Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Монголияне Путинны кулга алудан баш тартуы өчен бурычларын үтәмәүдә гаепләде


Бу Рим статуты нигезләмәләренә каршы килә һәм мәхкәмәгә үз функцияләре белән вәкаләтләрен тормышка ашырырга комачаулады, диелә мәхкәмәнең Беренчел карау пулаты белдерүендә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Монголияне 2024 елның сентябре башында Русия президенты Владимир Путинны кулга алудан баш тарткан өчен бурычларын үтәмәүдә гаепләде.

Монголия Путинны кулга алмавы һәм аны мәхкәмәгә тапшырмавы белән мәхкәмәнең бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итү үтенечен үтәмәде, бу исә Рим статуты нигезләмәләренә каршы килә һәм мәхкәмәгә үз функцияләре белән вәкаләтләрен тормышка ашырырга комачаулады, диелә мәхкәмәнең Беренчел карау пулаты белдерүендә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсендә искәртүләренчә, дипломатик иммунитет, шул исәптән президент иммунитеты да халыкара мәхкәмә карарын үтәү юлында каршылык була алмый. "Монголиянең мәхкәмә белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуының җитдилеген исәпкә алып, пулат бу мәсьәләне Әгъза-илләр ассамблеясенә карауга тапшыру кирәк дип тапты", диелә белдерүдә.

  • 2 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Монголиягә барады. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган иде.
  • Былтыр Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды.
  • Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе. Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр барды.
  • Монголия Русия президенты Владимир Путинны Һаагадагы Халыкара җинаять ордеры нигезендә тоткарламаячакбыз дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG