Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе прокуратураның Сәид Нурси китапларын экстремистик дип тану турындагы дәгъвасын караудан баш тарткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүгенгә Русиядә Нурси китапларының урысчасы гына тыелган.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе прокуратураның Сәид Нурси китапларын экстремистик дип тану турындагы дәгъвасын караудан баш тарткан. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев Telegram каналында белдерде.

Узган ел Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Сәет Нурсиның төрек телендәге китапларын экстремист материал дип таныган иде. Нәгыев мәхкәмә комплекслы экспертиза ясамауда гаепләп, карарны шикаять итте. Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсе карарын кире какты һәм кабат эшкә кайтарды.

"Без үзебезнең шикаятебездә мәхкәмә Сәид Нурсиның иске төрек, яисә төрек-госманлы телендә язылган әсәрләре телен белмәвен күрсәттек. Әлеге китапларның тәрҗемәләре тәкъдим ителмәде, мәхкәмә-лингвистик экспертиза ясалмады, димәк, әлеге китаплар экстремистик дип атарга ярамый", ди ул.

Нәгыев сүзләренчә, 21 июньдә Чаллы мәхкәмәсе прокуратураның дәгъвасын караудан баш тарткан.

Бүгенгә Русиядә Нурси китапларының урысчасы гына тыелган. Узган ел Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Ул Нурсиның төрекчә әсәрләрен укуын белдерде. Прокурор Шәрифуллинага җиде ел гомум тәртипле колония сораган иде.

2021 елның 2 ноябрендә Казанда "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия мөселманнары диния нәзарәте голәмә шурасы әгъзасы, "Әл-Әзһар" университетын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган белгеч, дүрт бала атасы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремистик дип танылган "Нурчылар" оешмасы бүлеген җитәкләүдә гаепләнде.

Бу елның 9 июнендә "Нурчылар" эшендә шикләнелеп өч татарстанлы тоткарланды.

2020 елның 22 октябрендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гаделсез эзәрлекләү турында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга хат язды, аннан татар мөслимәләрен яклавын сорады. Шундый ук эчтәлектәге хат 25 октябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да юлланды. 2020 елның 20 ноябрендә Бәйрәмовага Төркия президентына хат язган өчен Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, кисәтү ясадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG