Ринат Мозаффаровка 47 яшь, Казакъстанның Җаек шәһәре янындагы авылында туып-үсеп, Алматыда озак еллар буе яшәгән. Белгечлеге белән юрист, кешеләрнең хокукларын яклаган. Казакъстанда өйләнгән, аннары хатыны Рәмзия белән Русиянең репатриантларын күчерү дәүләт програмы нигезендә Сарытауга күченгән. Әмма Казанга бер тапкыр килеп китүе аның тормышын өстен аска китергән. Ринат хатыны белән бу шәһәргә бер күрүдә гашыйк булган һәм аннан башка бер җирдә дә яши алмауларын аңлаган. Дәүләт нигезендә бирелгән акчадан баш тартып, алар Казанга килеп төпләнгән. Юрист булып ерак китеп булмый дип ул АКШның пилотлар мәктәбен тәмамлаган, зур очкычларны йөртүчегә өйрәнгән. Русиянең атаклы һава ширкәтендә эшләгән. Башта пандемия, аннары сугыш күпләрнең тормышына тәэсир иткән кебек Ринатны да бу хәлләр читләтеп узмаган.
Пилот булып эшләүче Ринат ни өчен ул башка халыкара авиакомпанияләргә эшкә урнаша алмавы, Татарстан җитәкчелегенең сугышны хуплавын, ә Казакъстан аңа каршы булганын ничек кабул итүе, конгресс корылтаенда татарлар исеменнән чыгарылган резолюция турында Азатлыкка сөйләде.
— Ринат әфәнде, пилотлардан ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз дигәндә, барысы да диярлек балачактагы хыялны тормышка ашырасым килде, дип аңлата. Сезнең да очучы булу тарихы шундыйракмы?
Татарча игъланнар ясалган автобуслардан төшәсе килмәде
— Әйе дә, юк та. Мин юрист буларак уңышлы эшләдем, кешеләр эшемнән зарланмады, шөкер, кулымнан килгәнче ярдәм иттем. Казакъстанның Халыкара кеше хокуклары үзәгенең филиалын Алматыда җитәкләдем. Барысы да ал да гөл иде. Мин өйләндем, хатыным белән Русиягә күчәргә карар иттек, башта Сарытауда урнаштык. Аннары Казанга бер көнлек командировка килдем, кире кайтыр юлга чыкканда Казан аэропортында моннан китәсем килмәвемне аңладым. Барысы да күңелгә якын, барысы да үзебезнеке. Татарча игъланнар ясалган автобуслардан төшәсе килмәде. Мин дә, хатыным да үезебезне өйдә кебек хис иттек. Тоттык та Казанга күчендек, фатир сатып алдым. Бу 2013 ел иде. Юристлык белән артык күп акча эшләп булмый иде, минем белемем дә бигүк туры килми, кануннар төрле, көндәшлек тә зур. Шуннан соң гаиләне алып барыр өчен яңа һөнәр үзләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Акчалы да, күңелгә дә якын булсын, ул һөнәр белән теләсә кайда эшкә урнашу мөмкинлеген дә карадым. Акчалы булса, мин нефть чыгаруга да китәр идем, әмма кызык түгел. Канатландыра, рухны күтәрә торган һөнәр пилот дигән нәтиҗәгә килдем.
Иң көчле пилотлар мәктәбе АКШта, шунда укырга кердем дә. АКШның Майами шәһәрендә 9 ай дәвамында белем алдым. Майамида яшәдем дип матур яңгырый гына, буш вакыт юк иде, уку көне-төне барды, практикага басым ясалды. Инглиз телен дә шомарттым, чөнки авиациядә бу төп тел. Лицензия алдым, мин зур Boeing кебек очкычларны йөртергә хокуклы.
Менә шундыйрак тарих, әллә нинди романтика юк, әмма пилот эше чыннан да керемле дә, рухны да күтәрә.
— Һәм сез кайсы авиакомпаниягә урнаштыгыз? Күпме очтыгыз?
— Мин тәмамлаган пилотлар мәктәбе лицензиясе теләсә нинди авиакомпаниягә ишекләр ача. Шулай булып санала, әмма Русиядә түгел. Татарстанга кайткач, төрле авиакомпанияләргә резюмены салып җибәрдем. Республикадагы ширкәт аларга АКШ лицензиясе туры килми, диде. Русиядә билгеле ширкәт шулай да минем белән кызыксынды, эшкә чакырды, әмма алар да Русия очучылар мәктәбе дипломы кирәк диде. Исемен атамыйм. Син нинди генә шәп пилот булма, ширкәтнең сиңа ихтыяҗы булмасын, алар уку өчен түли алмыйбыз, үзең хәл ит диделәр. Мин үз акчамны түләп укыдым да. Эшләдем, Boeing очкычларында очтым, 2,5 ярым эшләдем.
Аннары пандемия башланды, бу бөтен дөньяда авиация өлкәсенә китереп бәрде, очкычлар очмады, пилотларның бер өлеше эшсез калды, һава аланнарында хезмәткәрләрнең бер өлеше эштән бушатылды. Без дә берара эшсез утырдык. Аннары эшкә чыгарга вакыт җиткәч, авиакомпания барасына да вакцина ясату шартын куйды. Бу узган җәй башланды. Моңа кадәр андый хәл юк иде, көчләү булмады, пилотлар аз, аларны уч төбендә генә тоттылар. Әмма кагыйдәләр үзгәрде. Мин антиваксер түгел, тик вакцина ясатырга теләмим, шул ук вакыттта ялган сертификат та сатып аласым килми. Күпләр шулай эшләде, әмма бу минем принципларыма туры килми. Гадәттә пилотларның челлә вакыты – яз, җәй, көз, ә кыш исә алар ял ала. Декабрьдә мин дә ял алдым. Вакцина ясатмыйсыз икән, сезнең белән хушлашабыз диделәр. Дустанә аерылдык. Февраль ае азагында исә барысына да билгеле хәлләр башланды, шуңа бу вакцинаны таләп итеп эштән җибәрелүемне Аллаһ Тәгалә мине тагын да авыррак хәлләрдән саклады дип саныйм.
— Вакцина ясатмыйча бер авиакомпаниядән китеп, сезнең Русиянең башка ширкәтенә урнашырмын дигән өмет булган, әмма сугыш башлану белән бу мөмкинлек тә юкка чыккан. Дөрес аңлыйммы?
— Әйе, шулайрак. Мин башка авиакомпаниягә урнашырмын, бернинди дә каршылык булмас, чөнки пандемиядән соң пилотларга кытлык дип уйладым. Әмма без бер әйбергә өмет итәбез, Аллаһ башкача хәл итә.
— Русиянең Украинага бәреп керүе сезнең тормышыгызны ничек үзгәртте?
— Минекен генә түгел, барысыныкын да үзгәртте. Декабрь аенда ук мин көн саен диярлек FlightRadar сайты аша АКШ дроннарының Кара диңгез өстеннән сәгатьләр буена очуларын күзәттем. Нидер булачагын белдем, юкка гына түгел икәне аңлашыла иде. Шуңа хатыным Рәмзия белән көн саен диярлек ниндидер низаг булса, кибет киштәләрендә йә юкка чыгарга, йә бик кыйммәтләнә алачак тауарларны сатып алыр өчен кибеткә йөрдек. Хәзер уйлыйм, барысын да дөрес эшләдек, без сугыш алдыннан сатып алынган тауарлар ике, өч тапкырга кыйммәтләнде.
Русиянең бәйсез, суверен дәүләт булган Украинаның чикләрен бәреп керүен кабул итә алмыйм, бу – җинаять. Нинди генә сәбәпләр, аклану гына булмасын, бу дөрес түгел. Бу тукталырга тиеш.
Русия ширкәте очкычлары урланган булып санала
Бу хәлләр аркасында пилот буларак эшкә урнаша алмыйм, дөресрәге мине хәзер вакцинасыз да чакыралар, әмма теләмим. Моңа кадәр эшләгән авиакомпаниянең очкычлары, гади иттереп әйткәндә, урланган булып санала. Бермуд дәүләте милеге ул, алар лицензияне тартып алды, әмма авиаширкәт аңа күз йомды. Русия хакимияте Русия территориясендә калган очкычларның барысын да яңача, үзенә теркәве турында әйтте. Бу – җинаять. Һәр пилот очкычка утырыр алдыннан бөтен документларны карарга, тикшерергә тиеш, шул исәптән бу очкыч кемнеке, аның лицензиясе бармы икәнен энәсеннән җебенә кадәр карарга тиеш. Пилотлар өчен алтын кагыйдә, мине шулай өйрәттеләр. Документлар тәртиптә түгел икән, пилотның штурвал каршына утырырга хокукы юк. Ярамый. Бу бит арендага алынган машинада кеше йөри дә аннары ялган юллар белән документлар ясап, бу – минем машина дип әйтүгә тиң. Мин андыйга бара алмыйм.
— Ә башкалар?
— Алар өчен түгел, үзем өчен җавап бирәм. Башкаларда гади җаваплар: миндә кредит, аны түлисе бар, балаларны ашатырга кирәк, очмасам, тәҗрибәм югала. Кемдер урланган очкычны идарә итүгә күз йома, ләкин бу минем юл түгел. Әлегә урланган очкычта очмыйм дип баш тарткан кешене ишеткәнем булмады.
— Сез бит Русия авиаширкәтенә урнаша аласыз. Монда нинди каршылыклар бар?
Авиакомпанияләр Русия пилотлары аркасында чикләүләр исемлегенә эләгергә курка
— Урнаша алам, халыклара дипломым миңа төрле юлларны ача. Русиядә эшли алмаганыма төшенгәч, резюмеларны төрле авиакомпанияләргә юлладым. Төркиянең бер эре ширкәте минем резюме белән кызыксынды, сөйләште, туры килүемне әйтте. Аларның да профессиональ, зур очкычларны идарә итә белгән пилотларга ихтыяҗы зур. Мин җавап көттем, әмма ахыр чиктә гафу үтенделәр, эшкә ала алмыйбыз диделәр. Сәбәбе – минем Русия ватандашлыгы. Бу авиакомпаниянең Европа илләренә рейслары күп, шуңа алар Русиядән булган пилотлар аркасында чикләүләр исемлегенә эләгергә курка. Европада хәтта вакытлыча яшәргә хокук биргән документлары булган, Европаның пилотлар мәктәбен тәмамлаучы очучыларга да эшкә урнашу проблемы туган. Әлеге дә баягы Русия паспорты аркасында. Бу рәсми карар түгел, эшкә алырга ярамый дигән рәсми канун да юк, ничек диим, киңәш формасында әйтелә бу. Кызыл паспорт бөтен дөньяда кызыл ут булып юлларны яба. EASA халыкара ширкәткә хат яздым. Алар миңа санкциягә эләкмәгән очкычларда Русия пилотлары йөри ала диде, шул җавапны төрекләргә юлладым, ни диярләр...
— Ә Русия паспортын кире алмаштыру теләге бармы?
— Казакъстан кануннары нигезендә бер генә ватандашлык була ала. Шуңа да мин Русиягә киткәндә аннан баш тарттым. Мин кире Казакъстанга барып эшли алам, әмма ватандашлыкны алмаштырмыйм. Беләсезме, Татарстан Конституциясендә һәр татарстанлы Татарстан Республикасының тулы хокуклы ватандашы дигән сүзләр бар, минем өчен бу бик кадерле, мөһим сүзләр. Хатыным белән Казанда яшәвебез белән бәхетлебез, беркая да китәсебез килми.
— Сез Казакъстанда тугансыз, озак еллар буена анда яшәгәнсез, Татарстанны тарихи ватан дип саныйсыз. Икесе дә сезнең өчен якын дәүләт. Русия Украинада сугыш башлау белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Путинның Украинаны басып алу сәясәтен хуплады, бүгенгә кадәр милли батальоннар оештыру белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта сез озак яшәгән Казакъстан дәүләте бу сәясәтне кискен тәнкыйтьләде, бернинди дә "ЛНР", "ДНР"ны танымыйбыз диде. Сезнең күңелдә нинди хисләр уйный?
— Татарстан бәйсез фикер йөртә алмый, моны аңлап кабул итәргә кирәк. Өстән кушалар, түрәләр аңа буйсына. Бу – зур сәясәтнең уен кагыйдәләре. Казакъстан – бәйсез дәүләт, ул үз сүзен өздереп әйтә ала. Татарстан белән Казакъстанны чагыштырырлык түгел. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, мин Казанга үлеп гашыйк кеше, сәяси вазгыять аркасында аны бернигә дә алмаштырасым килми.
— Шулай да сезнең Казанга, татарларга карата романтик мөнәсәбәт сизелә кебек. Менә Дөнья татар конгрессы да дөнья татарлары исеменнән сугышны хуплап резолюция кабул итте. Мөхтәрәм татарлар арасында сезнең коллега, пилот, Русия каһарманы Дамир Йосыпов та утырды. Татарларны, шул исәптән сезне дә бу эштә катнаштыруны ничек бәялисез?
Сарытауда түгел, ә Казанның паспорт өстәленә эшләүче хатыннар безгә штраф салды
— Беренчедән, мин әкияттә яшәмим һәм хакимиятне халыктан аера беләм. Бернинди дә иллюзия юк, Казанга килеп урнашуыбыз булды, миңа да, хатыныма да Казанның паспорт өстәленә эшләүче хатыннар штраф салды. Сарытауда да андый мөнәсәбәт булмады. Аңлатып карадык, кырт кистеләр. Минем гомумән татарларның Казанга килеп урнашуына карата мөнәсәбәт тә аптыратты, шул ук татарлар безгә карап, нишләп йөри инде болар, үзләрендә яшәсәләр ни була инде дип шикләнеп карый, рәхим итегез дип колач җәеп каршы алу юк. Бабамны эзләдем, нәсел тарихын өйрәндем, архивлардан документларны эзләтеп, берничә буын бабаларымны ачыклый алдым, Кукмара якларыннан булып чыкты алар. Әмма һәр адым өчен акча түлисе, анда да күп нәрсә буталчык, архивлар төрле җирдә урнашкан, үзара элемтә юк. Ягъни кеше татар тарихы, үз нәселе турында беләсе килсә дә ул әллә нинди каршылыкларга тап була, ә башка өлкә, республикаларда архивлар ачык. Мин берсеннән дә ярдәм алмадым, барысын да үзем хәл иттем, бөтен татарлар да шул ук юлны уза.
Шул ук Дөнья татар конгрессы турында мин сугышны хуплаган резолюция кабул ителгәч аның барлыгын белдем. Ни белән шөгыльләнә алар? Ни өчен татар репатриантлары белән эшчәнлекләре юк? Бу да сорау. Аларның бөтен татарлар өчен чыгыш ясаулары ачуымны кабартты. Бу тамырдан дөрес түгел. Конгрессның бу эшне башкарырга хокуклары юк. Чыгып китүчеләр, протест белдерүчеләр булды, Фәүзия Бәйрәмова хатын-кыз башы белән моңа көч таба алуына рәхмәт.
Татарларны дөньяда белмиләр, каядыр Казанда, ниндидер татарлар җыелышып тавыш биргәннәр икән дип Америкада, Европада аһ-ваһ килеп утырмаганнардыр. Әмма бу безнең халык тарихындагы кара тап, без үзебез вакыт узу белән үзебезне ничек акларбыз? Бу җыенда катанашучылар үзләренең хурлыклы гамәлләрен оныкларына ничек аңлатыр? Һәр кеше бу хакта фикерләргә тиеш.
Ә Дамир Йосыповка килгәндә, кызганычка, ул системның бер солдатына әверелгән. Ни дияләр, шуны кабатлый. Әмма аның абруе белән ул башка фикерен дә белдерә, кешелек дөньясына ярдәм дә итә ала. Әмма һәр кеше үз белемен, абруен ничек кулланырга, кем ягында булуны үзе хәл итә. Мин аның гамәлләренә бәя бирә алмыйм. Һәр кеше бу җыенда катнашудан баш тарта ала иде, килә алмыйм дип мең төрле сәбәпләрне табып була. Бу балачага уены түгел, җавап тотарлык яшьтә барыбыз да. Казакъстан делегациясе дә килми кала иде. АКШ, Финляндия татарлары килмәде бит. Казакъстан татарлары ник шул юл белән бармаган, нәрсәгә өмет иткән? Аңламыйм. Казакъстан президентын, үзләрен авыр хәлгә калдыралар. Килмәү, катнашмау – иң дөресе.
— Җавап тоту мәсьәләсенә килгәндә, резолюция өчен тавыш бирүчеләр кара исемлеккә эләкте, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте ул кешеләр хакында мәгълүматны алар яшәгән дәүләт хакимиятләре, алар җитәкләгән бизнес партнерларына хәбәр итәчәк диелде. Ничек уйлыйсыз, мондый алым уңышлымы?
Санкцион исемлек беренче чиратта татарларга кирәк
— Кара исемлекләр яхшы, булсын алар. Кемнедер бу айнытып җибәрә, уйланырга этәрә ала. Бу – җавап тотарга кирәк икәнен җиткерергә тырышу. Ул исемлек беренче чиратта татарларга кирәк. Кеше бит вазгыять үзгәргәч тә оста итеп үзгәрә ала, тиз генә системга яраклаша ала. Ә бу исемлекне хәлләр яхшы якка үзгәргәч, тартып чыгарып, һәрвакыт ни өчен катнаштың, резолюция кабул ителмәс өчен нишләдең дигән сорау куеп була.
Әмма уйлап эш итәргә кирәк. Барысын да бер кара буяуга буямау да мөһим. Чит илләрдә дә төрле кискен фикерләр әйтелә. Минем туганнар Латвия, Израильдә яши, алар Русиянең гамәлләрен хупламый, әмма аларга да гомум вазгыятьттә аның шаукымы тия ала. Шуңа чикләүләр аерым, максатлы булырга тиеш, уйланып эш ителергә тиеш.
— Сез мондый фикер сөрешегез белән Казанда үзегезне ялгыз хис итәсезме?
— Казанда әллә ни дуслар юк, танышлар бар, әмма карашлар аерыла икән, без аңа басым ясамыйбыз. Һәр кеше үзенчә уйларга хокуклы. Хатыным белән фикердәшләр, миңа шул җитә. Ә менә әнием, Казакъстанда яшәсә дә, Русия беренче башламаса, НАТО ишегалдына килеп басар иде дип Русия сәясәтен хуплый. Кайчан һәм ничек тәмамланыр бу – белмим.
Минем бер генә теләк: татарлар үзләренең баш мие белән фикер йөртсен иде. Татар телен якларга дип урамга чыгу куркыныч, ә каядыр, чит дәүләткә автомат тотып бәреп керү, кешеләрне үтерү куркыныч түгел. Ничек була бу? Милләт турында уйлау урынына урыс дөньясы идеяларына алданалар. Мин кайчан да булса Татарстанга кирәгем чыгар дип ышанам. Көчле, энергияле вакытта өлгереп калсам ярар иде дип телим.
- Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
- Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
- Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум