туган Александр Доставалов исеме бирелергә тиеш. Шул ук вакытта алар Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон оештыруны хуплауларын белдерә.

Май ахырында Башкортстанның "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты махсус көчләре ветераннары" иҗтимагый оешмасы да Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу өчен ихтыярилардан торган аерым батальон төзүен игълан иткән иде. Ул генерал Миңнегали Шәйморатов исеме белән атала.

Татарстанда да ихтыярилардан торган ике батальон оештыра башладылар. Имеш-мимешләргә караганда, бер батальонга Икенче дөнья сугышы каһарманы, шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин. Шулай ук СССРның элекке Баш штабы җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гәрәев исеме дә телгә алынган. Ахыргы карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәргә тиеш.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинадагы сугышны якласа да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар. Мондый фикер публицист Егор Холомогоров Телеграм каналында очрады.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты да, Башкортстан башлыгы да моны хуплап чыкты.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар белән кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Шул ук вакытта Татарстаннан һәм Башкортстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Азатлык алып барган исемлектә генә дә Татарстаннан – 70, Башкортстаннан 110 кешенең фамилиясе бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG