Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бик куркыныч иде. Көн саен үлем." Украинада сугышкан ихтыяри сугыш һәм югалтулар турында сөйли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Килешү нигезендә ихтыяри буларак Украинада сугышып кайткан Татарстан кешесе үзен алдауларына зарлана. "Idel.Реалии" аның белән сугыш, дәүләт медиасы эшчәнлеге һәм хәрби җитәкчеләрнең карарлары турында сөйләшкән.

Июнь башында Татарстанда Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен "Алга" һәм "Тимер" исемле ике батальон җыелуын рәсми рәвештә игълан иттеләр. Анда республикада яшәүче ихтыярилар тупланган. Әмма Татарстаннан сугышка аңарчы киткән ихтыярилар да бар. Аларның рәсми саны билгеле түгел. Әмма сугышта үлүләре рәсми расланган йөздән артык татарстанлының кимендә сигез проценты ихтыярилар булуы мәгълүм. Рәсми мәгълүматларга караганда, алар Русия саклану министрлыгы белән килешү төзеп хәрби хезмәткә китә.

"Idel.Реалии" күптән түгел генә сугыштан кайткан бер Татарстан кешесе белән сөйләшкән. Ул военкомат аша хосусый хәрби ширкәттә хезмәт иткәнлеген әйтә. Әңгәмәдә ул шулай ук сугышны Русия башлады дип исәпләвен әйткән, хәрби җитәкчелекнең ничек эш итүен сөйләгән һәм дәүләт медиасы ялган тарата дип белдергән.

СУГЫШТА ТАТАРСТАН ИХТЫЯРИЛАРЫ

Июль ахырына Украинадагы сугышта йөздән артык Татарстан кешесенең үлүе мәгълүм булды. Аларның үлүе Русия ягыннан теге йә бу дәрәҗәдә расланган. Шуларның сигез проценты — килешү нигезендә сугышырга киткән ихтыярилар. Алар сугыш башланганда армиядә булган, анда килешү нигезендә хезмәт иткән кешеләр дә, гаскәргә чакырылган "срочниклар" да түгел. Сүз теге йә бу сәбәптән үзләре хәрби коммисариатка килеп, теләк белдереп, Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалаган һәм Украинага каршы сугышырга киткән кешеләр турында бара.

Татарстандагы дәүләт медиасында андый кешеләр турында мәгълүмат еш чыга. Әмма аларның берсе дә гаскәрне яки Русиянең сәяси җитәкчелеген тәнкыйтьләп бер сүз дә әйтми. Киресенчә "ватанны фашистлардан сакларга" китүләрен әйтәләр. Дәүләт медиасы мәгълүматына караганда, ихтыяриларның күбесе 50 яшь тирәсендә һәм аларның күпчелеге моңарчы инде төрле сугышларда, мәсьәлән Сүрия яки Чечняда булырга өлгергән.

Үз ихтыяры белән сугышка китәргә теләүчеләр элегрәк, май уртасына кадәр, хәрби коммиссариатка барып теләк белдерә һәм аларны төрле хәрби бүлекләргә җибәрәләр иде. Мәсәлән 6 апрельдә "Татар-информ" Бөтенрусия казак гаскәрендәге 1400ләп казакның Донбасста сугышуын хәбәр итте. Алар арасында Татарстаннан киткәннәр дә бар. Аларның сугышта ихтыяри рәвештә катнашуы языла.

2 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан ихтыяри рәвештә Украинага китеп, сугышта һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 2 млн сум түләү турында карар чыгарды.

Мондый белдерүләр Татарстанның Telegram-каналларында, шулай ук җәмәгать транспортында барлыкка килде
Мондый белдерүләр Татарстанның Telegram-каналларында, шулай ук җәмәгать транспортында барлыкка килде

10 июньдә Татарстан дәүләт медиасы рәсми пабликларында Казан хәрби комиссариатының 49 яшькәчә элек хәрби хезмәттә булган ирләрне чакыруы турында мәгълүмат чыкты. Анда язылганча, ихтыяриларга "хезмәт төренә карап, 205 сумнан 270 сумга кадәр тотрыклы эш хакы" һәм төрле бонуслар вәгъдә ителә. "Шулай итеп, җәен миллион сумга якын акча эшли аласыз", дип тә өстиләр.

16 июньдә "Татмедиа" Telegram-каналында мондый хәбәр чыкты: "Көн саен Татарстаннан Украинадагы махсус хәрби операциягә ихтыярилар китә. Бүген Казаннан контрактлыларның чираттагы төркеме китә — республиканың төрле районнарыннан җыелган ун ир".

24 июньдә "Батальоны Татарстана: Алга и Тимер" исемле Telegram-канал эшли башлады. Бу батальоннарга ("Алга" инде тупланып хәрби күнегүләргә китте) кушылучыларга, алар югында гаиләләләренә ярдәм булсын өчен, бер мәртәбә 260 мең сум, шулай ук көненә "гарантияләнгән" $53, актив хәрби чараларда катнашкан очракта көненә 8 мең сум түләү, яхшы киендерү, "саллы пособиеләр тупланмасы" иминият акчасы, гомерлек ташламалар, туганнарына матди ярдәм вәгъдә итәләр.

Аның белән генә бетми. "Сугыштагы уңышлар өчен" премияләр вәгъдә ителә. "Сугыштагы уңышлар" дигәндә "дошманның" техникасын һәм солдатларын юк итү күздә тотыла: очкычны юк иткән өчен 300 мең сум, боралак өчен — 200 мең, дрон өчен — 50 мең, танк өчен — 300 мең, башка техника өчен 50 мең һәм "тере көчне юк итүдә иң уңышлы булганнарга" 100 мең сум түләнәчәк диелә.

Татарстан президенты имзалаган рәсми документларның берсендә дә бу өстәмә түләүләр турында язылмаган. Әмма рәсми медиа алар турында зурлап хәбәр итә. Мәсәлән, "Татарстан 24" каналы бу "бүләкләр" турында мәгълүмат "махсус операрациядә катнашучы белешмәсендә" бар дип белдерә.

Июль уртасында Татарстанда яшәүче эшсез бер кеше "Важные истории"га үзен мәшгульлек үзәгенә чакырып, Украинага сугышырга китәргә тәкъдим итүләрен сөйләгән иде. Аны май уртасында ук чакырган булганнар һәм аның белән тагын сигез кеше килгән. Аларга Казанда төзелүче резерв батальонына кушылу тәкъдим ителгән.

Батальон Русия җирләрендә торачак, "бәлкем, кайвакыт Украина җирләренә дә кереп чыгарга туры килер" дигәннәр. Айга 300 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Ул кеше баш тартып, кайтып киткән.

"БЕЗ ИТ УРЫНЫНА БУЛДЫК"

Сугыштан кайткан ихтыяри белән әңгәмәне, аның иминлегенә зыян китермәс өчен, "Idel.Реалии" исемен атамый гына бастырган — ул журналисттан үз исемен язмауны сораган. Әңгәмәдәш турында шәхси мәгълүматлар да иминлек өчен кыскартылган яки үзгәртелгән. Редакциягә аның тулы исеме билгеле, аның сугыш кырларында төшерелгән фотолары да редакциядә бар.

— Нигә Украинага ихтыяри булып китәргә карар иттегез?

— Мин инде яшь кеше түгел. Хәрби коммисариатка кереп кайчан хезмәткә алуларын сорадым. Белешкәч [документалар] тутырдым һәм чик буендагы хәрби бүлеккә киттем. Анда безнең аерым батальон бар иде, безне шунда оештырдылар. Шуннан соң инде сугышырга киттек.

— Нигә китәргә теләдегез? Бу патриотизммы, ватанны сакларга теләүме яки, бәлкем, акча эшләүме?

— Телевизор караганда анда безнең егетләрне үтерүләрен күрдем. Минем тәҗрибә бар инде — мин Чечняда булдым, сугыштым. Хәрби дәрәҗәм дә бар, барып үз бурычымны үтәргә булдым. Юк, акча аркасында түгел. Үз өлешемне кертергә теләдем. Бу сугышны тизрәк тәмамлау өчен.

— 24 февраль иртәсен, уянып яңалыкларны күрүегезне искә төшерә аласызмы? Ни турыда уйладыгыз?

— Беләсезме, ул турыда мәгълүматны әйтә алмыйм… Мин сезгә бер нәрсәне әйтә алам: мин анда эләккәч безне көн саен бомбаладылар. Безне юк иттеләр, бик куркыныч иде. Көн саен үлем булды. Көн саен! Йә исән калам, йә юк. Бу бик куркыныч иде! Боларның барын да үз башларыннан кичерүне беркемгә дә теләмим. Үз якташыма зур рәхмәт әйтергә телим — мин аның белән кулга-кул тотынып хезмәт иттем. Ансыз ахырга кадәр хезмәт итә алмас идем. Әмма үзем карар иттем һәм килешүнең ахырына кадәр калдым.

— Сугышка китәргә карар итүегезгә якыннарыгызның мөнәсәбәте нинди булды?

— Хатыныма зур рәхмәт әйтергә телим. Ул мине бик көтте, бик нык көтте. Шул кадәр яратуны сүз белән әйтеп бетерерлек түгел, аны тоярга кирәк. Хатыныма баш иям. Һәм сугыштан соң мин аны тагын да ныграк ярата, бәяли, хөрмәт итә башладым, мине көтеп торучы шундый хатыным булуын.

— Хәзер хакимият "Алга" һәм "Тимер" исемле ике яңа батальон оештырылуын инде рәсми рәвештә игълан итте. Бу батальоннарга ничек карыйсыз?

Анда эләккәч кешеләр моның бер ялган гына булуын аңлый

— Нәрсә әйтим сезгә? Менә бу "Алга" — кешеләрне кызыктырып китерү генә. Ә анда эләккәч кешеләр моның бер ялган гына булуын аңлый. Менә без, хәтта менә мин дә июнь ае өчен акчаларны әле дә ала алмадык. Болар барысы да ялган! Безне алдадылар. Без ялланучылар, без ихтыярилар — һәм безне алдыйлар гына.

"Алга" — ул бары кешеләрне җәлеп итү, аларга беренче акчаны бирәләр, а аннан соң инде алдыйлар. Без ЧВК, шәхси хәрби ширкәт. Июнь ае өчен акчаны әле дә бирмәделәр! Путиин администрациясенә хат язачакмын.

Күрсәткәннәрнең бер проценты гына дөрес. Анда үлем. Ә экраннан безгә күрсәткәннәр — алдау. Менә без Донецки өлкәсендә бер авылны ике ай яулап ала алмадык. Безне каты бомбаладылар, бик нык, әйтеп бетерерлек түгел.

— Хезмәтегез вакытында исегездә калган берәр очрак турында сөйли аласызмы?

— Нәрсә сөйли алыйм? Безне чыгардылар… без ит кебек идек. Алгы сызыкка чыктык, квадрокоптерлар безне күрде — һәм безне бомбаладылар. Ягъни без утны үзебезгә җәлеп иттек. Ә аннан соң инде безнең артиллерия аларның хәрбиләренә ут ачты.

— Ягъни җәлеп итүче җим буларак кулландылармы сезне?

— Әйе, әйе, шулай. Без ит булдык.

— Сезнең батальоннан күп кеше һәлак булдымы?

— Украинага кергәндә без йөз кешедән артык идек. Ә чыкканда 70ләп процент кына калды.

— Сездә бит кешеләр Татарстаннан гына түгел, бар Русиядән җыелган иде?

— Безнең взводта, бәхеткә, күпчелеге Татарстаннан иде, әмма башка төбәкләрдән дә егетләр бар иде. Минем белән бергә хезмәт иткәннәрнең берсе дә курыкмады. Барысы да ахыргача булды, беркем качмады.

— Русия дәүләт медиасы сугышта бик күп украин хәрбиенең һәлак булуы турында сөйли, ә менә Русия ягы турында мәгълүматны чыгармыйлар, яки (гайре рәсми рәвештә) үлгәннәрнең күп булмавын әйтәләр. Моңа ышанасызмы?

Телевизордан күрсәткәннәрнең бөтенесе дә ялган

— Юк. Аңлаттым бит инде сезгә: телевизордан күрсәткәннәрнең бөтенесе дә ялган. Бары дезинформация генә бара. Безнең кешеләр анда бик күпләп һәлак була. Беренче сугышта ук без өч кешене югалттык. Бик куркыныч иде, Запорожьеда иде ул.

Безнең хәрби командирлар да мәгълүматны белми. Безнең бер взводны ялгыш башка районга җибәрделәр. Алар төнлә чыкты, Аллаһка шөкер, чыктылар — җәяү, ут астында! Алар районнарны да бутыйлар! Бездә берни, хәтта хариталар да юк иде.

— Армиядә бу сугышның ни өчен баруын һәм нинди бурыч куелуын ничек тә булса аңлаталармы?

— Менә Донецки өлкәсендә бер бистә бар иде, без аны яулап алдык. Анда бөтен җиргә миналар куелган иде. Менә хәзер урак өсте, әмма игенне җыю мөмкинлеге бирмиләр. Өч бала кырга чыккан һәм шунда… Сәясәт бу. Путин Украинаны хәерчелеккә төшерү өчен бөтенесен дә эшли.

— Әйткәннәрегездән аңлашылганча, сез хакимияткә каршы. Алайса, нигә сугышка киттегез соң?

— Аңлаттым бит инде сезгә.

— Бурынчы үтәү өченме?

Анда бары үлем һәм ялган гына

— Әйе. Яшь егетләребез бик кызганыч миңа. Аларның шулай һәлак булуы һәм аларны шулай мыскыллаулары. Яшьләрне җибәрә бит алар. Сездә минем фотолар бар икән, анда кемнәр булуын карагыз. Бездән кала анда 40ны тутырган бер генә кеше дә юк. Яшьләрнең барысы да кача, алар бар нәрсәне аңлый. Ә без, картлар, калабыз. Безнең инде югалтыр нәрсәбез юк. Минем балаларым, оныкларым бар. Ә анда бары үлем һәм ялган гына.

— Ягъни сугыш башлау кирәкми иде дип саныйсызмы?

— Боларның барысы да югарыдан, хакимиятебездән килә. Әгәр Путинга, кадерлебезгә кирәк булса, ул бар нәрсәне туктата алыр иде. Әмма анда барысы да…

Менә, мәсәлән, ун көн буе бер урында торабыз, сугышабыз. Ә аннан соң тотабыз да чигенәбез — янәсе ял итәбез. Һәм тагын керәбез. Ә сугышчылар инде безнең окопларга кереп урнашкан. Ә без аларны тагын яулап алабыз. Нигә кирәк иде бу? Без ул районны алган идек бит инде. Нәрсә өчен болар? Нигә ял итәргә кирәк иде? Аңламыйм мин моны.

— Ягъни армия җитәкчелеге ничек эш итәргә кирәклеген аңламый дип саныйсызмы?

— Әйе. Болар барысы да махсус шулай эшләнә. Бу сугыш бик озакка сузылачак, шуны беләм. Мин анда булып кайттым, күрдем, җирле кешеләр белән аралаштым. Болар барысы да махсус эшләнә.

— Путин бу сугышны Украинаны хәерчелеккә төшерү өчен башлады дидегез. Ә бу аңа нигә кирәк?

— Ул Украинаны тезләндерергә тели, ягъни ул шундый яхшы җитәкче. Башкаларны бөгү өчен башлады. Ә ул нәрсә хисабына бөгә? Без ахмакларның анда сугышырга баруы хисабына. Бу минем фикерем.

Безгә нәрсә вәгъдә иттеләр? Безне хәтта нормаль ашату да булмады. Ипине ярты айга бер мәртәбә күрдек. Бу инде үзе нәрсәдер турында сөйли.

— Русия телевидениесендә украиннарның Русия хәрбиләрен шатланып каршы алуын әйтәләр. Сез анда андый кешеләрне очраттыгызмы?

— Әйе, аларның безгә мөнәсәбәте бик яхшы булды. Алар Донбасс кешеләрен күрә алмый. Без ак тасма таккан идек, ә аларныкы ["ДНР" һәм "ЛНР" сугышчыларыныкы] — кызыл. Украиннар аларга нәфрәт итә. Мин сорагач, бер хатын болай диде: "Сез, урыслар, — яхшы күңелле, әйбәт кешеләр, ә безнекеләр безне талый, мародерлык белән шөгыльләнә. Аларга яхшы булсын өчен без аларга үзебезнең көндәлек ризыгыбызны да бирдек.

— Русия солдатларын сугыш җинаятьләрендә гаепләүләрен ишеткәнсездер. Моңа ничек карыйсыз? Бу гаепләүләр нигезлеме?

— Мин анда сугышкан ике ай эчендә бездә [андый бер нәрсә дә] булмады. Без һәркемгә яхшы мөнәсәбәт күрсәттек. Безнең бригадалар катнаш иде, Дагыстаннан да егетләр булды. Ну… куркак алар. Бомбалау вакытында китеп бардылар. Әмма алар җирле халыкка начар мөнәсәбәт күрсәтмәде. Без һәркемгә яхшы мөнәсәбәттә булдык.

— Ничек уйлыйсыз, Русия хәрбиләре андый җинаять кылган булырга мөмкинме?

— Моны Русия эшләми, моны Төньяк Кавказның аерым батальоннары эшли. Әйе, алар башбаштаклык белән шөгыльләнде, булды андый хәл. Әмма урыслар түгел.

— Алар нигә шулай кылана?

— Белмим. Алар бары мародерлык белән генә шөгыльләнде: өйләргә керделәр, телефоннарны алдылар, таладылар. Без бер бистәгә кергәч, без, урыслар килмәсәк, бик начар булган булыр иде дип әйттеләр. Алар анда бик оятсызлана.

Әйтергә теләгән иң мөһим нәрсә — анда китүче ихтыяриларны алдыйлар гына. Мин хәрби комиссариатка шалтыраткач анда ихтыярилар булмавын әйттеләр. Анда, Донбасста калган егетләр әйтүенчә, алар чикне узып чыгу белән аларны кире шунда җибәрәләр. Ахыр чиктә алар Русиягә үз юллары белән кайта.

— Ихтыяриларның киемне, аяк киемен һәм амуницияне үзләре сатып алырга мәҗбүр булуын раслаучы дәлилләр бар. Бу шулаймы?

— Әйе, бар андый хәл.

— Ә нигә шулай? Сез килешүне саклану министрлыгы белән имзалыйсыз бит.

— Юк, саклану министрлыгы белән түгел. Бездә хосусый хәрби ширкәт. ЧВК. Без — ялланучылар.

Әңгәмәдәшче әйтүенчә, ул мобилизацион кеше резервының бер батальонында хезмәт иткән. Канун нигезендә ул иң мобилизацион әзерлек хәлендәге элекке хәрбиләрдән төзелә. Ягъни алар Русия саклану министрлыгы белән ихтыяри рәвештә килешү имзалаган сивил кешеләр. Әмма әңгәмәдәшче килешүне саклану министрлыгы белән түгел, ә хосусый хәрби ширкәт белән имзалаганлыгын белдерә.

Без анда кергәндә рота командиры шулай диде: "Кемдер үлсә, 200нче йөк булса, аларны өйләренә җибәрмәячәкбез, монда җирләячәкбез". Бу безнең өчен тетрәндергеч булды.

— Татарстаннан, безнең исәпләүләргә караганда, йөздән артык кеше һәлак булган. Аларның кимендә сигез проценты ихтыярилар. Ягъни сугыш башлангач үзләре килешү имзаларга карар итеп сугышка киткәннәр. Бу кешеләрнең һәлак булуы хәбәр ителде. Һәлак булган ихтыярилар чынлыкта күбрәк дип уйлыйсызмы?

— Әйе.

— Ничек шулай була инде? Аларның туганнары бардыр бит. Туганнары аларны табарга тырышмый мени?

— Безнең бер егет һәлак булды. Без аның җәсәден кайтарып җибәрү өчен бик каты тордык. Аны плащка төреп хастаханәгә алып киттеләр. Бер иптәшебез аны озата барды. Шулай гына өенә җибәрә алдык.

— Хәзер еш кына бу сугышны чечен сугышы белән чагыштыралар. Сез ничек уйлыйсыз?

— Юк, һич тә ошамаган. Хәзер артиллерия сугышы бара. Квадрокоптерлар җирне фото-видеога төшерә, артиллериядән аталар һәм бары шуннан соң гына солдатлар китә. Чечняда булган хәлдән бик нык аерыла.

— Технология ягыннан төрле сугышлар, ә оештыру ягыннан? Хәрби җитәкчелек кайвакыт ни эшләвен аңламый дигән идегез.

— Әйе, алар да безнең кебек үк ялланган кешеләр. Хәрби дәрәҗәң бар икән, әйдә. Ул командирларның белеме һәм хәрби дәрәҗәсе бар, әмма тәҗрибәсе юк. Алар аркасында бик күп егет һәлак булды анда.

— "Алга" һәм "Тимер" батальоннарындагылар килешүне саклану министрлыгы белән төзеде кебек. Бәлки аларны алай алдамаслар?

Аннан бик күп солдатларның качуын беләм

— Белмим. Аннан бик күп солдатларның качуын беләм. Әмма без түздек бит. Бик нык алдашу бара. Моның белән нәрсәгә ирешмәкчеләрдер — аңламыйм. Минем белән инде элегрәк хәрби хезмәттә булганнар хезмәт итте. Кемдер спецназда, кемдер Чечняда булган. Көчле рухлы егетләр. Ә яшьләр… Алар барысы да качты.

— Яшьләр — элек хәрби хезмәттә булмаганнармы?

— Алар гаскәрдә булган, әмма сугышны күрмәгән. Алар китте, чөнки куркыныч иде. Бары сугышта булганнар гына калды. Һәм мин аларга бик тә рәхмәтлемен. Алар минем чын дусларым.

Һәм кешеләрне алдамасыннар дип һичшиксез языгыз. Алар җәлеп итәләр дә аннан алдыйлар. Нигә ул? Алай кирәкми.

Язманың оригиналын монда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG