Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучылары ана теленә каршы Илдар Гыйлметдиновны алкышларга күмде


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Татарстанда татар телендә белем алучыларның рәсми саннары шикле. Ә Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов телләр укытуның сәясиләшүен әйтсә дә, гаепне Мәскәүдән эзләмәскә чакырды.

Казанның "Адымнар" күптелле мәктәбендә милли мәгариф торышына багышланган республика форумы узды. Бу – август киңәшмәсе кысаларында оештырылган чара. Анда Татарстандагы татар теле укытучылары, мәктәп мөдирләре җыелды.

Очрашуда күбесенчә узган уку елы турында фикер алыштылар. Яңа уку елында татар телен сайлаучылар күпме булачагын әлегә төгәл әйтеп булмау сәбәпле, бу темага артык кагылмадылар. Яңа татар мәктәпләре төзү, аларны җиһазландыру, белгечләр кытлыгы мәсьәләләре дә күтәрелмәде. Сүз бүген Мәскәү рөхсәт иткән кысаларда татар телен укыту, ата-аналар белән эшләү турында барды.

Җыелыш татар телендә генә алып барылды. Шулай да, ачыктан-ачык фикер алышу, залдан сорау бирүләр булмады. Татар телен укыту проблемы сәяси мәсьәлә буларак күтәрелүен дә беркем телгә алмады. Русия думасы депутаты буларак 20 еллап Мәскәүдә яшәүче Илдар Гыйлметдинов анда телләр укыту мәсьәләсен аңламыйлар дисә дә, гаепне Мәскәүдән эзләмәскә чакырды.

"Республикада татар балаларының дүрттән бере генә туган телдә белем ала"

Татарстан президенты каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җыенда беренче булып чыгыш ясады һәм татар телендә белем бирү турындагы саннарны шик астына алды.

Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

— Милли мәгарифне үги бала дип әйтмим, — дип башлады ул үз чыгышын. — Глобаль дәүләтебез күләмендә караганда, гомуми мохитебез урыслаша барганда, телебезнең язмышы сынау үтми хәле юктыр. Иң борчыганы – без телгә, милләт язмышына рухи ихтыяҗны үстерә алмыйбыз. Ул ихтыяҗ еллар дәвамында сүрелә барды... Кәгазьдән килгән саннардан күренгәнчә, республикада татар балаларының дүрттән бере генә туган телдә белем ала. Бу – безгә килгән саннар. Чынбарлыкта, урыннарга барып караганнан соң бу саннар эчне пошырырга мөмкин. Укытучылар, мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчеләре һәм аларның урынбасарларының ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы татар телендә белем бирүгә искиткеч зур йогынты ясый.

Мисал итеп, ул Татарстанның 7 районында 9нчы сыйныфны тәмамлаучы татарлар арасында бер генә бала да татар теленнән имтихан бирмәүне әйтте. Аның сүзләренчә, бүген "әти-әниләр бик җайсыз холыклы", шуңа бу күп проблемнар тудыра. Мондый шартларда укытучы үзе генә берни эшли алмый ди ул.

— Безгә районнарда татар җанлы җитәкчеләр, мәктәп җитәкчеләре кирәк. Мин төшенкелек белән чыгыш ясыйм, — дип чыгыш ясады Марат Әхмәтов.

Рәсми саннар: Татар телендә белем алучылар балалар бакчаларында – 56, мәктәпләрдә – 24 процент

Рәсми саннарны шик астында алган Марат Әхмәтов чыгышыннан соң Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Миңзәлия Закирова нәкъ шул саннарга тукталды.

Миңзәлия Закирова
Миңзәлия Закирова

— Бүген балалар бакчаларына йөрүче 100 меңнән артык баланың 56 проценты туган телендә белем ала, — ди Закирова. — Өч елда динамика уңай. Ләкин санның күтәрелүе әле сыйфат яхшырды дигән сүз түгел. Бакчаларда милли тәрбиягә салкын караш Югары Ослан, Менделеевски районнарында күзәтелә. Аксубай, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай, Ютазы районнарында да активлык кирәк. Әйдәп баручы буларак, Актаныш, Апас, Балтач, Биектау, Кайбыч, Мөслим районнарын атар идем. Соңгы өч елда гына да 75 балалар бакчасы төзелде. Бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы? Татар төркемнәре тупландымы? Тиешле хезмәткәрләр белән тәэмин ителдеме? Сорау әлбәттә һәрвакыттагыча үзебезгә.

Министр урынбасары сүзләренчә, бакчада татарча укытуда бернинди каршылыклар юк. Бары дәресләрне кызык итеп оештырырга гына кирәк ди ул.
Соңрак Закирова мәктәпләрдә татар телендә белем бирүгә тукталды. Аның сүзләренчә, республикада мәктәп укучыларының 24 проценты татарча белем ала. Узган уку елында Татарстанда 629 татар мәктәбе, шул исәптән 118 филиал эшләгән. Аларда 80 меңгә якын бала белем алган. Барлык районнар арасында Актаныш кына аерылып тора. Анда татар телендә белем бирү 97 процентка җиткән. Икенче урында Әтнә районы – анда татарча укыту 65 процент. Татар телендә белем бирүнең иң түбән дәрәҗәсе Югары Ослан районында – ноль процент, Чаллыда – 7, Менделеевскида – 13, Түбән Камада – 14, Казанда 19 процент диелә.

— Соңгы елларда урыс мәктәпләрендә татар сыйныфы ачу тенденциягә әверелде, — ди ул. — Тик бу саламга ябышуга тиң. Үзебезне дә, әти-әниләрне дә алдау, милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме? Бу мәсьәләдә битараф булмасак иде.

Миңзәлия Закирова беренче сыйныфларны туплауга күбрәк игътибар бирергә чакырды һәм күпме баланың татар телендә белем алачагын анализлаячагын әйтте.
Министр урынбасары шулай ук укытучыларны үз укучыларын татар теленнән имтихан бирергә өндәргә чакырды.

Әйдәгез, укытучы, төп имтиханны татар теленнән тапшырыйк дип әйтсә, бала сайламыймы?

— 1262 бала татар теленнән имтихан тапшырды. 7-8 сыйныфтан әзерлек башланса, укытучы өйрәтсә, балалар атнасына бер укытыла торган географияне сайлармы икән? Ни өчен без бу мөмкинлекне файдаланмыйбыз? Әйдәгез, укытучы, төп имтиханны татар теленнән тапшырыйк дип әйтсә, бала сайламыймы? Мин авыл балалары турында әйтәм.

Кызганыч, 11 сыйныфлар арасында татар теленнән төп дәүләт имтиханын бирүчеләр юк дәрәҗәсендә. Туган телдән имтихан нәтиҗәләре бер генә уку йортына да керү сынавы буларак кабул ителми. Исемлек Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Без әлеге исемлеккә тел фәнен кертүне сорап, мөрәҗәгать юлладык. Җавапта уку йортлары эчке имтихан буларак сынау куя ала диелде. Бу, әлбәттә, чишелеш түгел. Без алга таба да бу юнәлештә дә эшне дәвам итәбез, – диде министр урынбасары.

Тагын бер мәсьәлә – татар теленә тәрҗемә ителгән 79 дәреслекнең федераль исемлеккә кертелмәве. Миңзәлия Закирова сүзләренә караганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать юллаганнан соң, федераль үзәктә экспертиза оештырылган. "Әмма авторлык хокукларында нормативлар билгеләнмәү сәбәпле, бу сорау ачык кала", дип өстәде ул.

Казан: саннар мактанырлык түгел

Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласындагы милли мәгариф торышына үз бәясен бирде. Казанда балалар бакчаларына йөрүче 34 мең татар баласының 17 меңе татарча тәрбия ала диде ул. Аның сүзләренчә, шәһәрдә 85 татар бакчасы бар, 151 бакчада татар төркемнәре эшли.

— Әлбәттә, бу коры статистика, әлеге төркемнәрнең ни дәрәҗәдә татар телле булуы – икенче мәсьәлә, — дип тә өстәде ул.

Мәктәпләрдә исә хәл күпкә катлаулырак. 169 мәктәпнең 37се генә татар статусын йөртә.

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

— Туган телдә татар балаларына белем бирү соңгы өч елда тотрыклы рәвештә 19 проценттан кимеми. Бу – мактанырлык саннар түгел, шатланырга урын юк. Телибезме, юкмы, 2017 ел мәгарифкә зур үзгәрешләр кертте, — дип, беренчеләрдән булып, тел кризисының башлангычын атады шәһәр түрәсе.

Казан мэриясе узган ел Татарстан фәннәр академиясе һәм КФУ белән берлектә татар мәктәпләрендә мониторинг үткәргән. Тикшерүгә нигезләнеп, түрәләр татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре имиджын үстерү өчен махсус стратегия яза башлаган. Моннан тыш, татар мәктәпләре һәм бакчаларына ребрендинг ясау, милли тәрбия системын модернизацияләү һәм биналарны төзекләндерүгә тотынырга кирәк дигән фикергән килгәннәр.

Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире Рамил Гайнуллин "Татар онлайн мәктәбе" проекты белән таныштырды. Математика, җәмгыять белеме, геометрия, физика, тарих, химия һәм башка фәннәрдән 200 видеодәрес булдырылган.

— Нинди ярдәм кирәк? – дип эшне тизләтергә чакырды Марат Әхмәтов. — Тартып-сузып, ялындырып эшләгән кебек тоелмыймы?

— Безгә әлегә барысы да җитә, — диде мәктәп мөдире.

"Самарда ел саен 300 татар баласын кире борырга мәҗбүрбез"

Татарстан укытучылары җыенында Самарның "Яктылык" мәктәбе мөдире Радик Газизов та сүз алды. Ул татар мәктәбендә урын җитмәү сәбәпле, җирле хакимият белән өстәмә бина алуда проблем булуын әйтте һәм Татарстаннан ярдәм сорады.

Радик Газизов
Радик Газизов

— Татар телен мәктәптән башка саклап калып булмый, — диде Газизов. — Димәк, уку йортын киңәйтергә кирәк. 2018 елда "Яктылык"ка кичке мәктәпнең күрше бинасы тапшырылды. Әмма җир документлары, төзелеш проектын әзерләү, килештерү эше җиңел генә бармый. Икенче корпусны гамәлгә кертү өстәмә 150 баланы укытырга мөмкинлек бирәчәк. Без ел саен 200-300 татар баласының гаризасына уңай җавап бирә алмыйбыз, аларны кире борырга мәҗбүрбез. Марат Готович, Самарга килеп, безнең эшне күреп китсәгез иде. Татарстаннан делегация өлкә җитәкчеләре белән очрашса, безнең авыр хәл ителә торган мәсьәләләргә һәрвакыт җиңеллек кертеп җибәрә.

Марат Әхмәтов сүзсез генә тыңлап утырды. Зал Самар татарын алкышларга күмде.
1994 елда ачылган вакытта "Яктылык" мәктәбендә 45 бала гына белем алган. Соңгы уку елында биредә 600 укучы белем алган. Мәктәп бинасы 390 балага гына исәпләнгән. Шуңа да укучылар ике "сменада" белем ала.

Бүген Самар шәһәрендәге татар мәктәбендә укучылар татар телен атнага 3 сәгать укый. Татар әдәбияты белән татар тарихы да аерым фән буларак укытыла ди мөдир. Мәктәп карамагында балалар бакчасы һәм якшәмбе мәктәбе дә эшли.

"Мәскәүгә, Нью-Йоркка сылтарга кирәкми"

Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов туган телләрне укыту мәсьәләсен федераль үзәктә аңламыйлар диде, ләкин гаепне Мәскәүдән эзләмәскә чакырды.

Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

— Соңгы вакытта тел сәяси мәсьәләгә әйләнеп китте, — диде ул. — Хәтта федерал үзәктә кечкенә мәсьәләләрне хәл итү дә шул кадәр кыен. Зур киртәләр аркылы үтәргә кирәк. Кызганыч, федерал үзәктәге мәгариф системында милли мәгарифне аңлап алып баручы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, яшермим, безгә күп кенә мәсьәләләрне җитәкләшеп йөри-йөри аңлатып, хәтта Кремльгә кадәр барып җитәрлек хәлдә эшләргә туры килә. Зинһар, шуны барыбызга да аңларга кирәк. Ләкин! Бүгенге кануннар нигезендә нинди телдә укытуны, нинди укыту програмнары нигезендә белем бирүне мәктәп үзе раслый. Моңа беркем дә катнаша алмый: астан да, өстән дә. Ата-аналарның укыту програмнарын мәктәпнең сайлап алуында бер катнашы юк... Барысы да үзебездән тора. Мәскәү, Нью-Йорк һәм башкасына сылтарга кирәкми. Дөрес әйттеләр, мәгариф системында эшләгән җитәкчеләрдән, мәктәп мөдирләре теләкләреннән бик күп нәрсә тора.

Илдар Гыйлметдинов Татарстанның президенты булмаска тиеш, Путин гына президент дип саный.

Гыйлметдинов балалар бакчаларында тәрбияне уен рәвешендә, мультфильмнар күрсәтеп һәм әкиятләр сөйләп алып барырга өндәде. Шулай ук ул урта һөнәри уку йортлары – училище, техникумнарда татарча белем бирелмәүгә гаҗәпләнүен күрсәтте.

— Техникумнарда татар телен укытабызмы? — диде Гыйлметдинов. — Аларның мөдирләреннән сораганым булды. Ул, тукта, хәзер белешәбез ди. Һәр техникумда төрлечә. Кем техникумнарда, ресурс үзәкләрендә татарча укытырга, фәннәрне татарча өйрәтергә комачау итә? Беркем комачауламый, үзебездән тора. Безнең анда 55 процент балабыз укый.

Югары уку йортлары белән кызыксынганыбыз бармы? Туган җиребез, табигатебез, әдәбиятыбыз турында нинди дә булса дәресләр бармы? Кем югары уку йортлары вузлар белән эшләргә комачаулык итә? Бернинди каршылык юк. Без моның белән системлы рәвештә шөгыльләнмибез.

Илдар Гыйлметдинов техникумнарда һәм университетларда татарча укытырга өндәсә дә, татар теленнән имтихан тапшыру турында уйларга иртәрәк ди.

— 11 сыйныфта укучылар татар теленнән имтихан бирми дибез. Ул аны биреп кая керә? Шуңа бирмиләр дә алар [залда алкышлар яңгырый]. Безнең Татарстанда өч югары уку йорты: КФУның филология институты, Чаллы пединституты, Казан мәдәният институтында бер бүлек бар. КФУда укырга керүчеләргә конкурс юк. Бер урынга 1,2 гариза бирелгән. Кайбер очракта анысы да ахырга кадәр калмый. Шуңа күрә укучылар биш уку йортына керергә дип җәмгыять белемен сайлый. Безгә иң элек кызыксындырырга, аннан соң гына имтихан турында уйларга кирәк, – диде Русия думасында инде 20 ел утыручы Татарстан депутаты.

Аның бу чыгышы татар теле укытучылары күңеленә хуш килде, күрәсең. Депутатның сүзе тәмамлангач аларның алкышлары бик озак дәвам итте. Гыйлметдинов Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы Путин чикләүләрен хуплап тавыш биргән булса да.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG