Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальоны хәрби күнегүләргә җибәрелә


Шуннан соң алар Украинага сугышка китәчәк дип көтелә.

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонын озату чарасы узды. Чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты, дип яза "Вся Уфа".

— Бүген сез анда фашистларга һөҗүм итәргә юл тотасыз. Без һәрвакыт сезнең артыгызда торачакбыз. Бөтен республика, без барыбыз да, — дип белдерде Хәбиров.

"Аспекты" язуынча, батальон башта Оренбург өлкәсенә хәрби күнегүләргә юл тотачак. Шуннан соң алар Украинага сугышка китәчәк дип көтелә.

Моңарчы Татарстанның "Алга" батальонының да хәрби күнегүләргә җибәрелеү билгеле булды, "Тимер" батальонына сугышчылар җыю әле дәвам итә.

Башкортстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен махсус батальон оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала. Шул ук вакытта Башкортстанда десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырмакчы.

Күптән түгел Татарстанда да ихтыярилардан торган ике батальон оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" атамалары бирелде.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар.

Азатлык ачык чыганаклардан Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара. Хәзерге вакытта анда Татарстаннан – 90, Башкортстаннан – 131 кешенең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG