Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2022 елның беренче алты аенда туучылар саны 6,3 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр моңа коронавирус пандемиясе дә, тормыш шартлары начараю да сәбәпче була ала дип фаразлый. Русиягә кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә киләсе елда вазгыять тагын да начар булуы бар дип фикер йөртә.

Русиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 6,3 процентка кимегән, дип хәбәр итә РБК Росстат мәгълүматларына таянып. Алты айда барлыгы 635,2 мең бала туган, әмма бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,9 меңгә, ягъни 6,3 процентка аз.

Моңарчы туучылар саны 2019 елда азая башлаган булган, ул чакта беренче яртыеллыкта 8,1 процентка кимү күзәтелгән. 2020 елның беренче алты аенда туучылар 5,4 процентка кимрәк булган, 2021 елның гыйнвар-июнендә исә 0,4 процентка кимегән.

Быел июньдә туучылар аеруча аз булган, узган елның июне белән чагыштырганда 9,6 процентка кимрәк. Икътисад югары мәктәбенең демография институты доценты Владимир Козлов бу коронавирус пандемиясенә бәйле дип фаразлый.

Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты вәкиле Ирина Калабихина фикеренчә, тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә һәм яшьләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч кимүгә китерердәй теләсә нинди үзгәрешләр туучылар санына да йогынты ясый.

Гайдар исемендәге икътисади сәясәт институтының фәнни хезмәткәре Игорь Ефремов исә 2023 ел башында туучылар саны тагын да азрак булачак дип фаразлый, ул моңа Украинага сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәсе сәбәпче булачак дигән фикердә.

"Санкцияләр керемнәр азаюга, эш урыннары кимүгә китерде. 2023 елда вазгыять 2022 ел белән чагыштырганда күпкә начаррак булачак", дигән Ефремов РБКга.

Июль ахырында Росстат Русиядә быел гыйнвардан майга кадәр – биш ай эчендә халык саны 430 мең кешегә кимегән, дип хәбәр иткән иде.

Илдә халык саны 145,1 миллион кешегә калган, бу саннарга аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләр дә керә диелде. 2014 елда ярымутрауны аннексияләгәннән алып бу Русиядә халык санының иң түбән күрсәткечләре. Кырымны исәпкә алмаганда, Русиядә яшәүчеләр саны 142,7 миллионга калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG