Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым активистлары иртәдән кырымтатарлар йортларында тентүләр узуын хәбәр итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә алты тентү турында хәбәр ителде.

Бүген, 11 август иртәсендә кырымтатар активистлары Русия куәт оешмалары вәкилләренең аннексияләнгән Кырымда берничә тентү уздыруын хәбәр итте.

Кырымның Җанкөй районында тентүләр белән "Кырым теләктәшлеге" сивил берләшмәсе журналисты Вилен Темерҗановка һәм активист Энвер Крошның өенә килгәннәр.

Крошның Немсе Җанкөй (Ближнегородское) авылындагы йорты янында Русия куәт оешмаларының ике машинасы, ОМОН һәм Росгвардиядән биш хезмәткәр тора диелә.

"Кырым теләктәшлеге" вакыйга урынында видео-фотога төшерүне тыйдылар дип хәбәр итә, ә Крым.Реалии хәбәрчесе кулыннан телефонын тартып алуларын сөйләгән. Соңрак Русия куәт оешмасы вәкилләре журналист янына килеп, "тупас рәвештә машинага утыруын, тентү барган җирдән китүен, фото-видеога төшермәвен таләп иткән".

Тагын бер тентү Җанкөйдә, Сеитяи Аббозов йортында үткән, полиция аны билгесез тарафка алып китте дип искәртелә.

Дүртенче тентү Җанкөй районының Җүргүн (Мирновка) авылында, кырымтатар Мурат Мустафаев йортында булган, аны да кая алып китүләре билгесез диелә.

Җанкөй районының Узун Сакал (Озёрное) авылында Эдем Бекиров өен дә тентегәннәр, куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарны билгесез тарафка алып китте дип хәбәр ителә.

Вилен Темерҗановның әнисенең өен тентүләрен дә хәбәр итә активистлар.

Алтынчы тентү Җанкөй районының Тимофеевка авылында Ринат Алиев йортында уза диелә.

Әлегә тентүләрнең ни сәбәпле узуы хәбәр ителмәде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG